Мәчәләй авылының 3-4 бригадлар мәчетендә Мәүлидне яңа техника белән бәйрәм иттек!

IMG-20191108-WA0003

Өр-яңа телевизор, DVD плеер, микрофоннар, аларны тоташтыра торган җиһазлар – барысыда да бар инде безнең мәчеттә!

7 ноябрьдә Мәчәләй авылының 3-4 бригадлар мәчетендә Мәүлид  бәйрәме узды. Гыйбадәт йортын тутырып, авылдашлар - бабай-әбиләр дә, яшьләр һәм балалар да — жыелганнар иде.

Мәчет имамы Таһир хәзрәт чараны ачып җибәрде, бәйрәм турында сөйләде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм туган көненә багышланган бәйрәмгә догалар кылдылар. Исмәгыйль абый «Хәтем» догасын, Ибраһим абый «Ясин» сурәсен, Наҗия апа “Ана сүзе” дигән шигыйрьне укыдылар, Сарым абый һәм Зөлфирә апа Салаватлар әйттеләр.

Быелгы Мәүлидтә бер яңалык булды: аны яңа техника белән бәйрәм иттек!

Таһир хәзрәт күптән инде: «Микрофоннарыбыз иске, тавышы начар чыга, дисклар бар, күрсәтергә плеер юк, — дип сөйләп йөри иде. «Акчасын да бирербез, безгә яңа техника алып кайта алмассызмы икән, сез бит аларны беләсез һәм аңлыйсыз, — дип ул клубның техник һәм сәнгать башлыгы  Шакир әфәндегә мөрәҗәгать итте.  Тегесе исә: «Ярый, эшләрмен, икенче атнага шәһәргә барып, кирәкле нәрсәләрне карап кайтырмын», — дип ышандырды.

Шакир әфәнде мәчеттән акча алырга теләмичә, WhatsApp кушымтасындагы авылыбызның  төркемендә халыктан ярдәм сорап язды. Берничә сәгать узгач, беренче шалтыратучы табылды, ул безнең очтагы  егет, Самарда яшәүче Рөстәм Иваев булды. «Абый, бу бик кирәкле эш, без булышырбыз», — диде. Күрше егете Рөстәм Шабаев та ярдәм итәргә ышандырды. «Дусларым белән телевизор алырбыз», — диде.

Шуннан соң бер-бер артлы акча күчерүләр башланды. Ә инде «Одноклассники» челтәрендә дә белдерү язгач, Ходайга шөкер, күп кеше садака җибәрде. Шакир әфәнде Самарга барып, кирәкле техниканы алып кайтты һәм урнаштырды.

Өр-яңа телевизор, DVD плеер, микрофоннар, аларны тоташтыра торган җиһазлар – барысыда да бар инде безнең мәчеттә! 7 ноябрьдә аларны сынадылар: әби-бабайлар яңа телевизор аша Ислам дине тарихы турында кино карадылар, микрофоннар тотып салаватлар, шигыйрьләр, догалар укыдылар, барысы да бик яхшы ишетелде.

Әгәр дә авылдашларыбыз ярдәм итмәсә, бу эшебез барып чыкмас иде. Шакир абый Әбдерахмановның инициативасын кутәреп алып, акча белән булышучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга багышлап дога кылдылар, аларга һәм гаиләләренә исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар теләп калдылыр. Ярдәм кулы сузучыларыбызның исемнәре: Шабаев Рөстәм, Иваев Рөстәм, Тимербулатов Наил, Яхин Наил, Зөлфия Таһировна, Кәүсәр Габдулловна, Бәхтиева Әлфия., Миңнур Миңнетдиновна Таһирова, Бадамшин Ришат, Иваев Рәшит, Курмаев Наил, Алия Касыймовна С., Таһирә Рәшит кызы, Лилия Зәйнулловна, Әминә Таһировна, Зөлфия Шамилевна, Минҗаүдәт Габдуллович Бадамшин, Галимҗан Шабаев, Әмир Әбдерахманов, Рамил Шафигуллович, Рафыйк Газизов, Марат Муратов.

Бырыгызга да бик зур рәхмәт! Алдагы көннәрдә дә шулай зур эшләр башкарырга насыйп булсын! Үзегез мәчеткә килеп, җиһазларны күрә аласыз!

IMG-20191108-WA0003 IMG-20191108-WA0004 IMG-20191108-WA0005 IMG-20191108-WA0007 IMG-20191108-WA0009 IMG-20191108-WA0010 IMG-20191108-WA0012 IMG-20191108-WA0013

 Зөлфия ТАШБУЛАТ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

 

Просмотров: 726

Комментирование запрещено