Килен төшә бүген авылга…

тугэрэк уен Быел Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фес­тивале Казанда узды. Чарада Ульян, Төмән, Пермь, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза, Волгоград өлкәләреннән, Марий Эл, Кырым, Башкортостан, Удмуртия, Мордовия һәм Татарстан республикаларыннан  37 татар фольк­лор коллективы катнашты. Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле дә фестивальдән читтә калмады. Бу турыда “Бердәмлек” хәбәрчесенә Иске Ярмәк Мәдәният йорты җитәкчесе Ришат Ибраһимов сөйләде.

“Түгәрәк уен” фестивалендә беренче катнашуыбыз гына тү­гел. Барысыннан да призлы урыннар алып кайтабыз. Шулай да, ел саен бу чараны дулкынланып көтәбез. Нин­дидер үзенчәлекле программа әзерләп, матур итеп төбә­гебез татарларының го­реф-гадәтләрен күрсәтәсебез килә. Башка төбәк коллективлары белән дә дуслашып беттек инде. Очрашуны көтеп алабыз, бу юлы нинди программа алып килделәр икән дип, кызыксынабыз, уңышларына шатланабыз…

Быелгы XII Бөтенроссия “Тү­гәрәк уен” татар фольклоры фес­тивале Казанның «Крылья Советов» паркында җырлы-биюле уеннар белән ачылды. “Кичке уен”да үзешчән коллективлар үзләренең осталык­ларын күрсәттеләр. Мәйдан кичке ун­бергә кадәр “ду” килеп җыр­лады, биеде, күреште! Гармунчылар, күңелләрне өз­дереп, моңлы көйләр суздылар, аларга җырчылар кушылдылар. Һәрбер төркем үзенең бию үзен­чә­лек­ләрен күрсәтте, тама­шачылар да аларга кушылып китте.

“Түгәрәк уен” фестивалендә милли уеннар, йолалар мәй­дан­чыклары эшләде, төрле мас­тер-класслар да оештырылган иде. «Ак каен» татар халык фольк­лор ансамбле җитәк­чесе Наил Галимуллин, мәсә­лән, “Яр­мәк вагы”на басарга өй­рәтте.

Икенче көнне “Түгәрәк уен” фестивале Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә дәвам итте.Анда катнашучылар мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясап, төп программаларын күрсәттеләр.Төмән өлкәсеннән “Саз” фольк­лор төркеме, Мордовия Респуб­ликасыннан “Дуслык” фольк­лор ансамбле, Волгоград өлкә­сеннән “Шатлык” вокаль коллективы чыгышлары истә калырлык  матур да, эчтәлекле дә булды.

2016 елда, “Түгәрәк уен” фес­тивале Кырымда уздырылганда, Бахчасарайның “Авдет” (“Кайту”) һәм “Эбедиет” (“Мәңгелек”) ансамбльләре бе­лән танышкан идек. Шул шәһәрнең “Илһам” хореография төркеме дә бу чарада дүр­тенче мәртәбә катнаша. Тулысынча яшь биючеләрдән торган ансамбль быел “Хайтарма” биюен алып килгән иде һәм Гран-при бүләгенә ия булды. “Халык биюләренә нигезләнгән номерыбызга заманча алымнар да өстәдек. Жюри әгъзалары чыгышыбызга югары бәя би­рүләренә чиксез шатбыз”, — дип сөйләде соңыннан ансамбль җитәкчесе Алия Мамедова. Без дә аларның җиңүенә бик шатландык.

Хәер, “Ак каен”ның  “Туй йоласы” дип аталган яңа программасы да югары бәя алды. 1970 елларда Камышлы төбәгендә яшәүче татарларга хас булган яулык алу (кайбер төбәкләрдә аны сөлге алу дип атыйлар икән), туй көнне кәләшне “сатып алу” күренешләре бик кызык килеп чыкты. Безнең якларда егет ягыннан килгән кунак­лар,  кәләшнең дус кызлары биргән “җәза”ларны үти алмаса, ислемай, сабын һәм башка кирәк-ярак белән “түләгәннәр”. Бирнә сандыгын сатып алу, кәләшкә су юлын күрсәтү йолалары да булган.

Бер генә туй да җыр-биюсез узмаган. Без дә Иске Ярмәктә туйларда, мәҗ­лесләрдә җыр­лана торган җырлар алып барган идек. Әлбәттә, аккаенлылар “Ярмәк вагы”на да бастылар. Бу бию зур сәхнәләрдә күп еллар башкарылса да, халык аны кайнар алкышлар белән, “Афәрин!” кычкырып кабул итә. Бу юлы да шулай булды.

Нәтиҗәдә, “Ак каен” ансамбле “Иң яхшы фольк­лор этно­график коллектив” но­ми­на­циясендә икенче урынга лаек булды. “Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәт көйләүче”, “Иң яхшы вокаль коллектив”, “Иң яхшы вокалчы” һәм башка номинацияләрдә дә җи­ңүчеләр билгеләнде.

Сайлап алынган номерлар өченче көнне Гала-концертта күрсәтелде. Ул шул көннәрдә Казанда үткән “Уйнагыз, гармуннар!” фес­тивале белән берләш­терелгән иде.

“Түгәрәк уен” фестива­лен­нән бик канәгать булып, уңай тәэсирләр алып кайттык.

- Бу чарада катнашып, без башка төбәкләрдә яшәгән мил­ләттәшләребезнең мәдә­ния­те белән танышабыз, бер-беребездән үрнәк алабыз. Беренче “Түгәрәк уен”да күбесенчә өлкән яшьтәге үзеш­чәннәр катнашса, бүген коллективларның яшәрүен, яңа коллективлар барлыкка килүен күрәбез. Бу  үсеп килүче буынның халык иҗаты белән кызыксынуы, татар ру­хының киләсе буыннарга күчә баруы турында сөйли, — дип фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашты “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин. Аның белән барыбыз да ризалаштык.тугэрэк уенLePGs9VzqmM

«Бердәмлек»

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено