Күңелебезне җылытучы учак

Мидхат аб (3)

Сания ӘМИНОВА балалары арасында (гаилә архивыннан)

Ана — баласын чын күңелдән яратучы, ялгышларын, ха­таларын гафу итүче, һәрвакыт ярдәм итеп торучы олы йөрәкле зат. Безнең әниебез Сания Мәннән кызы Әминова да шундыйлардан.  Ничә яшькә җитсәк тә, безне сабый баладай кайгыртып, ут йотып яшәүче газиз кешебез ул.

Әниебез 1929 елда Кошки районының Иске Җүрәй авылында туган. Әтиләре Бөек Ватан сугышына киткәч, әниләре Хәдичә берсеннән-берсе кеч­кенә өч сабый белән кала. Булачак әниебез гаиләдә иң олы бала булганга, йорт эшләрендә дә,  сеңелесе Сәрия белән энесе Минәүхәтне тәрбияләүдә дә әнисенең ярдәмчесе була. “Бик авыр булды ул еллар. Ачлык-ялангачлык, караңгыдан-ка­раңгыга кадәр авыр колхоз эше… Үгез җигеп, урманнан утын ташый, бакча сөрә идек. Ә-ә-әй, безнең баштан үткәннәр…”, — дип ул көннәрне әле дә күз яшьләре белән искә ала әнкәй.   Аллаһыга шөкер, әтиләре сугыштан исән-имин кайта һәм авылда кибет мөдире булып эшли башлый.

Сүз уңаеннан, бабабыз бик оста гармунчы, ә әбиебез җыр-моңга сәләтле булганнар. Әниебез дә аларга охшаган күрәсең, бик матур итеп җыр­лаган. Мәҗлесләр, кич уты­рулар, үзешчән сәнгать кон­церт­лары алардан башка үтмә­гән.

Әтиебез Миншакир Әминов­ка кияүгә чыкканда әнигә 24 яшь була. Алар җиде балага тормыш бирделәр. Безне тәрбияләү дә, йорт эшләре дә күбесенчә әни өстендә иде. Әле фермада сыер саварга, җәен колхоз басуында чө­гендер утарга, мәк  башлары (колхозда аны азык-төлек сәнәгате өчен үстерәләр иде) җыярга да өлгерә иде. Безне иркәләп-назлап утырырга вакыты булмаса да, газизебез бөтен гомерен безгә багышлады, балаларым кешедән ким булмасын дип тырышты. Без дә кулыбыздан килгәнчә аңа ярдәм итә идек.

Мидхат аб (3)

“Әти-әни эштә булганда, кечерәк балаларны тәрбияләү, йорт эшләрен карау Фәния апабыз өстендә иде. Соңрак, Куйбышевта укыганда да, безне онытмады, кулыннан килгәнчә ярдәм итә иде. Беренче гармунымны да миңа нәкъ Фәния апа бүләк  итте. Икенче әниебез кебек безне кайгыртканы өчен, апабызга бик рәхмәтлебез”, — дип искә ала Мидхәт. Фәния Новокуйбышевскида төпләнеп калды, гомер буе хисапчы булып эшләде. Бүген лаеклы ялда булса да, яраткан хезмәтен ташламады.

Аллаһыга шөкер, барыбыз да югары белемле булдык. Моның өчен дә без әниебезгә һәм Фәния апабызга рәхмәтле.

Үсеп җитеп оядан таралгач, әнкәй дә Новокуйбышевскига күченеп, утыз еллар чамасы анда яшәде. Эшсез торалмыйм, дип урам себерүче булып эшкә дә керде. Тырыш хезмәте өчен җитәкчеләр аны һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп күрсәтәләр иде. Намуслы эшчене югалтмас өчен, бер айдан инде әнигә  фатир да бирделәр.

Тик ул гомер буе авылны сагынып яшәде. Олыгайгач авылга кайтаруыбызны сорады. Шулай итеп, Иске Җүрәйдә туган йортыбызны торгыздык. Менә ун ел инде әниебез шунда яши. Әлбәттә, атна саен берәребез кайтып, аның хәлен белеп ки­ләбез. Балалар, оныклар җәйге ялларын әбиләрендә үткәрү өчен чират торалар. Без кайтканчы да әниебез ялгыз түгел. Караучысы Руфия Әхмәтова үз әнисе  кебек карап, тәрбияләп тора. Без аңа бик рәхмәтлебез. Әнкәй дә: “Берүземә кү­ңел­сез булыр иде, ярый әле сөй­ләшергә-серләшергә Руфия кызым бар”, — дип, мактап туя алмый.

Әйткәнемчә, әниебез иҗат күңелле кеше. Ул әле дә бик матур итеп җырлый, хәтта шигырьләр дә яза. Әле шушы көннәрдә генә:

“Уфа кая дип сорасагыз,

Уфа Арча ягында.

Бергәлекнең рәхәтен

Белик исән чагында”, — дип язып җибәргән. Без дә әниебезне, туган йортыбызны бик сагынабыз. Авылга кайтып килсәң, ничектер күңел тынычлана, җанга рәхәт булып китә. 

10 ноябрьдә әниебез 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә­чәк. Без, балалары, 14 оныгы, 28 оныкчыгы аны яраткан “Бердәмлек” газетасы аша шушы олы юбилее белән тәбрик итәбез. Безгә гомер биргән, үстереп, зур тормыш юлына аяк бастырган өчен әниебезгә чиксез рәхмәтлебез. Аның никадәр көчле рухлы, олы йөрәкле булуына һәрвакыт сокланабыз. Безне дә кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга өйрәтте ул.  Биргән киңәшләре әле дә юлдаш булып бара. Әниебез туган йортыбызның учагын сүндермичә саклый. Киләчәктә дә безне куандырып, сау-сәламәт булып яшәсен, озын гомерле булсын иде!

Балалары, онык-оныкчылары.

«Бердәмлек»

Просмотров: 971

Комментирование запрещено