ФОТООТЧЕТ: «Идел» татар халык эстрада ансамбленең чираттагы концерты искиткеч шәп булды

i (14)Соңгы вакытта Самарада татарча концертлар һәр атна саен диярлек булып тора. Рус халкы арасында яшәгән татарлар өчен бу концертлар тансык. Егерме еллык тарихы булган Самараның «Идел» татар эстрада җыры халык ансамбле концертлары да бик кадерле һәм көтеп алынган чара. «Заря» мәдәният сараена легендар ансамбльнең чираттагы концертына җыелган тулы зал моны тагын бер кат раслады.

Мәдәният сараена килеп керү белән бәйрәмчә атмосферага чумасың. Матур итеп киенеп килгән төрле яшьтәге тамашачыларның дустанә сәламләшүләрен, кул биреп һәм кочаклашып исәнләшүләрен күреп, ниндидер бер гаилә бәйрәменә эләккән кебек булып тоела, күңелеңдә сихри яктылык, җылылык урнаша.

Концертны Самара өлкәсенең Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин дога белән башлады. Ә шушы ансамбльдә озак еллар катнашып, үзенең борынгы җырлары, гармун моңнары белән тамашачыларны шатландырып торган Идеал Галәветдинов бу юлы ансамбльгә рәхмәтләрен җиткерде, тамашачылар мәхәббәтен яулаган оста артистларга һәм, гомумән, коллективка уңышлар теләде.

“Әйдәгез, авылча, рәхәтләнеп бер кич утырып алыйк әле!” — дип башлады концертны Алинә Шәйхелисламова һәм “Иделләре, күлләре…”н җырлап җибәрде. Моңлы да, шаян да Алинәгә кушылып зал да җырлады. Ә Илдар Хәкимяновның “Кыр казлары” тамашачыларны күкләргә күтәрде сыман. Аның көчле баритоны Эльвина Хәлимуллинаның моңлы саксофоны белән үрелеп, өрфия кебек гаҗәеп музыка тудырды. Илдар әле өйләнмәгән егет икән. Шуңадыр да назлы затларга багышланган җырлары күп булды. Опера сәхнәсеннән яңгырарга лаеклы тавышы һәм яңа аранжировкасы “Эх сез, матур кызлар!”ны өр-яңа җыр итеп яңгыратты. Шушы ансамбль җитәкчесе Мидхәт абый Әминов, әнисе Сания апаның 90 яшьлек юбилеена багышлап, “Читләргә китәсез” җырын башкарганда, ул үзе дә, тамашачылар да күз яшьләрен тыя алмадылар. “Якыннарыбызны онытмыйк, әниләр янына ешрак кайтырга тырышыйк”, — диде ахырда Мидхәт абый.

Шулай ук Миләүшә Хәлимуллина да чыгышын әниләргә багышланган җырдан башлады. “Залда утырган әниемне күргәч, мин тагын да ныграк дулкынландым”, — диде ул җырлап бетергәч. Миләүшәнең тылсымлы тавышын чал сакаллы бабайлар да, ак яулыклы әбиләр дә, әниләренә сыенып утырган нәниләр дә тын алмыйча тыңладылар. Тамашачылар гел моңаеп кына утырмады, әлбәттә, моңсу җырлар – шаян такмакларга, салмаклары – дәртле җырларга алмашынып барды. Яшь талант Салават Хәлимуллин залны аеруча җанландырды. Эльвина һәм Салават дуэт булып җырлаганда, залда биеп йөргән нәни балалар сәхнәгә үк менеп киттеләр, һәм яшь артистлар белән бергә рәхәтләнеп бии башладылар. Данир исемле бер малайга сәхнә бигрәк тә ошап китте ки, ул концерт ахырына кадәр аннан төшмәде. Номер ахырында Эльвина белән Салават һәр биючегә татлы күчтәнәчләр өләштеләр.

Артистларны бераз ял иттереп алу өчен сәхнәгә чыккан “Яктылык” татар мәктәбендә шөгыльләнүче кубызчылар төркеме тамашачыларны таң калдырды. Аларның чыгышын зал көчле алкышларга күмеп, “Браво”, “Афәрин”, — дип куәтләде.

Антракт вакытында фойеда тальян гармунына тамашачылар да рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. Ял итү, тәм-томнар белән чәй эчеп алу өчен уңайлы кафе да оештырылган иде.

Концертның икенче яртысында да тамашачылар артистларга кушылып җырлашып утырдылар, биешеп тә алдылар. Ә рәхмәтләрен чәчәк бәйләмнәре аша тапшырдылар. Мидхәт абыйның төрле гармуннарда, курайда, кубызда виртоуз уйнавы, Алинә Шәйхелисламованың “Зәкә-Зәкә”се залны дәррәү күтәрде.

“Янып-көеп йөргән көннәрем бар,

Йокламыйча чыккан төннәрем бар.

Кешеләргә әйтер сүзләрем бар,

Үземнән соң калыр эзләрем бар…”, — дип, Мидхәт абый эчке хәләтен дә ачып күрсәтте.

Шулай итеп, иҗат көймәсенә утырып, җыр-моң дулкыннарында чайкала-чайкала, өч сәгать вакытыбыз сизелмичә узып та китте… Концерт тәмамлангач та тамашачылар таралышырга ашыкмадылар – истәлеккә фотога төшүләр башланды, артистлар белән аралашу озак дәвам итте…

i (1)i (2)i (4)i (5)i (6)i (7)i (8)i (9)i (10)i (11)i (12)i (13)i (14)i (15)i (16)i (17)i (18)i (19)i (20)i (21)i (22)i (23)i

 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1352

Комментирование запрещено