Яшәгез әйдә тагын алтмышны!

1-DSC_0118Кыш.  Гыйнвар ае. Урамга карасаң,  кар кояшның нурларыннан ялтырап тора. Көннәр әз генә булса да озыная башлый. Кояшның да рәхиме бар, ә шулай да салкын битләрне чеметеп ала. Шундый матур бер иртәдә Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гаян апа белән Шәмсулла абыйларны куандырып, икенче кызлары дөньяга килә. 1960нчы елның 12 гыйнваре  була бу көн. 

Шулай көн артыннан көн үтә, кызчык үсә, 1967  елны укырга керә. Бу матур кызга Галия дип исем кушалар. Беренче укутучысы аның Ибатуллова Фатыйма Һадиевна була (искә алуларым үзенә дога булып барсын). Ул Галия апаның исендә бик тә күркәм, кешелекле булып калган.

1975 елны Галия апа Яңа Ярмәк авылының сигезъеллык мәктәбен тәмамлап, Побдельскийдагы педучилищега укырга керә. Анда дүрт ел белем алып, туган авылындагы мәктәпкә эшкә кайта.

Ул елларны өч елга төрле җирләргә эшләргә юллама бирәләр иде. Галия апа бик тә туган авылын ярата, чит җирләргә китмәс өчен укуын тәмамлаганчы ук Яңа Ярмәкнең егетенә кияүгә чыга. Минсәхи абый инде бу кызны күптән күзәтеп, үз итеп йөри. Бер-ике  генә күрешәләр дә, араларында мәхәббәт уты кабына. Алар матур гына гаилә корып җибәрәләр. Шул елны ук яңа өй өлгертеп керәләр. Яшь гаиләгә ямь өстәп уллары Илсур туа. Өч елдан соң  кызлары Алия, тагын биш елдан соң кызлары Ләйлә дөньяга киләләр. Кызганычка, шулай матур гына гомер иткәндә Алияләре бик каты чирләп китә. Даруларсыз яши алмый. Хастахаләрдә дә күп дәваланырга туры килә. Ләкин бетә торган чир булмый шул. 2000 елның җәендә 18 яшьлек кыз үлеп китә…

Ата-анага бик кайгылы көннәр килә. Бала хәсрәтен Ходаем беребезгә дә күрсәтмәсен. Әмма тормыш давам итә. Уллары Илсур ике ел армия сафларында хезмәт итә. Ул елларны бик куркыныч Чечня сугышлары бара. Аның өчен дә бик каты кайгыралар ата белән ана. Уллары исән-сау туган җиргә кайта. Шатлыкның иге-чиге булмый.

Уллары Илсур Кинел шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамлый. Укыганда ук гаилә корып җибәрә. Алар әти-әниләренә ике онык бүләк итәләр. Кызлары Ләйлә аш пешерүчеләр колледжында укый. Самар шәһәренә китеп эшкә керә. Шунда Самар егетенә кияүгә чыгып, матур гына яшәп яталар.

Галия апа 32 ел дәвамында башлангыч сыйныф укучыларын укыта. Балалар аз булган вакытларда ике сыйныфны бергә кушып укытырга да туры килә аңа.

Галия апа Сабитова — чын укытучы. Ә бит чын укытучы булыр өчен, укучыларның яратуын, хөрмәт итүен яулап алу өчен күпме тырышлык, сабырлык, мәрхәмәтлек кирәк. Укучыларның күңелен тоеп, аларга авыр вакытта булышып тору кирәк. Дәресне җиңел итеп аңлата белү, туган илгә, авылга, туган телгә мәхәббәт хисе уята белү, төрле милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр белән таныштыру — болар барысы да чын укытучыга хас булган сыйфатлар.

Галия апа ачык йөзле, түзем, үзенең эшен яратып башкара. Һәр эшнең дә үз кыенлыклары бар. «Белем алу — энә белән кое казу», — дип  юкка гына әйтелми бит инде. Хәзер инде Галия апа лаеклы ялда.

Галия апа үзешчән артист та, шигырьләр дә яза (Кадрия дустымаКызыма). Нинди генә бәйрәм булса да, клубка килеп авылдашларның күңелен күрә. Минсәхи абый белән бергә гомер итүләренә 41 ел булган инде.

1-DSC_01181-DSC_0002 image-53 2-DSC_1257 SIJoIj-PBKI

Бу көннәрдә Галия апабыз 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Аны тәбриклибез. Исәнлек, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр телибез. Пар канаты белән янәшә, балаларының, оныкларының игелеген күреп, булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп яшәсен.

Теләкләрнең телибез изгеләрен,
Бәхетләрнең телибез зурысын.
Шатлыкларның телибез көтмәгәндә
Килә торган иң-иң зурысын!

60 яшь гомер гомермени?
Яшәгез әйдә тагын алтмышны!

Яңа Ярмәк клубы мөдире А.Г. ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1108

2 комментариев

  1. Хөрмәтле Галия апа! Сезне чын күңелдән матур юбилеегыз белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез.
    Алдагы тормышыгыз кайгы-хәсрәтсез үтсен, сау-сәламәт булыгыз. Киләчәктә дә парлы мул тормышта, балалар, оныклар игелегендә бәхетле, озын гомер кичерергә насыйп булсын.
    1997 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары

  2. 2001 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән беренче укытучыбызга рәхмәтләребезне җиткерәм һәм юбилее уңаеннан тәбриклим!