Мәчәләй авылының игелекле уллары

iҮткән атнада мин Та­тарстанда яшәүче туган­на­рымның хәлләрен белеп кайттым әле. Минем әнием Әлмәт районы, Тайсуган авы­лында туып-үскән бит. Шә­ригать туганлык җепләрен ныгытырга кирәк, ди, бу фарыз гамәл. Аларның тормышы белән кызыксынасың, үзеңнең  ничек яшәвеңне уйлап ка­рыйсың…

Минзәлә районының Турай авылында да туганнарым бар.  Бик матур урында, Кама буенда урнашкан авыл­ның  бүгенгесе көне  бик күңелсез. Җирләр сөрелмәгән, бер-ике кеше авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән булып йөри шунда. Элеккеге колхоз таралгач, булган остаханәләр, биналар, фермалар да җимерелгән. Бу күренеш бик тә борчыды мине. 25 ел элек үзебезнең Мәчәләй авылында баш инженер булып эшләгән елларым күз алдыма килеп басты. Дөньябыз гөр килеп тора иде бит.

Ә хәзер авылларда халык аз яши. Турай  мәктәбендә укучылар арасында дүртесе шушы авылныкылар, калганнарын автобус белән башка шундый ук бетеп баручы авыллардан китерәләр. Ә мәктәпләре матур, төзек, шунда ук балалар бакчасы да  эшләп тора әле.

Туганнарның каберләренә зиярәт кылырга дип барган идек, ай-һай, бигрәк начар хәлләр икән! Каберләрне өрәңге агачлары, чүп-чар басып киткән, туганың күмелгән урынны табу мөмкин дә түгел. Америка өрәңгесе шундый зәһәр нәрсә, ничек тә бетереп булмый аны. Ул үзенең агуын тирә-якка таратып, якын-тирәдәге бөтен булган үсемлекләрне бетерә, аның  тирәсендә башка бернәрсә дә үсә алмый, ботакларында кыш чыккан орлык­ларын яз башында гына сибә ул, һәм тиз арада яңа өрәңгеләр тамыр җәя.

Ә без үзебезнең Мәчәләй авылында өрәңгеләрне бетерә алдык бит. Тагын 1 — 2 елдан ул агачлар бөтенләй калмас, дип уйлыйбыз. Бу эш бик катлаулы да түгел, «Раундап», «Глитер» дигән агулар сатып алырга һәм яфракларына һәм кәүсәләренә сиптерергә генә. Яфраклар аша ул агу турыдан-туры тамырына барып эләгә һәм агачны корыта. Калган тамырларын бал­та белән каерып ташлыйбыз. Моның өчен Ришат Канюкаевка һәм аның малае Рафаилгә бик зур рәхмәтләр әйтеп киләбез. 

Әйе, безнең авылда да халык азайды, азаюын. Лә­кин шундый күмәк эш килеп чыкканда, шә­һәрләрдән туганнар, бала­лар кайта. Өмә көнне машиналар җыела, хәтта урамга куярга урын да калмый. Зират янында яшәгән хатын-кызлар пәрәмәчләр һәм чәй әзерләп, өмәчеләрне сыйлыйлар. Ничә еллар күрешә алмаган яше-карты кочаклашып сәламләшәләр дә эшкә ке­решәләр. Һәм бер көн эчендә борынгы зур зиратны арчып чыгалар.

Бу эшләрдә “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе хез­мәткәрләре дә актив  катнаша. КамАЗ машинасы чүп ташый, чүп яндырылган урында янгын сүндерү машинасы кизү тора…

Шәһәрдә яшәүче авылдашларыбызга мең рәхмәт инде.  Интернет аша бер-берсе белән киңәшеп, җыелышып кайталар да эшне бетереп китәләр.  Әйе, тормыш бер урында гына тормый. Кабер казу өчен махсус техника сатып алганнан бирле, нинди генә салкыннар булса да, каберләр җиңеллек белән казыла. Тик шунысы гына борчуга сала — эшкә әзерләп-майлап куйган аппаратны бер кеше килеп ала, ә икенчесе, балчыкларын да чистартмаган килеш, китереп ташлый.  Моның өчен мең ярым сум акча түләргә кирәклеген дә беләбез, ә түләргә ашыкмыйбыз. Ул аппаратка бензин да, кыйммәтле май да сатып алырга кирәк бит. Вакытында маен алмаштырып тормасаң, ул инде әллә кайчан ватылган булыр иде. Безнең имамнар, авылдашлар исеменнән соралып, әҗер-савап алырсыз дип, аппаратны газовикларга тапшырдылар. Аларга рәхмәт әйтергә кирәк — бүгенгесе көнгә кадәр аппарат  әйбәт кенә эшләп килә.

Булган проблемаларны дүрт мәчет имамнары киңәшеп хәл итәләр.  Шу­лай эшләмәсәк, иманыбыз камиллеген исбатлый алмас идек. Хак юлга өндәү, аны тор­мышка ашыруда ярдәмле булу һәркайсыбызга да әҗер-саваплар өстәячәк. Дус яшәгән, туган авылы өчен бөтен көчен куйган ихлас йөрәкле халкы­бызның кыйбласы дөрес булырга тиеш. Башка авылларда яшәүче мөселманнар да, Мәчәләй егетләреннән үрнәк алып, зиратларын карап, җыештырып торсыннар иде. Әйе, хәзер күп авыллар картлар өчен пансионат булып хезмәт итә. Һәрберсенең диярлек социаль хезмәткәре бар, бәйрәмнәргә төрле чаралар үткәрелә, мәчетләр намазга чакыра. Шәһәрдә яшәгән балаларның да күбесе картайган көннәрендә авылга кайта, башта әти-әнисен карый, аннары үзе дә шул өйдә калып, картлыгын каршы ала. Шуңа да авылларыгызны онытмагыз, балакайлар. Кайтыгыз, өмәләрдә катнашыгыз. Бәлки, берәр кайчан сезнең каберне дә авылдашыгызның бер игелек­ле малае чистартып, рухыгызга дога кылып китәр әле.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Шамил МАМЫШЕВ,

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 443

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>