Сания Галим кызы ӘМИРОВАга!

big-7_72cad4c79930c57b705794e591ba49ceХөрмәтле Сания ханым!

Самар  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим, иң изге теләкләремне юллыйм. Якты ният белән кыласы гамәлләрегез алга таба да күп, исәнлегегез ныклы, җаныгыз тыныч, күңелегез һәрвакыт шат, гаиләгез имин булсын!

И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Фирдинатовна ШӘЙХИгә!

IMG_14541Хөрмәтле Гөлназ ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. 

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз. 

Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, мил­ләтебезне, гореф-гадәтлә­ребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән оешманың президенты И.Г.Шәкүров.

Самар губерна Думасының элеккеге депутаты Гомәр Зөфәр улы ВӘЛИТОВка — 65 яшь! / Экс-депутату Самарской губернской Думы Гумару Зуфаровичу ВАЛИТОВУ — 65 лет!

iХөрмәтле Гомәр әфәнде!

Өлкә «Туган тел» татар оешмасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбриклим һәм иң изге теләкләремне юллыйм.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Зур бүләгебез – хөрмәтебез!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

i2Уважаемый Гумар Зуфарович!

Примите искренние поздравления по случаю Вашего юбилея и пожелания крепкого здоровья, счастья, воплощения всех надежд! Пусть душевная теплота, поддержка друзей, близких и родных всегда наполняет Вашу жизнь, а удача сопутствует во всех делах. Пусть каждый день Вашей жизни приносит только добрые события, а бодрость духа и оптимизм не покидают Вас никогда.

С уважением президент СОТО «Туган тел» И.Г.Шакуров.

Соболезнование

eba6742e2e813f3151e4db0752482cdb-300x216Сегодня, 4 ноября,  скончалась Гульсум апа Мустафина в возрасте 89 лет. Похороны состоятся 5 ноября до полуденного намаза в родном селе Тёплый Стан Елховского района. Выражаем искренние соболезнования родным и близким. Светлая ей память.

Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! 

От имени односельчан Аняс МИНГАЛЕЕВ.

Эшмәкәр Рәшит Наил улы СӘГЪДИЕВка!

i2Хөрмәтле Рәшит әфәнде!

Сезне «Туган тел» татар оешмасы, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Озын гомер, тән сихәте, гаилә иминлеге телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Алдагы гомер юлларыгызны тормыш иптәшегез белән бергәләп пар канатлы яшәп, балаларыгызның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәрегез.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе.