Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: Бу хәл бөтен шәһәр халкын тетрәндерде

1546

Бай хәерче турында 

Тормышта ниләр генә очратмыйсың да, ниләр генә күрмисең. Шулай да, аның могҗизаларын үз гомереңә дә күреп-белеп тә, аңлап та бетереп булмый. Авырлыклар белән сынаса да, тормыш ул барыбер кызык һәм гыйбрәтле. Нинди генә вакыйгалар, маҗаралар хәтергә сеңеп калмый – кызыгы да, кызганычы да җитәрлек анда, куанычлысы да, үкенечлесе дә.

Түбәндә сүз 1970нче елларда Үзбәкстандагы социализм һәм феодализм күренешләренең, ислам дине һәм коммунизм идеологияләренең терәлешеп яшәгән, гаҗәп һәм сәер вакыт турында бара.

Гомүмән, Үзбәкстан – ул СССР дәверендә дә илебезнең серләргә иң бай, гүзәл бер почмагы булып санала иде.  Шунда борынгы гореф-гадәтләрне этеп-төртеп,  совет идеологиясен ныгыту хәрәкәте барган дәвердә бер райком секретаренең кабинетында булган  вакыйга нык хәтергә сеңеп калган. 

СССРдагы атеизм идеологиясе чәчәк аткан чорда Ленин портреты астында утырган шул түрәнең һәм безнең төркемдә килгән кешеләрнең кул күтәреп бергә дога кылуларыбыз, еш кына Аллаһы Тәгаләне искә алып әңгәмә корулар миңа гаҗәп бер тамаша булып тоелды. 

Монда  гади халык көне-төне мамык кыры тузанының агуын эчеп, кызу кояш астында 7-8 ай туктаусыз тырмашып эшлиләр. Шуңа карамастан аларның авыр тормыш шартларында яшәве, андагы социаль катламнар арасындагы зур аерма булуы да гаҗәп хәл иде. Ул чактагы түрәләрнең дорфалыгы, гади халыкның һәрвакытта биле бөгелгән, мескен хәлдә булуы һәм мондагыгы башка күп нәрсәләр — алар феодализм чалымнарын хәтерләтә иде.

1938 елларга кадәр дә басмачылыкны җиңә алмагач, Сталин басмачлар башлыкларының үзләренә совет органнарын җитәкләргә тәкъдим итә. Менә шуны исәпләгәндә, мондагы хәлләргә артык гаҗәпләнерлек урын да юк кебек инде.

Авыр шартларда яшәсәләр дә, үзбәкләр тырыш һәм тормышчан халык. Ничек кенә авыр булмасын — барыбер җаен табалар. Һичшиксез, монда аларга туганлыкның кадерен белүләре, үзара ярдәмчел булулары да бик зур ярдәм итә торгандыр.

Үзбәкстандагы таң атуы – ул  иң саф һәм гүзәл вакыт. Йөзем агачлары белән капланган йортларда Азия күгәрченнәренең гөрләве, бытбылдыклар сайравы, кибетчеләрнең әле караңгылы-яктылы вакытта ук кулларын йөрәк турысына куеп, үз клиентларын ачык йөз белән каршылаулары – барысы да сокландыра.

Андагы чәйханә – ул һәрбер мәхәлләнең алыштыргысыз тормыш үзәге. Мондагы плау, лагман, чүчвәрә, манты, сумса – һәрвакытта телеңне йотарлык тәмле була иде шул.

Ни дисәң дә, үзбәкләр тәмле телле, зирәк һәм ихтирамлы халык. Аларның үзара озаклап сөйләшеп утырганда бер-берсен диккать белән тыңлавы һәм ара-тирә: “Сезнең фикерегез бик дөрес, ләкин дә мин бу хакта менә болай уйлыйм”, — дип сүзне җайлап кына үз ягына борулары – бу үзе бер сәнгать күренеше бит!  Ә андагы олыларга, аксакалларга карата булган хөрмәт – ул Урта Азия  халкының нинди булуын билгели торган иң матур сыйфатларның берсе.

Гаҗәп, еллар буена шул чәйханәдә булып, аның яныннан узып йөргәндә беркайчан да кычкырышкан, әрләшкән тавыш ишетергә туры килмәде.

Күзәтүчән кешегә Үзбәкстандагы капма-каршылыкларны да, гаҗәпләнерлек нәрсәләрне бик күп күрергә була.

Мәсәлән, йөк төягән арба тартып баручы кечкенә ишәк өстенә атланган зур гәүдәле үзбәкнең ялт иткән җиңел машиналар арасында урам ыгы-зыгысын ерып баруын, пәрәнҗә ябынган, яисә баштанаяк чорнанган хатын-кызлар янәшәсеннән яланбаш килеш, мини юбка кигән купшы кызларның да узуын күрәсең.

Без йөргән чәйханәнең янәшәседә генә аккан арык буенда калын тамырларын җир өстенә сузган чинар агачы үсә. Аның буе унбиш метрлар чамасы булса, кәүсәсе дә ике кеше бергә кочаклый алмаслык төз һәм калын булгандыр. Менә шул агач күләгәсендәге читек-чапан, башына чалма кигән бер кешенең җәен-кышын, иртәдән кичкә кадәр хәер сорашып утыруы – ул урам күренешләренең аерылгысыз бер өлешенә әверелгән кебек күренә.

Көннәрнең берсендә урамда нидер җитешмидер кебек тоелды. Шунда хәерченең  урыны буш икәнлеге шәйләнде. Чәйханәдән ерактарак бер урында халык төркеме җыелганын күрдек. Ниһаять, бу йортта әлеге хәерче  торганлыгы һәм аның шунда үлгәнлеге беленде. Бер туганы да, дус-ишесе дә булмаганга, халык күмәкләшеп аны күмү чарасын күрергә маташалар.

Моның балчыктан өеп ясаган өенең идәне дә, түбәсе дә балчыктан. Җиһазлардан – какшаган агач урындык, тактадан әтмәләгән өстәл һәм сәке.

Сәкедә катып беткән мендәр, шундый ук юрган һәм түшәк. Савыт-сабадан – караеп каткан чәйнек, кәсәләр. Монда булган җан әрнетерлек хәерчелек, мескенлек тә беркемне дә тетрәндермичә калдырмагандыр.

Мәет белән кайнашканда калын ястыкның сәер кыштырдавына ихтибар итеп, аның  тегелмәгән, кесә кебек бер урынына тыгылып карасалар – ястыкның эче тулы акча!

Менә сиңа мә! Аның бер туганы да булмагач, бу акчаны кая куярга дигән сорау туа бит инде. Мәхәллә комитетыннан һәм шәһәрдәге эчке эшләр министрлыгы бүлегеннән килгән хезмәткәрләр санагач, анда 95 мең акча булуы ачыклана. Бу бит “жигули” машиналарының 4-5 мең сум торган вакыттагы хәл!

Мәетнең якыннары, туганнары булгандыр, булуын. Тик аларның берсе дә билгеле булмаганга, акчалар хөкүмәт файдасына алынды.

Әлбәттә, бу хәл бөтен шәһәр халкын тетрәндерде. Акыл җитмәслек хәл бит! Соң, бу кеше акча өстендә ятуның рәхәтен тоеп яшәдеме икән?! Шуның өчен ул үз туганнарыннан, кешечә яшәү бәхетенән мәхрүм булып, тормыш агымыннан читләшеп, гаилә дә кормыйча яшәгән булып чыгамы?

Комсызлыгы аны кызуда да, салкында да көннәр буена утыртып, тагын-тагын да күбрәк акча тупларга мәҗбүр иткәндер. Бу бит тән чирләреннән дә куркынычрак һәм дәвалап та булмый торган бозым, җан чире түгелме икән соң?!

Комсызлык – ул туганлыкны, дуслыкны бозарга, төрле җинаятьләргә илтергә, хәтта зур сугышлар да китереп чыгарырга сәләтле булган зәхмәтлек галәмәте  шул.

Бу хәерче ахирәткә ниләр белән китте икән соң? Әлбәттә, ул Аллаһы Тәгалә каршына да хәерче рухлы, зур гөнаһ иясе булып барачактыр. Чөнки ул үз гомеренә мескенләнеп, халыкның киң күңеллелегеннән файдаланып, паразит тормышы алып барган һәм файдасыз гомер кичергән бер мәхлүк.

Юкка гына халык телендә: “Байлыгың аз булса да, аның бәрәкәте, китергән шатлыгы күп булсын”, — дигән әйтем барлыкка килмәгәндер шул.

Ә ни өчен менә бу шыксыз күренеш гөнаһ булып та саналырга тиеш соң? Моны аңлар өчен тарихка күз салырга кирәктер:

Ислам динен таратучылар һәм аңа куркыныч янаганда үзен саклап килүчеләр – дәрвиш-суфилар булганнар. Алар матди байлыктан ваз кичеп, төрле илләр буена сәяхәт иткәндә ислам динен халыкка җиткерүче изге затлар — әүлиялар булганнар.

Дәрвишләргә ярдәм итүне, булышлык күрсәтүне һәркем үзенең изге бурычы итеп кабул иткән. Аларны кыерсыту зур гөнаһ һәм җинаять булып саналган.

Менә бу хәерче дә үзен шундый бер изге формасына кертеп, яисә мескенләнеп халыктагы изге хисләрне оста кулланган түгелме соң?!

 Һәр заманның үз чагылышы, үзе тудырган могҗизалы күренешләре бар. Анда яшәгән халыкның да үз менталитеты, дөньяга үз карашы бар. Шул заман аны әвәләп, эчке дөньясын формалаштырган. Аның психологиясен үзгәртеп, башкача булырга мәҗбүр итәргә тырышу — файдасыз гамәл. Ә менә мондый хәерче рухлы кешеләр хәзерге көндә бармы соң? Әлбәттә бар! Алар белән хәзер дөнья тулган!

Кеше алдау, аның малын талау егетлек саналганда мондый хәлләр инде хәзер артык гаҗәпләндерми дә кебек. Дүртәр катлы, эрмитаж сыман җиһазланган өйләрдә бер-ике кеше яшәве, беркатлы, ышанучан халыкны өйсез калдырулар аркасында урамда яшәүчеләрнең күплеге дә инде гадәти күренешкә әверелеп бара.

Шарлатан багучылар, кешенең киләчәген аллы-гөлле итәргә алынучылар хәзер инде соранып та утырмыйлар. Кешеләр үзләре, бурычка чума-чума, аларга котырган акчалар илтеп бирәләр.

Ә боларның акылы камилме соң? Әлбәттә! Нишлисең, алар шулай тәрбияләнгән. Бу очракта шундый сорау туа: намус, әхлак сансызланып, кешелек сыйфатлары югала барса, киләчәк буыннарның тормышы кайда барып терәлер икән?!

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

 

Просмотров: 717

2 комментариев

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>