Мөселманнарга талисманнар тагу тиешме?

news_27848Кайбер кешеләр, тормыштагы күңелсезлекләрдән үзләрен саклау нияте белән, талисманнар, амулетлар тагып йөри. Янәсе, тормышта төрле күңелсезлекләрдән, юлда бәла-казага юлыгудан саклый дип ышаналар. Эшләре уңышлы булсын дип тә талисман тагучылар бар. Имтихан бирер алдыннан, «на удачу» дип, берәр талисман тагып яки кесәңә салып керсәң, имеш, сынауны яхшы билгеләргә бирәсең, дип санаучылар да юк түгел.

Шулай ук, күз тиюдән саклый, дип, киеменә күз рәсеме ясалган пластмасс кисәге тагып куючыларны да күрергә була.

  Әйдәгез, уйлап карыйк әле, тимердән, агачтан, пластмасстан, тиредән яки инде кәгазьдән ясалган андый нәрсәләр чынлап та адәм баласын берәр зарардан саклап кала аламы? Һич юк! Аларны утка атсаң, яна да бетә. Суга ташласаң, су төбенә төшеп югала. Машина белән өстеннән чыгып китсәң, ватыла. Шулай булгач, ул амулет-талисманнар үз-үзләрен дә саклый алмый түгелме? Димәк, үзен саклау кодрәтенә ия булмагач, ул ничек итеп инде кешене саклый алсын соң?! Галәмнәрнең хуҗасы, патшасы булган Аллаһы Тәгалә генә безне төрле бәла-казалардан саклап кала ала. Моңа дәлилне без Коръәндә күрәбез: «Хакыйкатьтә, Күкләрнең һәм Җирнең хуҗасы – бер Аллаһтыр, Ул терелтә дә, җаннарны ала да. Сезгә Аллаһтан башка яклаучы да, ярдәм итүче дә юк». («Тәүбә» сүрәсе, 116нчы аять.) Без, мөселманнар, бар күңелебез белән инанырга тиешбез: нинди генә авырлыклар, сынаулар алдында калсак та, безне саклаучы да, яклаучы да – Аллаһы Тәгалә. Адәм баласы үзенең наданлыгы нәтиҗәсендә төрле хорафатларга ышанучан зат. Ләкин кеше үзе уйлап тапкан талисман да, амулет та аны бәла-казадан саклый да, яклый да алмый. Моңа Коръәндә бик күп дәлилләр бар: «Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерергә теләсә, сезнең Аллаһтан башка гыйбадәт кыла торган сыннарыгыз, шул зарарны миннән җибәрә алырлармы, яки Аллаһ миңа рәхмәт итәргә теләсә, ул рәхмәтне миңа җибәрмичә, тотып калырга сыннарыгызның көче җитәрме?» Әйт: «Миңа һәр эштә ярдәм бирергә һәм мине сакларга Аллаһ җитәдер, хак тәвәккәл итүчеләр, әлбәттә, Аллаһуга тәвәккәл итәрләр». («Зүмәра» сүрәсе, 38нче аять.) Аллаһы Тәгалә, гөнаһларыбыз сәбәпле, безне кайгы-хәсрәт белән сынаса, бернинди талисман-амулетлар да саклап кала алмас. Чөнки Аллаһның әмерен беркем туктата алмый, андый кодрәт беркемгә дә бирелмәгән. Ул – бу галәмнәрнең Идарәчесе. Һәм, шулай ук, безнең алда торган проблемалардан чыгу юлында да ярдәмне Аллаһ кына бирә ала. Аллаһның барлыгына, берлегенә инанган кеше Аллаһка генә тәвәккәл кылырга, Аннан гына хаҗәтләрен сорарга, Аның гына яклавына, саклавына өметләнеп яшәргә тиеш. Калебе гел Аллаһ белән генә бәйле булган мөселманнар шушы аятьне һәрчак истә тоталар: «Миңа һәр эштә ярдәм бирергә һәм мине сакларга Аллаһ җитәдер». Шуңа күрә дә аларның җаннары тыныч, юкка-барга бәргәләнмиләр. Сөекле Пәйгамбәребез (Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) дә үз өммәтен бу начар гамәлдән кисәткән:  

«Кем талисман такса, ул Аллаһка тиңдәшлек кылган була». (Мүснәд имам Әхмәд риваяте.) Кемне дә, йә нәрсәне дә булса Аллаһка тиңдәш кылу – иң зур, иң куркыныч гөнаһларның берсе. Гыйлемебез җитмәү сәбәпле, талисман безне һәр адымыбызда һәм һәртөрле күңелсезлекләрдән, авырлыклардан саклый дип уйлап, шул амулетларны Аллаһ белән тиңләгән, Аның белән бер дәрәҗәгә куйган булабыз. Мондый зур ялгышлык кылган булсак, тәүбәгә килеп, Аллаһтан гафу сорап, бу гамәлдән котылырга кирәк. Икенче бер хәдисендә Пәйгәмбәребез (Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын): «Кем үзенә талисман (амулет) такса, Аллаһ теләгән нәрсәсенә ирештермәсен, кем әкәм-төкәмнең кабырчыгын такса, ул кешегә Аллаһ тынычлык бирмәсен», – дигән. (Мүснәд имам Әхмәд риваяте.) Монда Пәйгамбәребез (Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) бу яман эшне тәнкыйтьләп әйтә. Адәм баласы ул талисманнарны нинди максат белән, нәрсә өмет итеп кия – Аллаһ Тәгалә аларны шул максатларына ирештермәсен иде, дип тели. Тынычлык – бәхет-сәгадәтнең бер өлеше. Ә бит амулетлар киеп җан тынычлыгыннан мәхрүм калуыбыз да бар. Пәйгамбәребез (Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын), андый адашкан кешеләргә Аллаһ тынычлык бирмәсен иде, дип, дога формасында әйтә. Шуңа күрә без үзебезне дә, якыннарыбызны да бу гөнаһтан сакларга тиеш. Әгәр берәр танышыбызда яки дустыбызда талисман күрәбез икән, йомшаклык белән, ипләп кенә аңлатырга, вәгазьләргә бурычлыбыз. Һәркайсыбызга чын мөселманнар булып, бер Аллаһы Тәгаләгә генә табынып, Үзе кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү бәхете насыйп булса иде…  

Раил хәзрәт ФӘЙЗРАХМАНОВ.

matbugat.ru

Просмотров: 916

2 комментариев

  1. Элек боти тагалар иде, дога белэн…

    • Әе! Әледә тагалар. «Ошбу язылган Кәләм Шәрифнең аятлары хакы хөрмәтенә Раббым сакла!»- дип дөрес ният белән тагалар. Саклаучы бер Раббыбыз!