Динебез ислам файдасына булсын иде

батршинКүптән түгел Ширяево авы­лы тавында куелган Ка­нат­лы барс сыны янында өл­кә татар милли-мәдәни ав­то­номиясе һәм “Болгар ми­ра­сы” иҗтимагый оешмасы чи­раттагы тарих дәресен уз­дырган булсалар, як­шәмбе көнне Зубчаниновка бис­тәсендәге “Болгар мирасы” мәчетенең ун еллыгын бәйрәм итте. Самарада борынгы болгар бабаларыбызның мира­сын саклаучы — эшкуар Гомәр Батршин икән­леген күп­челек татарлар бе­ләдер. Ә менә шушы изге эш­ләрне эш­ләргә аны нәрсә этәргән соң?

- Гомәр әфәнде, Болгар дәү­ләтенең төньяк чигендә Ка­натлы барс сынын куеп, Зуб­чаниновка бистәсендә “Бол­гар мәчете”н төзеп, бәл­ки, җәм­гыятькә нидер әй­тер­гә те­ләгәнсездер? Ул сез­нең ту­ган­нарыгыз рухына тө­зел­гән­ме, әллә борынгы ба­ба­ларыбыз дәүләте истә­ле­ге­нә­ме?

- Икесе дә булгандыр инде. Үзен татар дип санаган кеше язмышы борынгы болгар тарихына барып тоташа ул. Безнең гаилә тарихы да бик кызыклы һәм фаҗигале дә. Читадан Уфага кадәр таралып яшәгән Ситдыйковлар 1916 елга кадәр аяк киемнәре теккәннәр, мануфактура сатканнар, патша армиясен ашамлыклар бе­лән тәэмин итеп торганнар. Рево­люциядән соң әнинең әтисе Харис бабайны, раску­лачивать итеп — төрмәгә, ә әбине һәм аларның сигез баласын Магнитогорск якларына эшкә җибәргәннәр. Менә шундый зур бәлагә тарган ата-бабаларыбызның, бер-берсенә ярдәм итешеп, тоткынлыктан котылуы, гомер буе ярдәмләшеп яшәве безгә, аларның оныкларына да, көч биргәндер, үрнәк булгандыр, дип уйлыйм.

Берничә елдан Харис бабай төрмәдән качу җаен таба һәм, башка эшлекле татарлар белән бергә, Урта Азиядәге алтын приискларына китә. Чөнки ул зур гаиләсен туган якларына кайтару өчен зур акча кирәк булуын яхшы аңлый. Анда эшләгән татарлар Үзбәкстаннан алтын комы алып кайтып, эретеп, Куйбышевка яисә Мәскәүгә илтеп сатып, туганнарын берәм-берәм тоткынлыктан чыгарганнар. Безнең бабай да шулай иткән.

Харис бабайның олы уллары Сөләйман, Зәки һәм Якуб Беренче Бөтендөнья сугышында катнашалар, Якуб абый сугыштан яраланып кайта. Нәкъ ул алтын комы бәясенә тоткынлыктан коткарылган әнисе белән сеңелесе Зәйнәпне Куйбышевка алып килә дә инде. Ә җиде яшьлек Рабиганы (минем әнине) иреккә чыгару хокукы алган тоткыннар кием-салым капчыгына салып алып кайталар. Шундый ысул белән тоткынлыктан алып кайтылган егермеләп баланы хәзерге Ботанический сад янындагы бер өй подвалында яшереп торганнар. Ата-аналары тернәкләнеп киткәч, балаларын килеп алганнар, ә алар урынына яңаларын китергәннәр…

Җиде яшьлек әнием шул подвалда ярты ел яши. Ә бу вакытта әтисе һәм инде өйләнгән ике абыйсы шул алтын комы акчасына Временный урамында өч өй салалар. Бабай яңа өйгә хатынын һәм кызлары Зәйнәп белән Рабиганы алып кайта, ә үзе озакламый бакыйлыкка кү­чә. Бу вакытта аңа нибары 41 яшь кенә була. Ә тагын ике елдан Икенче Бөтендөнья сугышы башлана. Олы абыйлар икесе дә сугышка китәләр, ә Якуб абыйны, Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында яраланган кешене, сугышка җибәрмиләр. Зәйнәп апабыз ФЗОда укый, ә әни унике яшеннән КАТЭК заводында сугыш өчен миналар ясый.

1943 елда Якуб абый сугыштан яраланып кайткан Сәетгәрәй исемле кеше белән таныша (ә бәлки элек тә таныш булганнардыр, ул кадәресен белмим инде) һәм туганлашырга сүз куешалар. Сәетгәрәйнең Мулланур исемле бертуган энесе дә бар икән. Яшьләрнең төрле катламнан булуына да карамыйлар, туганнар белән дә киңәшмиләр, тоталар да Рабиганы Мулланурга кияүгә бирәләр. Шулай итеп, беренче рөхсәтле никах 1949 елда минем әти белән әнигә укыла. Ә моңа кадәр егерме еллар чамасы Куйбышевта никах укырга рөхсәт булмаган. Бу җаваплы эшне Ибраһим мулла башкара. Ул сугыш вакытында татарларның дин йортларын таратмыйча тоткан батыр кешеләрнең берсе булган.

Ә әти белән әни Әлмәттә зур гына йорт салып керәләр, бер-бер артлы туган өч улларын үстерә башлыйлар. Тик бу никах озакка сузыла алмый. Чөнки әти ягыннан бабам да раскулаченный булып, ярты гомерен төрмәдә уздырган, аның малае да шул төрмә тирәсендә, төрмә йогынтысында үскән кеше. Түзеп-түзеп тә түземлеге беткәч, әни, өч баласын ияртеп, Куйбышевка кайта. Туганнар аңа ярдәм итәләр — фатир алырга булышалар, безне үстерешәләр. Хәер, әти белән араларыбыз беркайчан да өзелмәде, гомер буе аралашып яшәдек. Олы абыйларым икесе дә сәүдәгәрләр булып киттеләр, мин дә инде алар юлыннан киттем, дияргә була.

Мәктәптә яхшы укыдым, дип мактана алмыйм. «Ярар, укыйсың килми икән, бар, эшлә», — диде олы абыем. 4нче ГПЗ заводына кереп беравык эшләп караган идем — ошамады, машина төзү техникумына кереп ярты ел укып йөрдем – бу эш тә минеке түгеллеген аңладым. Карыйм, инде ар­миягә китәргә вакыт җиткән. Булмаса, хет шофер курслары бетерим инде дип, курслар тәмамладым. Хәер, аңа хәтле дә машина йөртә белә идем инде. Абыйны үз машинасында командировкаларга йөртүче дә мин булдым. Ә буш вакытта мотоциклыма атланып чаба идем. Почта маркалары җыю, алмашу, кыйбаткарак сату да минем мавыгуларымның берсе булды. Анда мине маркаларны альбомга яшереп тоту түгел, ә кыйбаткарак сатып, акча эшләү мәсьәләсе кызыксындыра иде. Ә инде Мәскәүдән мотоцикл­лар кайтарып сата башлагач, бу бала берәр машина астына барып кермәгәе дип, туганнар мине армиягә олактырдылар.

Армиядә Сызранның югары хәрби училищесын тәмамларга туры килсә дә, хәрби кеше булу мине кызыктырмады. Армиядән кайттым да кабат руль артына утырдым. Чөнки абыйның йогынтысына эләгәсем килмәде. Ул бит мине базарга ит чабучы итеп урнаштырырга теләгән иде. «Аннан сәүдә институтына кереп укырсың, кибет директоры булырсың», — дип теңкәмне корытты. Ә мин үз юлым белән барырга теләдем.

Гади шофер булып машинада йөрү, аңлыйсыз инде, кызык түгел иде. Тиз арада калым эшләү җае килеп чыкты һәм мин ике ел буе Урал, Татарстан, Башкириягә товар ташып, үземә машина сатып алдым һәм, хөкүмәт машинасын ташлап, шул ук товарны үз машынамда ташый башладым. Кыс­касы, коммунистларның борын төбендә бизнес ясап яттым. Ә ул вакытларда спекуляция өчен ундүрт ел төрмә бирәләр иде бит. Ходай саклагандыр инде.

Шул арада 1985 ел да килеп җитте һәм миңа, кооператив оештырып, бизнесымны рәсмиләштерергә мөмкин булды. Анда инде коммерция талантым бөтенләй ачылып китте, дип әйтергә була. «Урожай» дип аталган кооператив оештырып җибәрдем һәм, Краснодардан бодай, арыш, карабодай сатып алып, эшкәртеп, сата башладым. Оешмамда йөзләп кеше эшли иде. Тик бу минем бизнесның бер өлеше генә иде. Иң керемлесе — эре көнбагыш чәчеп, аны Себер якларына илтеп сату иде. Авылы-авылы белән халык безнең көнбагышларны сатып баеды. Без дә, күмәртәләп сатучылар буларак, яхшы ук керем алып эшли идек. Соңрак мин төзү бизнесы белән мавыгып киттем һәм әлегә хәтле шунда эшлим. Улларым Сабир һәм Ибраһим, кызым Мәрьям бар.

- Гомәр Мулланурович, «Бол­­гар мәчете»н салу тари­хын да сөйләгез инде.

- Башта әниемнең туган авылы Иске Ибрайда мәчет салырга ниятләгән идем. Анда мәчет бар һәм башкасы кирәкми, дигәч, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин Зубчаниновкада мәчет салырга урын бар, диде. Һәм мин бу эшкә алындым. Аны әнием яисә әтием истәлегенә аларның исемнәре белән атарга кирәк, диючеләр булды. Ләкин мин бу мәчет бөтен болгар бабаларыбыз мирасы булып балкысын, дигән фикергә килдем һәм шулай атадым да..

Рабига Батршина уллары Әнвәр, Азат һәм Гомәр белән. 

Рабига Батршина уллары Әнвәр, Азат һәм Гомәр белән.

с дочерью

Кызы Мәрьям белән.

батршин свадьба

Хатыны Әлфия, улы Сабир һәм килене Диләрә белән.

- Проектын ясаучы кем булды соң?

- Гамәлдә — мин үзем. Ләкин, кагыйдә буенча, зур корылмаларны архитектор ясарга тиеш. Һәм, ярты миллион сум акча тү­ләп, проектчы ялладык. Ул, ми­нем план буенча, мәчетнең про­ектын ясап бирде. Төзелә-тө­зелә, ул проект киңәйде, югарыга үсте, һәм менә шундый матур мәчет килеп чыкты.

- Акча мәсьәләсе ничек хәл ителде? Гадәттә, мә­чет­ләр­не халык акчасына салалар бит. Сезгә ярдәм итүче булды­мы?

- «Болгар мирасы» мәчете төзелеше 40 миллион сумнан да артыкка төште. «Прогресс-В» төзү компаниясе президенты Вазыйх Мөхәммәтшин ярдәме белән бер өлешен — 11 миллион сумны өлкә хөкүмәте бирде. Тагын бер миллион сум акчаны «Дуслар ярдәме» проекты буенча шәһәр эшкуарларыннан җыйдым. Мин ул миллионны үзем дә түли ала идем, әлбәттә. Тик бабамның әйткән сүзе бар иде — юллар, күперләр, мәчетләрне беркайчан бер кеше генә төзергә тиеш түгел. Сиңа ярдәм иткән кешеләрнең дә бит балалары, оныклары бардыр. Үскәч, бу мәчетне, яисә бу күперне минем әткәм төзергә булышкан, дип әйтерлекләре булсын, дип әйтеп калдырган. Хәер, бу бабам сүзе генә түгелдер, дип аңлыйм. Гомумән, татар халкы шулай эшли, һәм бу бик дөрес. Хәзер менә шул «Дуслар ярдәме» проектында катнашкан ун кешенең исемнәре мәчет диварына язып эленгән. Берничә мәртәбә аларның балалары, оныклары миңа шалтыратып: «Чыннан да минем әти (бабай) мәчет төзелешенә акча бирдеме?» — дип сорадылар. Минемчә, алар ата-ба­балары өчен горурлык хис­ләре кичерәләрдер, дип уйлыйм.

- Соңгы сорау, Гомәр әфәнде. Сез мәхәллә, имам Расих Вакказов эшчәнлеге бе­лән разыймы?

- Баштагы мәлләрне мә­чет­тәге кибетләрне чыгарып-чыгарып бәргән чаклар да булды. Чөнки мәчет эчендә сәүдә итәргә ярамаганлыгын балалар да белә. Тора-бара сабырландым. 2012 елда Идел буйлап сәяхәт итүем дә сәбәпче булгандыр, бәлки. Әс­терхан, Ярославль кебек зур шәһәрләрдә туктап, берничә көн андагы мәчетләрдәге эш­чәнлекне күзәттем. Киләләр дә, намаз укыйлар да шуның белән тәмам. Ә безнең мәчеттә Расих хәзрәт актив эш алып бара, аның янында яшьләр мәш килеп эшләп йөриләр, укулар, төрле чаралар уздырыла. Кайттым да: “Безнең мәчетләрдә бар да яхшы”, — дип, башкача аның эшчәнлегенә кысылмый башладым. Кешеләр өчен төзедем мин аны. Ничек кирәк – шулай куллансыннар. Динебез ислам файдасына гына булсын иде.

Әңгәмәдәш –

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 979

Комментирование запрещено