Самара “Йолдыз”ы Казан сәхнәсендә

ЙолдызЯнварь ахырында Казан шәһәрендә хореография сәнгате буенча «Татарстан розалары» дип аталган беренче Халыкара фестиваль-конкурс узды. Казахстан, Татарстан, Болгария, Россия вәкилләре – барлыгы 28 коллектив, 1200дән артык биюче Казанның «Әкият» курчак театры сәхнәсендә осталыкларын күрсәттеләр.

Самара шәһәре “Яктылык” татар мәктәбенең Алия Сурина җитәкчелегендәге “Йолдыз” хореография ансамбле дә әлеге фестивальдә катнашты һәм «Халык биюе», «Стильле халык биюе» номинацияләрендә III дәрәҗә лауреат дипломы, ә ансамбльне конкурска әзерләүгә бөтен көчен куйган хореограф Алия Сурина, балетмейстер Рәшид Гыйззәтуллин, хореограф-балетмейстер Инзилә Гыйззәтуллина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бу казаныш хореографның тырышлыгы, коллективның югары дәрәҗәдәге әзерлеге, осталыгы һәм бердәмлеге белән бәйле, әлбәттә.

“Мондый масштабтагы конкурста катнашу — безнең өчен зур дәрәҗә. «Йолдыз» ансамбле, профессиональ сәнгать мәктәпләре, бию коллективлары белән ярышып, җиңү яулады. Бу җиңүгә күпме көч, вакыт, сабырлык, хезмәт, күңел бирелгән. Хореограф, педагоглар, ата-аналар һәм балаларның уртак тырышлыгы гына шундый югары нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу фестиваль балаларның да, әти-әниләрнең дә күңелендә гомерлеккә калачак. “Татарстан розалары”нда алган гүзәл тәэсирләр, гала-концертта катнашу бәхете, Татарстанның танылган хореографы Ләйсән Хәмитова белән танышу, аның онытылмаслык дәресе күңелләребездә матур истәлек булып сакланачак. Алга таба да тырышып эшләячәкбез, чөнки омтылырлык үрләр күп әле”, – дип кичерешләре белән уртаклаша җиңүчеләрнең әти-әниләре. Үз балалары көченә ышанган, аларга һәрдаим ярдәм итеп торган ата-аналарга рәхмәттән башка сүз юк.

«Татарстан розалары» фестивалендә катнашкан коллективларның башка чараларда чыгыш ясаган вакытта төшкән фо-тосурәтләреннән аерым бәйге оештырылган иде. Күргәзмәдә “Яктылык” мәктәбенең «Мирас» этнография музее методисты Асия ханым Сәйфетдинова кадерләп саклаган фотосурәтләр катнашты һәм җиңүче дипломына лаек булды. “Татарстан розалары” конкурсында «Йолдыз» халык бию театры мондый дипломны алган бердәнбер ансамбль иде. Бу, беренче чиратта, Асия ханым казанышы. Рәхмәт аңа! Фестивальнең компетентлы жюри әгъзалары, Асия ханымның тырыш хезмәтенә югары бәя биреп, аны да Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Талантлы “Йолдыз”чыкларыбызны лаеклы җиңү белән котлыйбыз! «Татарстан розалары» сезнең иҗади үсештә яңа баскыч булсын!

Йолдыз

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА әзерләде.

«Бердәмлек»

Просмотров: 953

Один комментарий

  1. Котлыйбыз «Йолдыз»ыбызны. Уңышлар сезгә, якташлар!