Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур ГАФУРОВА: «Хәтирәләр дулкынында»

s1200Күпме генә еллар үтсәләр дә, 
Онытылмый икән үткәннәр. 
Капка төпләр, кичке уеннар, 
Бүләнтәйдә сыер көткәннәр… 

Кояш белән иртән иртүк торып, 
Сок суларын өйгә ташыдык. 
Шундый тәмле Сок сулары белән 
Чәйләр эчтек, ашлар ашадык. 

Ул чакларда һәрбер урам саен 
Сиртмә коелары бар иде. 
Гөрләп торган саен авылымның 
Киң урамнары хәтта тар иде. 

Пар чиләкләр элеп иңебезгә, 
Шул коедан сулар китердек. 
Өй алдында сад бакчасы ясап, 
Кыяр, кишер, суган үстердек. 

Язын, көзен өйләр юа идек, 
Эй ямьле дә иде ул чаклар. 
Туендырды безне ул көннәрдә 
Казан астындагы учаклар. 

Тәмле ипи, чуен ашлар белән 
Сыйлый иде әнкәй куллары. 
Кызу җәйдә сусаганны басты 
Коеларның салкын сулары. 

Әле тагын утын булмаганга 
Суга идек аны тирестән. 
Ул тиресне атлар таптый иде,
Суын сибеп тордык өстеннән. 

Әзер булгач олырак хатыннар 
Ыстаннарга салып тордылар. 
Ә балалар булса, киптерер өчен 
Бер читкәрәк ташып тордылар. 

Авыр иде, ләкин ямьле иде 
Тормышыбыз безнең ул чакта. 
Өйләр җылы, күңелләр көр иде, 
Тирес утыннары яксак та. 

Авырлыкны җиңә белгән халкым 
Мал тиресен утын ясаган. 
Ач булса да, үзе күңел ачкан,
Киндер күлмәкләрен ямаган. 

Аягында булган чабатасы, 
Кышын, җәен — бары бер кием. 
Кышын карда, язын бозлы суда 
Ничек йөргән алар, мин белмим… 

Авыр еллар күптән артта калган, 
Үтеп киткән инде гомерләр. 
Чәчәк кебек чагын гомерләрнең 
Сагынып яши һаман күңелләр. 

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено