Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_0496Самарның “Заря” мәдәният сараенда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Самар өлкәсе һәм шәһәр администрацияләре вәкилләре, татар милли оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары, дин әһелләре, муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашты. Тантанага Казаннан да мөхтәрәм кунаклар килгән иде.

Җыелыш эшлекле оештырылган иде. Иң элек 250ләп  делегат “Финанслар” (ул өлкә Халыклар дуслыгы йортында узды), “Татар гаиләсе”, “Яшьләр һәм спорт”, “Милли мәгариф”, “Массакүләм мәгълүмат чаралары” һәм “Мәдәният” секцияләренә бүленеп эшләделәр. Чыгышларда һәм фикер алышуларда сүз өлкә татарларын борчыган проблемалар турында барды һәм аларны хәл итү юллары каралды.

Пленар утырыш өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте тарихына багышланган фильм белән башланып китте. Аннан соң кунакларны һәм делегатларны оешма президенты Ильяс Шәкүров сәламләп, бәйрәм чарасында катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. Чара бүләкләүләр һәм котлау сүзләре белән үрелеп барды. Ахырда делегатлар бертавыштан резолюция кабул итте.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” театры, Камышлы районының татар халык театры (алар “Әрем исе” дип аталган спектакль алып килгәннәр иде) чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Тантаналы җыелыш  “Бердәм булыйк! Бергә булыйк!”  шигаре астында узды. Бу сүзләр һәр чыгышта яңгыраш тапты. Чынлап та, милләтебезне, ана телебезне саклап калу, яшьләрдә милли  үзаң тәрбияләү өчен бердәм булуыбыз кирәк.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш турында тәфсилле мәкаләне “Бердәмлек” газетасының киләсе санында укый аласыз.

IMG_0518IMG_0520 (1) IMG_0522 IMG_0538 IMG_0548 IMG_0552 IMG_0553 IMG_0557 IMG_0559 IMG_0570 IMG_0574 (1) IMG_0580 IMG_0583 IMG_0501 IMG_0496 IMG_0495 (1) IMG_0493 IMG_0491 IMG_0489 IMG_0485 IMG_0597 IMG_0502 IMG_0513 IMG_0515 IMG_0405 IMG_0410 IMG_0411 IMG_0412 IMG_0415 IMG_0416 IMG_0430 IMG_0427 IMG_0423-1 IMG_0420 IMG_0418 IMG_0417 IMG_0417 (1) IMG_0431 IMG_0433 IMG_0434 IMG_0435 IMG_0438 IMG_0439 IMG_0444 IMG_0446 IMG_0449 IMG_0450 IMG_0451 IMG_0484 IMG_0478 IMG_0474 (1) IMG_0473 IMG_0470 (1) IMG_0464 IMG_0455

Алия АРСЛАНОВА.

Автор фотосурәтләре.

0mgXPObz6CU-2FYZkCcm9A 3dQY8ppjO38 4QcEpQL0Ttk 5JqvEoljIq8 6GCUYgeaFP0 6VzcVdLe9U4 7NBrfw1HlvA 7or9dYfffdk 7X5eU_YAmC0 8BSvZIXn30g 9Q8v5fsN9BY 10GB4P_oJ1Y 27UIKJFnTWg ae9VtgpqFYA bc8jsoMsrJY BuQ6uOcP4Z4 cndlJX3I9go dIitAtMl2NU DWo-1weSelg e9b5srSL_Yc eSKQMKj9um4 FnfMCj8KWxE hO8mDA1Nn5Y hwp94dZ_nvk imlucjVba2s ISsRNkpYHh4 kquCUJ78z4Y LEQ5RyA4roE LHsBadhhzGE L-Wg4QjSwn0 mJaE1q8Juvc Mx8P5Pre-go neCH6Hi-ToI n-LqGa0lXtw ObZsvwnL9V0 oohug-NJjJ8 p7AXATxK9Y4 p9Eda4bgYX0 p-DFhUllcvs PeRil0x-Ywk q46bizU5Z-Q Qe7b6cRk5KM Qr_LxeNmgEk QSfng1hg6F8 R7yyN0rnRpw sfctEh9a91E T1swpP9v_rw TiqeavjSSN8 TqCz0F9GX_Q U_1rHDg0gkQ UCvrRQLZEiw uDbN4L_hnCw -uxWkuWo1xY vCAjetq7e2k VePnvR7Zgec WLhpDVenJnI WLr1XM2wv4Q wpPnL1TQIXI x4FnF2xzFt8 xUbJvbmsZXg Y7k99sHHKWQ YlULVOQSKcY zB_v5tK6Nzw zBYegIS1XmY zJksHdmxKQg ZntxOAs13QA ZnZSMfuxzFkӘнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

Самар шәһәре.

Просмотров: 2206

Один комментарий

  1. Как все достойно организовано и проведено ! Молодцы!Поздравляю , жаль, что не смогла присутствовать …
    Процветания и успехов организации Туган Тел и всем активистам во главе с Президентом Шакуровым Ильяс Гумеровичем!