Энҗе-мәрҗән калфагы йөзенә бик килешә…

загруженное1Разия Азимҗан кызы Әюпованы Похвистнево районының Гали авылында бик яхшы беләләр. Әле өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкләгәнче үк ул татар милли тормышында актив катнаша иде. Самарада узган милли чаралардан, Сабан туеннан соң һәрвакыт аның кафесында җыелып, сөйләшеп утыра, кайнар чәй, милли тәм-томнар белән сыйлана идек. Ә инде Разия апа өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкләгәч, без аның белән кулга-кул тотынышып эшли башладык. Ул Гали авылында, Сызранда, Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында оешманың бүлекчәләрен булдырды. Бүген бергәләшеп татар мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу, балаларны милли һәм дини мохитта үстерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барабыз.

Разия апа безне өлкә “Ак калфак” оешмасы оештырган мастер-классларга, төрле чараларга, милли бәйрәмнәргә чакырырга да онытмый. Бу очрашулар безне тагын да берләштерә, көчебезне тупларга, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә.

Бүлекчәләрдә дә күләмле чаралар үткәрелеп тора. Мәсәлән, Иске Фәйзуллада — “Аулак өй”, Гали авылында “Каз өмәсе” бик матур узды. Ә быел көзен без, галилеләр, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы делегатларын каршы алдык, тормышыбызны күрсәттек. Кунаклар тәҗрибәбезне өйрәнеп, бик канәгать булып киттеләр.

Разия Азимҗан кызын күп хатын-кызларга үрнәк итеп куярга була. Ул ике кызына да яхшы тәрбия биреп, зур тормыш юлына чыгарган. Бүген халкыбызның милли һәм дини йолалары, гореф-гадәтләре оныкларының күңеленә дә барып җитсен дип тырыша. Ра-зия ханым акыллы, уңган, сабыр, милли җанлы кеше. Татар милли ризыкларын оста итеп пешерүе белән дә, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер булуы белән дә хәйран калдыра. Нинди генә чара булмасын, ул һәрвакыт милли киемнән. Яулыгына кадаган энҗе-мәрҗән калфагы да аңа бик килешә.

Шушы көннәрдә өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова матур юбилеен бәйрәм итте. Хөрмәтле Разия апа! Оешманың Гали авылы бүлекчәсе әгъзалары Сезне шушы гомер бәйрәмегез белән тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, якты, бәхетле көннәр телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның, дусларыгызның кадер-хөрмәтенә күмелеп яшәгез. Изге теләк-ләрегез, хыялларыгыз тормышка ашсын. Көчегез, дәртегез кимемәсен, нурлы йөзегез гел балкып торсын.

Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Похвистнево районы, Гали авылы бүлекчәсе әгъзалары исеменнән Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 856

Комментирование запрещено