Әсгать Җиһаншин – безнең заман герое

Зиганшин1

Әсгать ҖИҺАНШИН.

Шенталы егете Әсгать ҖИҺАНШИН һәм аның хезмәттәшләре хезмәт иткән баржаның давыл вакытында океанга ычкынып китү фаҗигасына шушы көннәрдә 60 ел тула. Шулай да бәлага юлыккан кешеләр, тарихта сирәк очрый торган батырлык һәм могҗиза белән, дулкыннар әсирлегеннән котылалар. Аларның батырлыгына бөтен дөнья таң кала һәм әлегә кадәр бу хәлне ишеткән һәркем совет солдатларының ихтыяр көченә соклана.

Бу хәл 1960 елда була. Кече сержант Әсгать Җиһаншин, рядовойлар Филипп Поплавский, Анатолий Крючковский һәм Иван Федотов Курил утрауларында хәрби хезмәт үтәләр. Аларга беркетелгән баржа яр буена якын килә алмаган корабларга йөк китереп тору, тутыру һәм бушату белән шөгыльләнә.

Яңа ел алдыннан командование бөтен үзйөрешле баржаларны да ремонтлау өчен ярга чыгара. Бары тик Т-36 һәм Т-97 баржалары гына материктан килергә тиешле соңгы корабны көтәләр.

17 январьда океанда давыл куба. Җитмәсә, кар да ява башлый, өч адымнан берни дә күренми. Текә дулкыннар (аларның биеклеге 28 метрга җитә) баржаларны, уенчык кораблар кебек, күккә чөя, бер-берсенә китереп бәрә. Баржаларны ярга тоташтырган канатлар өзелә, рация һәм ике дизель дә эштән чыга. Ураган җиле Т-36 баржасын ачык океанга алып китә.

Дөнья караңгылыкка күмелә, җил үкерә, юеш кар катышлы ачы җил йөзгә бәрә, суык үзәккә үтеп керә. Ә баржада ягулык та, ашамлык һәм су запаслары юк дәрәҗәдә. Бары тик өч чиләк бәрәңге, бер кирпеч ипи, өч кап шырпы һәм бер бак су гына була.

Четверка-на-авианосце1

Өченче көнне баржага боз ката башлый. Солдатлар аны ватып алалар һәм эретеп су запасы булдыралар. Бәрәңге белән ипи беткәч, кармак ясап, балык тотарга маташалар, әмма бер генә балык та капмый. Ә менә акулалар, корбан тоеп, еш кына баржа тирәли йөзеп йөриләр. Кояш та, йолдызлар да күренми, күк йөзен тоташ болытлар каплап тора. Әйләнә-тирәдә су да су гына. Тик аны эчеп булмый…

Баржаны, әлбәттә, эзлиләр. Әмма һава торышы шулкадәр начар, ә давыл көчле була ки, кечкенә корабның шушы штормда исән калуына күпләр ышанмый. Ә инде аның ватыклары, дулкын юып төшергән әйберләре табылгач, баржаның һәм андагы кешеләрнең һәлак булуында шик калмый.

Хәрби ракеталар сыналган җирдә башка кораблар булмавын белгән экипаж да исән калуына ышаныч тотмый. Ә шулай да алар, Аллаһыга ялварып, котылу чарасына ышанып яшиләр.

Бәхет көтмәгән җирдән килеп ирешә. 7 мартта хәлсезләнгән моряклар Америка Кушма штатларының “Кирсардж” хәрби корабын күреп алалар. Аннан рус телендә: “Без сезгә ярдәмгә килдек”, — дип кычкыралар. Корабтан вертолет күтәрелә һәм экипажга баудан үрелгән баскыч ыргыта. Шулай диңгезчеләрне берәм-берәм кораб бортына күтәрәләр.

Соңрак Британия флоты ветераны Джо Хаммонд совет солдатларына: “Мин бит инде күпне күргән “Тын океан акуласы”… Моңа кадәр кеше бөек Океан алдында чүп кенә, ул аның көченә каршы тора алмый, дип уйлый идем. Сез минем ялгышуымны дәлилләдегез”, – дип яза.

Менә шулай кече сержант Җиһаншин һәм рядовойлар Федотов, Крючковский һәм Поплавский, океанны һәм үлемне җиңгән батырлар буларак, тарихка кереп калалар.

1

Әнвәр СУФЬЯНОВ.

Бу вакыйганың 60 еллыгы алдыннан без Әсгать Җиһаншинның өчтуган энесе, Шенталы районының Мак-таулы гражданины Әнвәр СУФЬЯНОВ белән очрашып сөйләштек.

- Әнвәр әфәнде, Әсгать Рәхимҗан улы балачакта ниндирәк бала иде? Нинди өмет-хыяллар белән яшәде?

- Ул ябык гәүдәле, тәбәшәк буйлы малай иде. Аз сүзле, оялчан, шул ук вакытта, көче, сәламәтлеге, хезмәт сөючәнлеге, артык хәрәкәтчән булуы белән яшьтәшләреннән аерылып тора иде.

Әсгать укыган мәктәптә озак еллар директор урынбасары булып эшләгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Омшина интервьюларның берсендә: “Җиһаншин күңеленә батырлык орлыклары мәктәп елларында ук салынган иде”, — дип әйткән. Бу чынлап та шулай. Совет илендә балаларда кешелеклелек сыйфатлары үстерүгә, патриотик рух тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә иде.

Шенталының 1 санлы мәктәбендә сигез ел укып чыккан Әсгать тракторчы һөнәрен үзләштерде, ике ел чамасы Денис авылында тракторчы булып эшләде. Армиягә ул 1958 елда китте. Әле дә исемдә, аны озатырга бөтен авыл халкы җыелган иде. Барысы да аңа җиңел хезмәт теләделәр. Әсгать үзе дә, туган авылына кайтып, колхозда эшен дәвам итәргә җыена иде. Кем белгән бит алда ни көтәсен…

- Дүрт солдат хәбәрсез югалгач, аларның гаиләләренә телеграммалар җибәрелә. Рәхимҗан ага улының югалу хәбәрен ничек кабул итте?

- Мин бу мизгелне бүгенгедәй хәтерлим. Рәхимҗан абый безгә кергәндә мин икенче бүлмәдә утыра идем. Ул: “Малай югалды”, — дигәч, без башта ни булганын аңламыйча тордык, олы улы Мәүлетҗан югалган, дип уйладык. Күз яшьләре аша Рәхимҗан абый хәлне аңлатып бирде. Әлбәттә, барыбыз да нык кайгырдык, бөтен күңелебез белән Әсгатьнең исән-имин әйләнеп кайтуына ышандык. Аның сатлыкҗан булмавына да шигебез юк иде.

Яхшы хәбәрне безгә күршебез Александр Вуколов китерде. Ул качып кына Америка радиосын тыңлый икән. “Әсгать турында сөйлиләр! Исән ул, исән!” — дип кычкыра-кычкыра, Рәхимҗан абыйларга йөгереп кергән.

- Истәлекле вакыйгадан соң күрешкәч, нәрсә турында сөйләштегез?

- Әлбәттә, ничек исән калулары, күңел төшенкелегенә бирелмәүләре турында. “Башка начар уйлар кергән булса, бер көн дә яшәмәгән булыр идек. Мин моны бик яхшы аңлый идем, шуңа егетләргә дә боегырга ирек бирмәдем. Беравык Федотов: “Безне берсе дә тапмаячак!” — дип кычкырына башлаган иде, мин тиз генә сүзне башкага борып, аны тынычландыра алдым”, — дип җавап бирде туганым.

Әсгатьнең Шенталыга кайтуы исемдә. Аны каршы алырга төрле шәһәрләрдән, өлкәбезнең барлык районнарыннан бик күп кеше җыелган иде. Әсгать вертолеттан төшүгә, аны халык урап алды.

Тагын шунысы исемдә калган: мәктәптә укыганда мин инша яза белми идем. Ә менә Әсгать абыемның батырлыгы аның турында язарга илһамландырды. Беренче тапкыр иншаны “бишле”гә яздым. Бу укытучым өчен дә, минем өчен дә көтелмәгән хәл булды.

- Ленинград өлкәсендә яшәгән Әсгать Рәхимҗан улы 2001 елда тормыш иптәше белән туган якларына кунакка кайткан булган. Ул сездә ял иттеме?

- Әйе, берәр атна кунак булып киттеләр. Район администрациясе дә, якташлар да мөхтәрәм кунакларны бик яхшы кабул иттеләр. Тантаналы очрашу кичәләре Әсгать укыган мәктәптә, механизаторлар училищесында, район Мәдәният сараенда һәм Денис авылында узды.

Мин дә аңардан 49 көн буена Тын океанда йөзүләре турында сораштым. Шунда ул миңа күн итек һәм ремень ашаулары турындагы сүзләр дөрес булмавын әйтте. Мин, медицина хезмәткәре буларак, аларның исән-имин калуларына, аларда ничек психоз һәм невроз башланмавына гаҗәпләнәм. Командада ике украинлы, бер рус һәм бер татар кешесе булса да, бер генә тапкыр да сүзгә-сүз килмәгәннәр. Шуңа алар исән калганнардыр да инде.

- Соңгы елларда туганыгыз белән аралаштыгызмы соң?

- Әсгать Санкт-Петербургта яшәсә дә, без гомер буе хат язышып тордык. Ә 2011 елда ул миннән, Самарага барып, аның өчен “Халык танылуы” акциясендә катнашуымны соралды. Ул “Самара губернасы язмышлары” номинациясендә җиңгән иде. Акция Әсгать Рәхимҗан улының батырлыгы шенталылыларның гына түгел, бөтен өлкә, бөтен ил халкының йөрәк түрендә булуын дәлилләде.

* * *

2017 елда Әсгать Рәхимҗан улы Җиһаншин бакыйлыкка күчте. Шушы искә алуыбыз аның рухына дога булып ирешсен иде. Ә бүгенге яшьләр Әсгать Җиһаншинның батырлыгын үрнәк итеп алып, Ватаныбызның чын патриотлары булып үссеннәр, авыр сынаулар килгәндә, авырлыкларны батырларча җиңә алсыннар, дип телибез.

Алинә ХАРИСОВА,

“Шенталы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе.

«Бердәмлек»

Просмотров: 620

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>