Өлкә “Туган тел” татар яшьләре оешмасы “Татар дозоры” дип аталган уен уздырды.
Кызлар-егетләр Самараның татар тормышына кагылышлы тарихи урыннар белән таныштылар. Маршрутка Тарихи мәчет, 1920 елда Кәрим Тинчуринның театр студиясе урнашкан бина (Ленинградский урамы, 28 йорт), Молодогвардейский урамы, 59 адресы буенча урнашкан элеккеге Матбугат йорты (анда татарларның “Колхозчы” газетасы һәм “Урта Идел” журналы, башка милли газеталар һәм журналлар нәшер ителгән) кертелгән иде.
- Иптәш кызым Айсылу белән бу квест турында интернеттан укып белдек. Татар телендә заманча уенда катнашасыбыз, милләттәшләребез белән танышасыбыз килде.
Чара бик кызыклы узды. Берничә командага бүленеп, күрсәтелгән маршрут буенча уздык, иҗади биремнәр үтәдек. Самарада туып-үссәм дә, биредә күренекле милләттәшләребез яшәгән, дин, милли мәгариф, мәдәният белән бәйле биналар булуы турында белмәгән идем. Мондый чаралар ешрак узсын иде. Бу яшьләргә үзара танышырга, аралашырга да ярдәм итә, — дип белдерде Алинә Шакирова.
Фәрзанә МӘХМУТОВА, өлкә “Туган тел” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 906