Мәрхәбә, и гали солтан, мәрхәбә

DSC_931911Мәчәләйнең Үзәк мәчетендә  Мәүлид бәйрәме үтте

Бәйрәмгә бик күп кунаклар җыелып килделәр. Догалар укыдык, салаватлар әйттек, хәер-садакалар өләштек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд-Мостафа туган көнне хөрмәт итеп, дөньяларга — иминлек, малларыбызга — бәрәкәт, бер-бере-безгә — хәерле гомерләр, йөрәкләребезгә — иман, җаннарыбызга — тынычлык, тәннәребезгә — саулык теләдек.

Бу зур бәйрәмне имам Галиулла хәзрәт Мамышев алып барды, хатын-кызлар һәм яшьләр дә бик актив катнаштылар.

“Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең тормышын өйрәнгән кеше буларак, аны кешелек җәмгыятен коткаручы, дип әйтә алабыз. Хәзерге көндә дә шундый шәхес булып, дөнья белән идарә итсә, бөтен проблемалар да уңай хәл ителер иде, һәм бөтенебез дә бәхетле, тыныч тормыш кичерер идек”, — дип сөйләде Галиулла хәзрәт.

Шушы күркәм Мәүлид бәйрәмендә, мәхәллә дин-кардәшләребез белән бергә, пәйгамбәребезгә багышлап, дога кылдык. Барыбызга да Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын.

DSC_93061DSC_931911

Шамил МАМЫШЕВ.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәте.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 780

Комментирование запрещено