Бүген Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, җырчы Салават Фәтхетдиновка 60 яшь тулды.
Халык артисты үзенә үзенчәлекле бүләк ясаган: башта 60 яшь тулганчы — егет чакта дип аэротрубада очып караган. «Жинел тугел. Но хатын яхшырак очты. Яшь кеше яшь кеше инде. Күңелле әйбер», - дип уртаклаша Салават Фәтхетдинов. Ә инде бүген әнисе Тәкълимә апа янына туган авылы Аксәеткә кайтырга карар иткән. «10 гыйнвар минем туган көнем. Үземә үзем бүләк ясап инәй-әни янына очтым авылга. Юбилеемны менә шулай үткәрергә булдым», — ди җырчы. «Матбугат.ру» ачыклаганча, социаль челтәрләрдә дуслары, тугры тамашачысы Салават Зәкиевичне тәбрикли башлаганнар инде. Алар җырчыга озын гомер, бәхет, саулык, зур унышлар тели. «Иң шәп бүләк!!! Әниләр исән-сау булуы иң зур бүләк, тормышыгызның тәмен тоеп, балалар, оныкларга куанып, тормыш иптәшегезне яратып, яратылып яшәгез», «Әниегезне хөрмәт иткән өчен Аллаһ үзегезне зурласын» дип комментарийлар яза укучылар.
Просмотров: 1014
Хорматле яраткан жырчыбыз,Салават, гомер байрамегез муборак булсын.Монлы, тиран маг,нале жырларыгыз очен зур рахмат.Исан- сау булыгыз.Жырлап яшагез!
Исэн-сау булыгыз! Озын гомэр сезгэ!
Поздравляю!!!
Супер!