Посадившему самолет на кукурузном поле экипажу подарили квартиры / Самолетны басуга утырткан Россия Герое Дамир Йосыповка фатир бирделәр

1_0b48edb1Ключи от однокомнатных квартир в новостройке в микрорайоне Краснолесье, что расположен на окраине Екатеринбурга, экипажу «Уральских авиалиний» вручил губернатор Свердловской области вечером 21 сентября. Награды получили пилоты Дамир Юсупов и Георгий Мурзин, а также бортпроводники Дмитрий Ивлицкий, Надежда Вершинина, Дмитрий Гончаренко, Алия Слякаева и Яна Ягодина.

Квартиры находятся в одном подъезде, на разных этажах, там уже есть мебель и необходимая бытовая техника, сообщили в департаменте информполитики главы региона.

- Хочу выразить благодарность от всего экипажа губернатору за такой подарок и большое к нам внимание, — сказал командир воздушного судна Дамир Юсупов.

 Невероятная посадка лайнера Airbus-321 произошла рано утром 15 августа. Самолет с 226 пассажирами и семью членами экипажа благополучно приземлился посреди кукурузного поля в Подмосковье практически сразу после вылета из аэропорта Жуковского. Во время взлета отключились оба двигателя — туда попали птицы. Экипаж принял решение снижаться и, не выпуская шасси, сел среди созревающих початков. Все пассажиры и члены экипажа остались живы и здоровы.

16 августа президент России наградил всех бортпроводников Орденами Мужества, а пилотам — Дамиру Юсупову и Георгию Мурзину - присвоил звания Героя России.

rg.ru

***

Экипаж әгъзаларының барысына да бер йортта, бер подъездда, төрле катларда урнашкан фатир ачкычлары тапшырдылар.

А321 «Урал авиалинияләре»нең Россия Герое Дамир Йосыпов җитәкләгән экипажына Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев фатир ачкычлары тапшырды. Бу хакта РИА Новости корреспонденты хәбәр итә.

«Безнең төбәк эшмәкәрләре сезнең проблеманы хәл итүгә битараф кала алмады», — диде губернатор, экипаж әгъзаларына фатир ачкычларын тапшырганда. Ул шулай ук аларның күбесе өчен бу беренче шәхси торак, дип өстәде.

Свердловск өлкәсенең мәгълүмат сәясәте департаменты хәбәр иткәнчә, экипаж әгъзалары Краснолесье микрорайонындагы яңа йортта бер бүлмәле фатирлардан ачкычлар алган. Барлык фатирлар да бер подъездда, төрле катларда урнашкан. Торакта инде җиһазлар һәм кирәкле көнкүреш техникасы бар.

Матбугат чараларында «Кукуруз кырында могҗиза» дип аталган вакыйга 15 августта булды. 226 пассажир утырган лайнер «Жуковский» аэропортыннан очып киткәч, 30 метр биеклектә акчарлаклар белән бәрелешкән. Кошлар һава җыйгычны томалаган һәм шуның аркасында двигательләр начар эшли башлаган.

Пилотлар самолетны кукуруз кырында утыртырга дигән карар кабул иткән. Бар да уңышлы узды, беркем дә һәлак булмады. Ягулык мичкәләре тулы булса да, янгын булмады. Медицина ярдәме сорап 76 кеше, шул исәптән 16 бала, мөрәҗәгать иткән. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 564

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>