Камышлы авылында, гомумән, татарлар яши. Социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ял итүчеләр дә татарча аралашып, Казанда нәшер ителүче «Татарлар» газетасын яратып укыйлар.
2019 елның июнь аеннан рәсми рәвештә ”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп чыга башлады. Газетада көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар яктыртылып килә. Язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышып киләбез. Камышлы районында әле февраль аенда гына барлыкка килгән «Туган як» оешмасы турында мәкалә дә урын алган анда.
Газетатаның баш мөхәррире — Гөлназ ханым Шәйхи. Аңа рәхмәтебез бик зур. Бик тә яратып укыйган басмабыз шулай килеп торсын. Уңышлар Сезгә, Гөлназ ханым!
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 908