Самарның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчете үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк

SONY DSC15 сентябрьдә өйлә намазыннан соң Самарның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчете тантаналы чара оештырып, үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Мәчетнең адресы: Самар шәһәре, Зубчаниновка бистәсе, Чекистлар ур./ Софья Перовская ур., 49/15. Оештыручылар теләгән һәркемне чарада көтеп кала.

Дини комплекс 2008 елда төзелә башлаган. Гыйбадәтханә төзелешенә барлыгы 40 млн.сумга якын акча киткән. Шуның 11 млн. сумын өлкә бюджетыннан бүлеп биргәннәр. Калган акчалар — «Болгар мирасы» фонды, иганәчеләр һәм мәхәллә кешеләренең ярдәме.

 

Просмотров: 1402

Комментирование запрещено