Татар дәүләт филармониясе паркында Римма Ибраһимова үз агачын утыртачак

140Елына ике тапкыр агач утырту традициясе 2015 елда башланган иде.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова исеменнән агач утыртылачак. Бу хакта “Татар-информ”да үткән матбугат очрашуында филармония директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Кадим Нуруллин хәбәр итте.

“Быел Римма Ибраһимова исеменнән агач утыртырга ниятлибез. Артистның хәтере мәңгеләштереләчәк. Аллаһка шөкер, Әлфия апа да, Илһам абый да һ.б. агачларны үзләре исән чакта утыртып калган иде. Римма апа да агач утыртуда үзе катнашачак”, — диде ул.

Директор агач утырту традициясен Айдар Фәйзрахманов дүрт ел элек кертеп җибәргәнен әйтте. “2015 елның көзендә Илһам абый Шакиров һәм Әлфия апа Авзалова исеменнән ике агач утыртылды. Аның тәкъдиме буенча елына ике тапкыр – апрель һәм октябрьдә утыртабыз. Филармония бакчасы инде кечкенә генә урманга әйләнде”, — диде ул.

“Пенсия яшенә җиткән артистлар эшсез, тамашачыларсыз, игътибарсыз калмый”, — дип өстәде ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 847

Комментирование запрещено