Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Олы рәхмәтләребезне белдерәбез»

iI585RSKOКамышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлеге хезмәткәрләре Рушания апай Диндарова, Рәмзия Әсәдуллина, Нурия апай Хәйбрахманова, Рәйсә апай Зарипова, Таня апай Бәдгетдинова, Миңсылу апай Сәфиуллина, Раилә апай Гайнетдинова һәм караучыбыз Нәфисә апай Гатауллина өебездә генераль җыештыру үткәрделәр. 

Челтәр-чаршауларны салдырып юдылар, җилләтеп элделәр. Әйберләрне тышта каккалап керттеләр. Тәрәзә-диварларны, идәннәрне юып чыктылар. Гөлт итте бүлмәләр, яктырып та киттеләр алар.

Эшләре тәмамлангач, бергәләп тәмле пылау ашадык, хуш исле чәйләр эчтек. Пылауны Рушания ханым һәм  Таня ханым пешереп килгәннәр иде.

Шундый зур эшләр башкарган ярдәмчеләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Эшләрендә уңышлар, тормышларында бәхетләр теләп калабыз. Аллаһы Тәгалә үзләренә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

ii69CJP44A i82T37EOW iI585RSKO iK1IK13JP iT4EAL1J7

Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА һәм аның әтисе Минзакир.

Камышлы районы, Бозбаш авылы.

Просмотров: 1422

Комментирование запрещено