Самарның өлкә Халыклар дуслыгы йортында Чыршы бәйрәме узды. Бу чараны Альбина һәм Фәрзәнә Мәхмүтовалар җитәкчелегендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре оештырганнар иде.
Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар Убырлы (Альбина Мәхмүтова), Шүрәле (Марат Төхвәтуллин), Тычкан (Фәрзәнә Мәхмүтова), Бик куркак исемле куян (Кәрим Ибәтов) һәм Бик батыр песи (Самат Мәхмүтов) белән чит илләр буйлап сәяхәт иттеләр. Әлбәттә, Чыршы бәйрәменә Кыш бабай (Ренат Мөхәмәтҗанов) белән Кар кызы (Диана Белякова) да килгәннәр иде. Малайлар-кызлар аларга җырлап-биеп күрсәттеләр, татар телендә шигырьләр сөйләделәр. “Ләйсән” башкорт бию ансамбле (җитәкчеләре Рауда Шәймарданова) дә чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Чара балаларга да, ата-аналарга да бик ошады. Монда алып баручы Ләйсән Ибәтова һәм тавыш операторы Илнур Бикколовның да өлеше зурдан булды. Чыршы бәйрәмендә катнашкан һәрбер балага татлы бүләкләр тапшырылды.
Чара турында тулырак язманы “Бердәмлек” газетасының киләсе санында укый аласыз.
Алия АРСЛАНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1503