Заместителю командира полка ДПС ГИБДД УВД по г.Самара, полковнику милиции Шавкату Фоатовичу МИНГАЧЕВУ!

iУважаемый Шавкат Фоатович!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения. Желаю Вам  неизменного оптимизма, неиссякаемой веры в себя, терпения, сил и здоровья для претворения в жизнь планов и стремлений.

С уважением президент СОТО «Туган тел», председатель правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области» И.Г.ШАКУРОВ.

Сызран татарлары ачык күңелле халык

20200128-bredmel1“Бердәмлек”нең төрле сайтларда эленеп торган, газетада бастырылган афишаларыннан күргәнегезчә, газета 30нчы туган көнен ифрат дәрәҗәдә күләмле һәм күңелле, шул ук вакытта халык өчен файдалы итеп үткәрергә планлаштыра. Бәйрәм чаралары кысаларында татарлар күмәкләшеп яшәгән авылларда “Газета укучылары белән очрашу”лар оештыру каралган. Читать полностью

Тупли авылында яшәүче ветеран-укытучы Равиля Тәлгать кызы ЗИЛИДИНОВАга!

856a02d2b0c582c534c6f3d123cc667eКешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле укытучыбыз! Сезне туган көнегез белән кайнар кот­лыйм!

Сезгә укытучы сыйфатлары тумыштан бирелгәндер, ярдәмчел булу сыйфатлары холкыгызга салынгандыр. Шуңа күрә дә Сез бүген дә хөрмәтле һәм кадерле кешебез.

Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен, изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Смышляевка татарлары берләшә

Зимн СабантуйЭлек татар авылларында халык күңел ачулары еш үткәрелгән. Халык бер-берсе белән аралашкан, дуслашкан, шул рәвешле татар халкының рухы, бердәмлеге ныгыган. Самараның Смышляевка бистәсендә яшәүче татарлар бу матур гадәтне искә алып, шушы көннәрдә җыелып күңел ачты. Чараны шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров, оешма активистлары һәм Смышляевкада яшәүче Искәндәр Арсланов, Рөстәм Шиһабетдинов һәм Рафаил Сафиуллиннар оештырдылар. Читать полностью

Самара “Йолдыз”ы Казан сәхнәсендә

ЙолдызЯнварь ахырында Казан шәһәрендә хореография сәнгате буенча «Татарстан розалары» дип аталган беренче Халыкара фестиваль-конкурс узды. Казахстан, Татарстан, Болгария, Россия вәкилләре – барлыгы 28 коллектив, 1200дән артык биюче Казанның «Әкият» курчак театры сәхнәсендә осталыкларын күрсәттеләр. Читать полностью

Похвистнево районындагы Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Хәмит улы МУЛЛАБАЕВка!

u8zmvYNvХөрмәтле Идрис әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Булдыклылыгызны, тырышлыгыгызны, ихласлыгыгызны күреп алган авыл халкы Сезне 1999 елда җирле хакимият башлыгы итеп сайлап куйган. Шулай итеп егерме елдан артык туып-үскән авылыгызның киләчәге, анда яшәүче авылдашларыгызның көнкүрешләрен яхшырту өчен көчегезне кызганмыйсыз.

Ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.  Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,

Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.


КОНТЕКСТ:

Уңган, булган Муллабаевлар

Әткәй-әнкәебез — алтын канат

DIGITAL CAMERAӘти-әниемнең бүген дә пар тормышта, исән-сау яшәүләрен белгәч, күпләр миңа: “Рушания, син бәхетле кеше”, — диләр. Мин алар белән килешәм. Тормыш сынауларны күп бирде, әмма әти-әнием һәрвакыт янәшәмдә булып, бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм иттеләр. Инде үзем алтынчы дистәне ваклап баруга карамастан, бүген дә аларның изге догалары, үгет-нәсыйхәтләре белән яшим. Читать полностью

Иншаллах, күрештек саулыкта

IMG_4622Апрельдә 30нчы туган көнен бәйрәм итәчәк “Бердәмлек” газетасы һәм 50нче юбилеен каршылаучы “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле артистлары өлкәбезнең төрле шәһәр-авылларында яшәүче милләттәшләребез белән очрашуларын дәвам итәләр. 2 февральдә Тольяттиның Халыклар дуслыгы йортында һәм Ставрополь районының Выселки (Сускан) Мәдәният йортында шундый матур очрашулар үткәрелде. Читать полностью

Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур ГАФУРОВА: «Хәтирәләр дулкынында»

s1200Күпме генә еллар үтсәләр дә, 
Онытылмый икән үткәннәр. 
Капка төпләр, кичке уеннар, 
Бүләнтәйдә сыер көткәннәр…  Читать полностью

В рамках Всероссийской акции памяти «Блокадный хлеб»

Безымянный127 января в ГБОУ СОШ с.Алькино м.р. Похвистневский  в рамках Всероссийской акции памяти «Блокадный хлеб» во всех классах были проведены мероприятия. Читать полностью

В сельском поселении Новое Мансуркино Похвистневского района прошёл сход

EPq55VYWsAANJH-31 января в с.Новое Мансуркино м.р.Похвистневский провели конференцию (сход) граждан. Присутствовало более 150 человек. Читать полностью

В мечети «Азан» г.о. Сызрань прошёл первый урок татарского языка для детей

изображение_viber_2020-02-02_19-29-042 февраля  в мечети «Азан» прошёл первый урок татарского языка для детей. Читать полностью

Блокадный хлеб

image-1127 января в рамках Всероссийской акции памяти «Блокадный хлеб» в Байтуганской школе Камышлинского района  учителем истории Бадртдиновым И.А.  был проведен Урок памяти для учащихся 6-11 классов. Читать полностью