Апрельдә 30нчы туган көнен бәйрәм итәчәк “Бердәмлек” газетасы һәм 50нче юбилеен каршылаучы “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле артистлары өлкәбезнең төрле шәһәр-авылларында яшәүче милләттәшләребез белән очрашуларын дәвам итәләр. 2 февральдә Тольяттиның Халыклар дуслыгы йортында һәм Ставрополь районының Выселки (Сускан) Мәдәният йортында шундый матур очрашулар үткәрелде.
Тольятти Халыклар дуслыгы йортына килеп керүгә үк самаралылар үзләренең көтеп алынган кунаклар итеп хис итә башладылар. Шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Ислам Гомәров, аның ярдәмчесе Алия Мусина һәм оешма активистлары аларны җыр-бию һәм чәкчәк белән каршы алдылар. 150 урынлы тамаша залы шыгрым тулы булуын күреп, бердәмлеклеләрнең һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистларының күңелләре тагын да күтәрелеп китте.
Очрашуның беренче өлешендә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева, газетаның чишмә башында торган хәрби көчләр ветераны, отставкадагы полковник, “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов чыгыш ясап, газета хәлләре турында сөйләделәр. Ә икенче өлештә “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле концерт куйды. Тольятти милли-мәдәни татар автономиясе каршында шөгыльләнүче балалар төркеме (җитәкчеләре Алия Мусина) һәм Зөлфия Галиханова җитәкчелегендәге “Идел” ансамбле артистлары да музыкаль чыгышлары белән куандырдылар.
Самаралылар Выселки бистәсенең Мәдәният йортына килеп кергәндә аларны шыгрым тулы зал түземсезлек белән көтә иде инде. Анда да очрашу бик эшлекле рәвештә узды. Ә чараның рәсми өлешеннән соң “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле һәм җирле артистлар моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән тамашачыларның күңелләрен җилкендерделәр.
Тольятти һәм Выселки бистәсендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуны оештыруда “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, “Идел” ансамбле җитәкчесе Зөлфия Галиханова бик күп көч куйды. Моның өчен аңа олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Ислам Гомәровкә, Выселки авыл җирлеге башлыгы Замир Мәрдиевка, авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Анжела Савчукка һәм Тольятти Халыклар дуслыгы йортына зур рәхмәт. Мәкалә тулысынча «Бердәмлек» газетасының чираттагы 6 санында бастырылачак.
Алия АРСЛАНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1036