Син һәрвакыт безнең белән

DSCN712711

Редакциядә очрашу. Евгения САБЛУКОВА (сулдан уңга), Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ, Эльмира ШӘВӘЛИЕВА, Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН. 2017 ел.

7 сентябрь — мәрхүм баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинның туган көне

Вагыйз дачадан кайткан ахыры, ишек кыңгыравы шалтырый. Ишекне ачып җибәргән идем, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Каршымда киң елмаеп, гвоздика чәчәкләре тотып, минем җан дустым, ә хәзер инде тормыш иптәшем — Минвагыйзым басып тора. Аның турында олы яшьтәге кеше дип әйтергә тел әйләнми. Һаман шундый ук яшь, чибәр, очкынлы күзле егет булып күренә миңа.

Чәчәкләрне сак кына вазага куйганда, күз алдыма 1960, 2017 елгы вакыйгалар килеп басты. Мин бүген чиксез бәхетле. Яшьли яраткан кешем белән ике ел ярым инде бергә яшибез. Ә бит “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин битараф кеше булса, без Минвагыйз белән, бәлки, очрашмаган да булыр идек. Безнең очрашу галәмәте “Бердәмлек”тә язылып чыккан иде инде. Ул мәкаләне укымаган кешеләр өчен кыскача мәгълүмат биреп үтим әле.

Без Минвагыйз белән 1960 елда Камышлыда очраштык. Икебез дә уку йортларын тәмамлап, практика үтәргә килгән идек: ул – “Югары уңыш өчен” газетасында хәбәрче, мин хастаханәдә шәфкать туташы булып эшлибез. Ә кичен, әлбәттә инде, клубта бию кичәләре уза. Минвагыйз мине биюгә бер генә мәртәбә чакырды, һәм безнең арада мәхәббәт чаткысы кабынды. Көн саен очраша башладык. Безне Муса Җәлил, Сергей Есенин шигырьләре, әдәбият кавыштырды, дияргә дә була. Журналистика факультетын тәмамлаган Минвагыйзның хә­терендә меңләгән шигырьләр саклана иде бугай. Таң атканчы бер-беребезгә шигырьләр сөйләп, бәхәсләшеп утыра идек.  Ә урамда яз… Умырзая, сирень, шомырт, ландыш чәчәк аткан. Айлы, сандугачлы кич җиткәнен түземсезләнеп көтәм. Ә ул гел чәчәкләр тотып килә. Тик практика тәмамлангач, безгә аерылышырга туры килде. Ул – Казанга, мин – Сызранга китеп бардык, еллар үтү белән гаиләләр кордык, балалар үстердек…

Язмыш безне 57 елдан соң гына кабат очраштырды. Һәм бу очрашуда төп рольне Рәфгать Нәбиуллович Әһ­лиуллин уйнады. Ул вакытта минем дә, Вагыйзның да тормыш иптәшләре вафат иде инде. Безнең уртак танышыбыз, минем һаман Минвагыйз дип саташуымны күреп, редакциягә мөрәҗәгать итте, һәм Рәфгать Нәбиуллович әллә кемнәр аша аның телефонын табып бирде. Ул бит Зәйнетдинов белән Камышлы район газетасы аша таныш иде. Минвагыйз анда эшләгәндә шигърият сәхифәсе оештырып җибәргән булган. Ул вакытта әле яшүсмер егет булган Рәфгать Әһлиуллин Зәйнетдиновка үзенең тәүге ши­гырьләрен, мәкаләләрен ки­тергән, Минвагыйз аларны укып, кайсын сызган, кайсын эшкә яраклы дип, төзәткәләп, га­зетада бастырып чыгарган, мә­каләләр язарга өйрәткән…

Чынлап та, журналистлар дуслыгы какшамый, еллар узуына карамастан, алар берсен-берсе һәрвакыт күз уңында тоталар икән. 1962 елда аерылышкан коллегалар, минем үҗәтлегем аркасында, 2017 елда кабат аралаша башладылар. Вагыйз Рәфгатьне дә, аның коллективын да, якын туганыдай яратып, йөрәге белән кабул итте, үзенең язмаларын да аларга җибәрә башлады…

Ә мин Минвагыйзга беренче мәртәбә шул елның 13 мартында шалтыраттым. Сәер хәл, ләкин ул минем тавышымны шундук таныды. Еллар үтүенә карамастан, арабызда мәхәббәт хисләре сүрелмәгән иде әле. Май аенда мин инде аны Самара автовокзалында каршы алдым. Әйтерсең лә арабызда 57 ел булмаган да. Төн буе сөйләшеп чыктык, ә иртән Минвагыйз мине “Бердәмлек” редакциясенә алып килде. Рәфгать Нәбиуллович аны колач җәеп каршы алды. Кочаклашулар, хәл-әхвәл сорашулар тынгач, редакция кызлары табын корып, чәй эчерделәр. Баш мөхәррир тыңлый да, сөйли дә белә торган кеше икән. Безнең мәхәббәт тарихын ишетеп, бөтенләй эреп китте. Җырчы Лена Бичарина башкаруында “Бәлки бу соңгы мәхәббәттер” сүзләре булган җырны кабызып җибәрде. Менә ничек ул шулай кеше күңелен аңлый белә бит! Ничек шулай урау юллар белән “Соңгы елларыгызны бергә үткәрегез”, дип әйтә белә! Аның күзләреннән миңа тормыш тәҗрибәсе карап тора иде сыман.

Шул вакытта ук мин аның йөрәге исән түгеллеген күреп алдым, сулышны авыр ала иде. Без редакциядә бик озак утырдык. Ул йөрәгенә операция кичерүе турында сөйләп торды. Аерылышасы килмәсә дә, эш кешеләрен эштән аерысы килмәде, кайтып киттек. Озак та үтмәде, без Минвагыйз белән никах укыттык һәм Казанда яши башладык.

 Минвагыйзда эш дәрте уянды, ул репрессияләргә дучар булган якташлары, сугышта катнашкан туганнары турында мәкаләләр язарга алынды, элек язылган әйберләрен барлап, яраганнарын “Бердәмлек”кә җибәрде. Мин Самарага, балаларым янына кайтканда, редакциягә сугылмыйча калмый идем. Соңгы керүем 2018 елның июнендә булды. Бу килүемдә Рәфгать миңа бик авыру булып күренде. Йөзенең нуры качкан, күзләре баткан кеше иде алдымда. Мин Вагыйз турында истәлекләр китабы язарга теләвем турында белдергәч, ул бик теләп ярдәм итәргә сүз бирде. Ә саубуллашканда, аның белән башка күрешмәячәгемне сизендем. Без кочаклаштык. Ул безгә озак еллар мәхәббәттә яшәвебезне теләп, артымнан карап калды. Ә мин Халыклар дуслыгы йортының озын коридорларын узганда, тыела алмыйча, еладым…

DSCN712711

Редакциядә очрашу. Евгения САБЛУКОВА (сулдан уңга), Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ, Эльмира ШӘВӘЛИЕВА, Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН. 2017 ел.

Рәхмәт сиңа, кадерле кешебез. Син безне табыштырдың, бәхетле итеп калдырдың. “Бердәмлек” газетасына язылучы 2000 кешене дә үзеңнең язмаларың белән бәхетле ит­кәнсеңдер, дип уйлыйм. Уры­ның оҗмахта булсын иде.

Евгения САБЛУКОВА.

Казан – Самара – Казан.

«Бердәмлек»

Просмотров: 801

Комментирование запрещено