Ульяновск өлкәсенең Губернаторы Сергей Морозов милли газеталар мөхәррирләре белән очрашты

ochrashu2-e1578593835388Ульяновск өлкәсендә татар телендә — «Өмет» газетасы, чуваш телендә «Канаш» газетасы чыга башлавына узган елның 30 декабрендә 30 ел булды. Шушы вакыйга уңаеннан Губернатор Сергей Морозов өлкә Хөкүмәте йортында милли басмаларның баш мөхәррирләре белән очрашты.

Регион җитәкчесе баш мөхәррирләрне күркәм юбилей hәм Яңа ел бәйрәме уңаеннан тәбрикләп, «Өмет» hәм «Канаш» газеталары эшчәнлегенә югары бәя бирде hәм өлкәдә социаль тотрыклылыкны, милләтара татулыкны саклап калуда аларның зур роль үтәүләрен билгелeп үтте. Губернатор милли газеталарның тиражын арттыру, интернеттагы рәсми сайтларына hәм социаль челтәрләрдәге группаларына мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне, аеруча да яшьләрне тарту буенча тәкъдимнәрен  җиткерде.

Сергей Морозов өлкәдәге социаль-экономик hәм сәяси ситуация турында халыкка дөреслекне, рәсми мәгълүматларны җиткерүне милли басмаларның төп бурычы итеп билгеләде. Бүген барыбызны да демография мәcьәләсе аеруча борчый, татарлар күмәкләшеп яшәгән Иске Кулаткы районында бу проблема бик тә кискен тора, анда эчкечелек аркасында үлүчеләр саны артуы да күзәтелә, диде Губернатор.

«Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов милли басманы чыгаруда hәрьяклап булышлык күрсәткән өчен өлкә Губернаторына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Без менә утыз ел инде өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәмен тоеп яшибез, Россиянең бик күп регионнарында мондый нәрсә бөтенләй юк, диде ул. «Канаш» газетасының баш мөхәррире Елена Мустаева да бу фикерне куәтләде. Губернатор булышлыгы аркасында хәзер бездә милли газеталар күләмле hәм төсле булып чыгалар, диде «Канаш»ның мөхәррире.

Очрашуның ахырында Сергей Морозов сөенечле хәбәре белән уртаклашты: «Канаш» газетасының баш мөхәррире Елена Мустаевага «Ульяновск өлкәсенең атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.

tatar-congress.org

Просмотров: 748

Комментирование запрещено