Еламыйбыз инде… Елмаябыз

1“Ялкынлы яшьлек” ан­самб­ленең баштагы 20 — 25 елында Рифкать ФӘРЕТ­ДИНОВ исемле сүз остасы һәм мәзәкче бар иде. Ул сәнгатькә, театрга гашыйк кеше буларак истә калган.

Аның балачак һәм яшүсмер еллары бөтен татар дөньясына таныш булган «Ак каен» җырын язган шагыйрь Зыя Ярмәкинең туган ягы — гүзәл Юкәле тау итәгендә, уралып аккан Сок елгасы буенда урнашкан Иске Ярмәк авылында уза. Нәкъ шушы елларда Рифкатьтә туган якларына, туган халкына мәхәббәт белән бергә сәнгатькә дә зур хөрмәт хисе уяна. Ул драма артисты булырга, зур татар сәхнәсендә уйнарга хыялланса да, тормыш юллары аны укырга авыл хуҗалы­гы институтына алып килә. Тик уку елларында Рифкатьнең сәнгатькә булган мәхәббәте суынмый, ул берничә иптәше белән бергәләп, Кинельдән өлкә үзәгенә йөреп, яңа гына барлыкка килгән «Ялкынлы яшьлек» ансамбле концертларында катнаша башлый. Аның тарафыннан оештырылган драма түгәрәге куйган спек­такльләрне олы һәм урта яшьтәге Самара тамашачылары әле хәзер дә яхшы хә­терлиләр. Ә сәхнәдән Рифкать укыган лирик һәм шаян шигырьләрне, ул сөйлә­гән мәзәкләрне ишетмәгән, яратмаган кеше Самарада табылыр микән?

Рифкать кайда гына эш­ләмәсен, һәр җирдә аны булдыклылыгы, тырышлыгы өчен хөрмәт итәләр иде. Ә инде Самара шәһәре һәм өлкәсе татарлары аны үзләренең ярат­кан нәфис сүз остасы һәм төбәгебезнең иң шәп мәзәкчесе итеп саныйлар иде. Өлкәбезнең һәм шәһәребезнең татар җәмәгатьчелеге үткәргән мәдәни чарамы, Сабантуй яисә Нәүрүз бәйрәмнәреме, «Бердәмлек» газетасы юбилеемы, берәр фестивальме, әллә башка бер тантанамы — барсында да Рифкать катнашырга, риясыз ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде.

Хәер, балачактан ук шундый булып үсте Рифкать. Дүрт балалы гаиләдә иң олы бала булгангадыр, энеләренә һәм сеңлесенә күз-колак булу аның өстендә иде, билгеле. Шул вакытта аңарда җаваплылык та тәрбияләнгәндер, әмма шук­лык та үзенекен иткән, күрәсең. Өйгә Рифкать хуҗа булып калганда, тирә-юньдәге барлык бала-чага Фәретдиновлар өенә җыела иде. Шунда башлана иде инде уен-көлке, ә иң беренче уйлап чыгаручы кем булсын — шул Рифкать инде. Уеннарның да иң кызыклысын, әмма үзеннән кечкенә балалар өчен куркынычсызын уйлап таба иде ул. Берәрсе кызып китеп артык шаяра башласа, Рифкатьнең йөзе шундук җитдиләнә һәм шул караштан без өйләргә таралыша башларга вакыт җиткәнен аңлый идек.

…Рифкать Фәретдинов укыган класс Иске Ярмәк авылы тарихында иң дус класс булып калыр, ахрысы. Менә инде илле ел чамасы алар ел да диярлек очра­шалар. Очрашмасалар, болай бер-берсе белән күрешеп, хәл белешеп торалар, аралары бер дә өзелгәне юк. Моны да Рифкатьнең оештыру, үз канаты астына җыя белү, яклау сәләте белән аңлатып буладыр. Классташ кызлары әле дә кызык итеп мондый вакыйганы искә алалар: читтән авылга чибәр генә бер егет кайткан да, кызларга бәйләнеп, кулларын артык суза башлаган икән. Рифкать, якын ду­сты Дамир Хәмидуллин белән, бу хәлне белеп алган, әмма башка егетләр кебек сугышырга тотынмаган. Ул хатын-кызлар күлмәге киеп клубка барган да шәһәр егетенең алдында боргалана башлаган. Тәки күзе төшкән бит тегенең, Рифкатьне озата киткән. Кичен ни булганын беркем дә белми, ә иртән теге егеттән җилләр искән, дип сөйлиләр. Әйе, «Идел» ансамблендә туган Оркыя роле очраклы хәл түгел, тормыштан алынган икән.

«Шундый «несерьезный» кеше», — дип әйтерләр кай­бе­рәүләр. Тик Рифкатьне белмәгән кеше генә шулай дип уйлар. Тормышта нинди генә xәл килеп чыкса да, беренче чиратта Рифкатькә мөрәҗәгагь итә идек. Берәрсенә эш, бурычка акча, фатир табарга, акыллы киңәш алырга кирәкме – аның янына бардык. Бихисап танышлары аша ул барысына да ярдәм итәргә тырышты. Һич  булмаса, хәлеңне җиңеләйтерлек сүзләр таба иде.

Шушы көннәрдә яраткан артистыбызның вафат булуына 19 ел тула. Ә без аны һаман да истә тотабыз, сагынабыз. Иске Ярмәк зиратына барган саен каберенә киләбез һәм кабер ташында сурәтләнгән шаян күзләрен күреп еламыйбыз инде… Елмаябыз.

 Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1030

Один комментарий

  1. Рәфгат абыйның чыгылары әле дә онытылмый. Ул нәфис сүз остасы гына түгел, Ярмәккә беренче тапкыр «Ялкынлы яшлек»не алып кайтучы. Клубка халык сыймады.