Бүтән Илһам тумас инде…

CH9OxcNrgiY1Халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакировның безнең арабыздан китүенә дә бер ел булды. Бу уңайдан, Татар дәүләт филармониясендә Илһам абый җитәкчелегендәге концерт бригадасында 20 еллап эшләгән музыкант буларак, төрле истәлекләр һәм аның турындагы уй-фикерләремне бәян итү бик мәгъкуль булыр дип уйлыйм.

Мәгълүм ки, җырчы беренче чиратта туган телен камил белергә тиеш. Шуңа өстәп ул үз халкының музыкаль фольклорын, гореф-гадәтләрен, тарихын белергә, хәтта сәясәт мәсьәләсендә дә акны карадан аера белергә тиеш, чөнки гастрольдә йөргәндә ул һәр көн йөзләгән тамашачы каршында чыгыш ясый. Кайчакта четерекле вазгыять тә килеп туарга мөмкин, шуңа күрә җырчы югалып калырга тиеш түгел. Илһам абый бу яктан гаҗәеп тирән белемле, зур эрудицияле кеше иде. Җырлар белән генә түгел, мәгънәле сүзләре белән дә тамашачының милли хисләрен, милли горурлыгын уята белде. Җитмешенче еллар уртасында сәхнәгә “Әтиемә хат” җырын башкаруны сорап язган кәгазьләр килә башлады. Ләкин бу җырны Илһам абыйның да, минем дә ишеткәнебез юк. Шулай бервакыт шул җырны белгән егет Илһам абыйга җырлап күрсәтә. Соңрак тамашачыга болай дип аңлата иде: “Безнең татар халкында ир-атларның батырлыгын, кыюлыгын, уңганлыгын һәм башка шундый асыл сыйфатларын мактап җырлыйлар, ә бу җырда бер бәдбәхет гаиләсен ташлап китә һәм балалары аңа “әти, кайт инде” дип хат язалар, гафу итегез, мин мондый җырны җырлый алмыйм”. Тамашачы аның бу сүзләрен хуплап кул чаба иде.

1978 елның җәендә Уфа шәһәрендә гастрольдә йөрибез. Бер концертта чираттагы җыр тәмамлангач, сәхнәгә олырак яшьтәге бер апа менде һәм Илһам абыйга чәчәк бирде. Илһам абый, апаның кулыннан тотып, сәхнә түренәрәк алып барды да: “Беләсезме, бу апа кем? Бу – татар халкының каһарман улы, алты мәртәбә дөнья чемпионы булган Габдрахман Кадыйровның әнисе!” – дигән иде. Зал алкышлардан шартлап киткәндәй булды.

Тормыштагы күп нәрсәләргә карата Илһам абый белән без фикердәшләр идек. Әңгәмәләребез халкыбызның тарихы, күп җәбер-золымнар күргән ачы язмышы турында һәм, әлбәттә инде, музыкаль сәнгатебезнең элекке елларындагы, шулай ук бүгенге көндәге уңышлары һәм уңышсызрак яклары турында була иде. Илһам абый композиторларыбыз турында бик җылы фикерләр әйтә иде. Өлкән буын җырчыларга да бик ихтирамлы мөнәсәбәттә булды. Аның миңа: “Әгәр Гөлсем апа булмаса, мин булмый идем”, – дигәне булды. Гөлсем апа дигәне Гөлсем Сөләйманова була. Аңлашыла ки, Илһам абыйның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята… Радиода концертлар микрофонга җырлап, турыдан-туры эфирга барган заманнарда аңа Гөлсем апа белән бергә җырлау насыйп була.

1990 нчы елларда “Татарстан хәбәрләре” дигән газетада Илһам абыйның Рәшит Ваһапов турында мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләсенең исеме дә “Ул – бөек җырчы” дип аталган иде. Бу билгеләмә халык күңеленә табигый рәвештә бик тиз кереп урнашты. 1960 елда Илһам абый консерваторияне тәмамлап филармониягә эшкә килгәч, башта нәкъ менә Рәшит абый җитәкчелегендәге концерт бригадасы белән берничә гастрольгә чыга. Моны Рәшит абыйның Илһам абыйга алдагы озын иҗат юлына фатиха бирүе дип аңларга кирәктер.

Мин Казанга килгән елларда халкыбыз арасында “Поэзиядә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, җыр-моңда – Илһам” дигән гыйбарә йөри иде. Аннары “Илһам кебек җырчы гасырга бер генә туа” дигәне дә чыкты һәм бүгенгә кадәр яши. Әмма соңгы 20–30 елдагы җыр сәнгатендәге хәлләргә карап: “Юк инде, җәмәгать, бүтән Илһам Шакировлар тумаячак”, – дип әйтәсе килә. Чөнки миллилеге “ташка үлчим” генә булган җырлар… һәм такмаклар гына тыңлап үскән яшь буыннан шундый ук такмакчылар гына чыгарга мөмкин. Чыннан да, Илһам абый дәрәҗәсендәге шәхесләрне Ходай берәмтекләп кенә һәм бик сирәк бирә. Илһам абый бу дөньядан җыр сәнгатебезнең түбәнгә тәгәрәвен күреп, белеп китте. Дистәләгән еллар дәвамында татар халкын моң дәрьясында коендырган бөек җырчыбыз моннан берничә еллар гына элек: “Бүгенге йолдыз-җырчылар бигрәк тә талантлы инде: бернинди көе булмаган җырны бернинди тавышсыз җырлап чыгалар бит. Мин алай булдыра алмас идем”, – дип күңеле әрнегәннән әйткәндер инде.

…Алтмышынчы елларда Илһам абыйның Мәскәүдә үткән концертларының берсенә дөнья күләмендә танылган музыкант Мстислав Растропович килеп керә. Залда урын булмаганлыктан, Илһам абый аны, урындык куеп, сәхнә янына гына утырта. “Кара урман”ны җырлагач, Растропович аңа болай ди: “Мондый җырлары һәм җырчылары булган халык – ул бөек халык!”

Рамил КУРАМШИН,
Татарстанның халык артисты.

tatar-congress.org

Просмотров: 517

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>