В Казани стартует Всероссийский форум татарских журналистов / Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана

ilСегодня в Казани стартует Всероссийский форум татарских журналистов. Всемирный конгресс татар второй раз собирает представителей средств массовой информации, освещающих жизнь татар в различных регионах страны. Напомним, в прошлом году для татарских журналистов был организован семинар-учеба.

В здании Всемирного конгресса татар проводится регистрация участников Форума. Всего планируется приезд около 50 татарских журналистов из 20 регионов России.

Форум продлится два дня. В первый день участники проведут в Казани. За круглым столом журналисты обсудят волнующие их проблемы, затем они примут участие в подведении итогов IX Всероссийского конкурса журналистов и средств массовой информации «Татар рухы һәм каләм». Также в рамках форума будут награждены и победители конкурса «Татар табыны».

Завтра журналисты отправятся в Ульяновск. Там их ожидает насыщенная программа. Участники ознакомится с деятельностью Центра татарской культуры, встретятся с губернатором Ульяновской области С. И. Морозовым, посетят редакцию областной газеты “Омет”, ознакомится с деятельностью Ульяновского филиала телерадиокомпании “Татарстан-Новый Век” и т.д.

Гузель Насыбуллина.

tatar-congress.org

***

Бүген Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана. Бөтендөнья татар конгрессы илнең төрле төбәкләрендә татарларның яшәешен яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен башкалабызда икенче тапкыр җыя. Исегезгә төшерәбез, узган елда татар журналистлары өчен семинар-уку оештырылган иде.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Форумда катнашучыларны теркәү оештырылды. Барлыгы Россиянең 20гә якын төбәгеннән 50гә якын татар журналистының килүе көтелә.

Форум ике көн дәвам итәчәк. Беренче көнне журналистлар өчен Казанда бер төркем чаралар әзерләнде. Биредә түгәрәк өстәл янында фикер алышулар, «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенә нәтиҗә ясау каралган. Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы һәм «Тәмле булсын» рестораннар челтәре белән берлектә, «Татар табыны» конкурсын уздырган иде. Форум кысаларында әлеге конкурсның җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.

Иртәгә — җыенның икенче көнендә, журналистлар Ульяновск шәһәренә юл тотачак. Биредә алар өчен шулай ук кызыклы программа әзерләнде. Алар Татар мәдәният үзәге эшчәнлеге белән танышачак, Сембер-Ульяновск татарлары музеена барачак, Ульяновск өлкәсе Губернаторы С.И.Морозов белән очрашачак, өлкәнең “Өмет” газетасы редакциясендә кунакта булачак, “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы эшчәнлеге белән танышачак.

Гүзәл Насыйбуллина.

tatar-congress.org

Просмотров: 893

Комментирование запрещено