Канатлы барс янында ачык дәрес

IMG-20190910-WA0001117 сентябрьдә Ширяево авылы янындагы тау битендә “Чыганаклар. Самара Җәясендә Болгар цивилизациясе” дип аталган туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде. Быел аны Татарстан президенты гранты акчасына өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Самара археологлары, тарихчылары 1920 елдан бирле Жигулевсктан ерак булмаган Муром шәһәрчегендә казыну эшләре алып баралар.  Самара Җәясендә болгар бабаларыбызның көнкүреш әйберләре табылып тора һәм алар барысы да Х — XV гасырларда биредә болгар татарлары яшәвен дәлилли. Ул заманнарда Самара Җәясе болгар иленең көньяк чиге булган һәм бу культурага караган әйберләр, каберлекләр, корылмалар да Жигулевск, Валы, Винновка, Шелехметь, Манчиха, Белая Гора авыллары тирәсендә табыла. Димәк, болгарлар күчмә халык­лар һөҗүменнән Идел елгасы белән ышыкланып, Самара Җәясе эчендә яшәгәннәр, ә сәүдә итү өчен көймәләрдә Иделнең аскы ягына да, өске ягына да йөзеп йөргәннәр.

2012 елда эшкуар Гомәр Батршин җитәкчелегендәге  “Бол­гар мирасы” мәдәни-та­ри­хи фонды болгар бабала­рыбыз истәлегенә Канатлы барс монументын куйгач, аның яны­на экскурсияләр оештырыла иде. Озын булмаган тәнәфестән соң, быел да төрле милләттәге укытучылар, укучылар, галимнәр – барлыгы 230 кеше, өч теплоходка утырып, Канатлы барс  янында узачак тарих дәресенә юл тоттылар.

Экскурсиянең үзенчәлеге дә бар – ул быел “Болгар мирасы” акчасына түгел, ә Татарстан президенты грантына үткәрелде. Чара өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланды.

Тарих дәресе теплоходларда ук башланды. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә туган тел җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, 2011 елда дөнья күргән “Булгарская цивилизация на Волге” китабы авторы Фәрит Шириязданов, тарихчы Тамара Ведерникова, туризм белгече Михаил Кржижевский, экскурсовод Зөлфия Таштабанова, археолог Анна Кочкина, Татарстан дәүләт университеты белгечләре — профессор, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, доцент Әскәр хаҗи Гатин Идел буе татарлары, борынгы Болгар цивилизациясе, аның Россия дәүләтенә йогынтысы турында бик кызыклы чыгышлар ясадылар.

Шушы дәресләр программасы, башлыча, яшьләр аудиториясе өчен эшләнгән иде. Чөнки күпчелек уку йортларында краеведение дәресләре керми, студентлар Урта Иделдә оешкан беренче Болгар дәүләте турында бернәрсә дә белми. Шуңа да ачык һавада, табигать кочагында үткән дәрес күңелләрендә озакка кала.

Биредә Фәрит Шириязданов төзегән “Булгарская цивилизация на Волге» китабы әһәмиятен дә билгеләп үтәсе килә. Ул танылган тарихчылар Г.М. Дәү­ләтшин, Ф.Ш. Хуҗинның сал­лы хезмәтләренең иң әһә­миятле өлешләрен үз эченә алган. Кем Болгар иле турында күбрәк белергә тели икән, китапханәләрдән шушы китапны табып укысын.

Теплоходлар Ширяево при­станенә килеп туктаганда, тау өстеннән татар музыкасы агыла иде инде. Микрофоннар, музыкаль бизәкләр булдыру эшен Жигулевск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Шәрәфетдинов һәм аның якташлары (алар Балыклы авылыннан) башкарып куйганнар иде. Аларның  үзләренең “Вольница” дип аталган ансамбле дә бар һәм, бу чарада катнашып, Жигулевск егетләре бәйрәмне бик тә күтәрделәр. Ә чараны матур  итеп Фәрзанә Мәхмүтова (мәрхүм Фәрхәд Мәхмүтовның кызы) алып барды. Үзенә шундый алмаш калдырган Фәр­хәдкә — афәрин! Чибәр кыз та­тарча бик оста сөйли дә, җыр­лый да, нинди генә сорау бирсәң дә, югалып калмый.

Канатлы барс янындагы митингны Әнвәр Горланов ачып җибәрде. Талип хәзрәтнең ике телдә үткәрелгән вәгазе, губернатор администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова, Ширяево авыл җирлеге администрациясе консультанты Алевтина Кутявина, мәгариф министрлыгының Төньяк-көнбатыш идарәсе вә­киле чыгышлары татар оешмасы уздырган чараның аң-белем бирү ягыннан мөһим чара булуын ассызыкладылар. Шулай ук өстә атап үтелгән галимнәр биредә дә чыгыш ясадылар, дәлилләр китереп, бу җирләрдә болгар татарлары яшәп яткан, сәүдә иткән, корабларда йөзеп йөргән, дип сөйләделәр.

Дәрес тәмамлангач, мәк­тәптә тәнәфес була. Монда да халыкка ял бирелде. Кемдер Илья Репин музеен карарга китте, кемдер саргылт, кызгылт төс кергән урманнар белән хозурланды, таш чыгару штольнясына кереп югалды. Ә төш вакытында барысы да тау астындагы иркен кафеда җыелдылар, оештыручылар әзерләп куйган лагманны ашап, чәй эчтеләр.

Шул арада Яр Чаллының “Болгар” бию ансамбле дә килеп җитте, Тольятти татар­ла­рының милли-мәдәни автономиясе әгъзалары Идея Солтанова һәм Рамазан Шәриповның моңлы җырлары Иделгә кушылып акты. “Нефтяник” мәдәният сараенда шөгыльләнүче Илдар Шәрәфетдиновның “Вольница” ансамбле дә бик матур чыгыш ясады. Шушы ансамбльдәге рус егете Ширяево авылына багышлап гимн да язган икән. Ул аны гусли дип аталган уен коралында уйнап җырлады.

Гомумән, бу чарада катнашкан бер генә кеше дә: “Вакытымны әрәмгә уздырдым”, — дип әйтмәгәндер. Табигатьнең иң матур чорында Идел буйлап сәяхәт итү, саф һава иснәп кайту, бигрәк тә аң-белем ягыннан үсү тәнебезгә дә, миебезгә дә зарядка булды сыман. Без башка тарихны күрдек, борынгы заманнарга сәяхәт иттек. Кызганыч, бирегә экскурсияләр килгәндә, экскурсоводлар болгар цивилизациясе турында сөйләмиләр. Әллә белмиләр, әл­лә теләмиләр. Ә менә бү­ген­ге чарада катнашкан 230 кеше, бүгеннән башлап, Идел буе тарихына башкарак мөнә­сә­бәттә булачак…

Икенче көнне өлкә татар автономиясе электрон адресына рәхмәт сүзләре ява башлады. Самараның 65 санлы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять дәресләре укытучы Марсель Гомәровның сүзләре шушы бөтен хәбәрләрне дә берләштерде бугай: “Рәхмәт, Шамил Хәйдәрович! Чакыруыгызга рәхмәт! Безнең укытучылар бик канәгать калдылар. Иртәгә бу турыда бөтен укучыларыбызга да сөйләрбез”, - диелгән анда. Карале, 230 гына түгел, йөз мең кеше Канатлы барс, болгар бабаларыбыз тарихы турында беләчәк икән бит. Рәхмәт сезгә, Гомәр Мулланурович, Әнвәр Имранович, Ильяс Гомәрович, Ша­мил Хәйдәрович, Фәрит Мө­хәм­мәтнурович кебек милли җанлы, тарихыбызны белүче, милләтебезнең киләчәген кайтаручы кешеләр!IMG-20190910-WA000111булгары11DSC_1849 (1)11DSC_1829-00111

Эльвира РӘФЫЙКОВА, Михаил КРЖИЖЕВСКИЙ.

Руслан МОСТАФИН фотосурәтләре.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 953

Комментирование запрещено