Илфак Шиһаповның китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган

KSF_0799«Кеше эзлим…» китабы 2200 данә тираж белән нәшер ителгән.

Илфак Шиһаповның «Кеше эзлим…» дип аталган китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында китапка багышланган матбугат конференциясендә “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте.

“Без бу китапны мәрхүм Илфак Шиһаповның якты истәлегенә багышладык. Әлеге басмада Илфакның 2004 елда журналист булып формалашканнан бирле язылган әсәрләре тупланган. Китапны чыгару идеясе, Илфакны җирләгәч, барлыкка килде. Аның исемен мәңгеләштерәсе килә. Илфакның рухы шат булсын”, — ди китапны төзүче Гөлнара Сабирова.

Китапның тиражы 2200 данә. «1700 китап Татарстанның милли китапханә системасына кергән китапханәләргә таратылачак, 500 китап кибетләрдә сатыла. Шушы 500 китапның сиксәне сатылган. Бер китапның бәясе 360 сум. Китапның электрон варианты 180 сум тора», — дип сөйләде “Татарстан” китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

«Китапның исеме «Кеше эзлим…». Илфакның төп фаҗигасе кеше эзләүдә иде. Үз кешесен Илфак түрәләр, җитәкчеләр арасында эзләмәде. Аның кешесе гади кеше булырга тиеш иде”, — диде Гөлнара Сабирова.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 451

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>