Самарда Мәүлид-ән Нәби бәйрәмен быел да зурлап үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_0343Өлкә мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы белән берлектә Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көнен — Мәүлид-ән Нәби  бәйрәмен быел да зурлап үткәрде. Чарага олы яшьтәге әби-бабайлар, абый-апаларның гына түгел, яшьләр, бала-чагаларның да килүе аеруча куандырды. Бәйрәмдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы делегатлары да катнашты.

Чараның рәсми өлешен әлеге мөбарәк бәйрәмнең төп оештыручысы,  Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзасы,  “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев котлау сүзләре белән башлап җибәрде.  Ә губернатор администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова халыкка регион башлыгы Дмитрий Азаровның тәбрикләү хатын җиткерде. Ул өлкәбезнең милли татар хәрәкәте активистларына губернаторның Рәхмәт хатларын да тапшырды. Фәхретдин Бәдретдин улы Дмитрий Игоревичка һәм Надежда Петровнага  татар халкының милли ризыгы — бавырсак һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат Надировның бер рәсемен бүләк итте.

Өлкә мөсел­ман­нарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

IMG_0309 IMG_0311 IMG_0314 IMG_0315 IMG_0316 IMG_0321 IMG_0324 IMG_0327 IMG_0330 IMG_0333 IMG_0334 IMG_0338 IMG_0341 IMG_0342 IMG_0343 IMG_0345 IMG_0353 IMG_0356 IMG_0358 IMG_0359 IMG_0361 IMG_0362 IMG_0365 IMG_0367 IMG_0370 IMG_0371 IMG_0372 IMG_0374 IMG_0377 IMG_0383 IMG_0386 IMG_0390

Бәйрәм турында “Бердәмлек” газетасының киләсе санында тәфсиллерәк мәкалә бастырылачак.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1678

Комментирование запрещено