Сөйләмең “бөтен” булсын дисәң, бәйләү чараларын “төрләндерү” зарур

1e_psGET7PwХәзер зуррак күләмле хәбәрләмәләр төзегәндә кулланыла торган тел берәмлекләрен – синтаксик бөтеннәрне (микротекстларны) укмаштыру бәйләгечләренә тукталырбыз. Башта ике закончалыкны билгеләп китик:

– җөмләне бәйләү чаралары белән микротекстны бәйләү чаралары саны ягыннан да, төрләре ягыннан да әлләни аерылмый. Үзгә очракларга аерым тукталырбыз, алары, башлыча, текст синтаксисына карый.  

– микротекст бәйләгечләре дә, җөмлә бәйләгечләре кебек үк иң әүвәле сөйләмнең мантыйкый агышына җавап бирергә тиеш, мәгънә эзлеклелеге саклансын. Монда гадәттә өстәмә чаралар кирәк тә булмый, мантыйкый агыш үзе каршылыксыз, татарча көйле була. Шулай да бәйлелекне көчәйтеп җибәрә торган максатчан чаралар да кулланыла. Мәсәлән, дәлилләү, нигезләү өчен кереш сүз, кереш гыйбарәләр: Авылның иң данлыклы артистлары укытучылар иде, көндез безне укыталар, кичләрен спектакль күрсәтәләр. Ник дигәндә, укытучы югары белем алыр өчен күп сынаулар узган, сәләтлеләрнең сәләтлеләре арасыннан сайлап алынган, җыр-биюгә, нәфис сүзгә һәвәс бит ул…    

Мондый берәмлекләр кайберәүләрдә штамп-калып булып та китә. Мәсәлән, бер фермер ник дигәндәне кабатларга күнеккән. Шул калыпны ул бүтән берәмлек рәвешендә дә кабатлый: Чөнки дигәндә (Радио, 2007, 18 июнь).    

Төп бәйләү чаралары, гадәттә, сөйләм мотивларына карап сайлап алына. Мәсәлән, сөйләм иясенә карап. Балалар, яшьләр, өлкәннәрнең бәйләү чараларының аерылуына мисалларны китергән идек инде. Әйтик, яшьләрнең җөмләне бәйләү өчен һәм бәйләгече белән мавыгуы, соңгы вакытларда бу калька-бәйләгечнең штамп-бәләгә әйләнә баруы борчу тудыра. Бигрәк тә радио сөйләмендә  һәм инде вариантының аеруча киң таралуы күзәтелә. Бу массакүләм мәгълүмәт чараларыннан, анда да калькаларның урынсыз активлашуыннан килә. Әйтик, радиода, телевидениедә бер темага кагылган хәбәрләмәнең бөтенләй икенче темага күчкәндәге хәбәрләмә белән һәм һава торышы дип бәйләнеп китүе мантыйкка да туры килми, бөтенләй татарча да түгел. һәмнең синонимы белән, берлән, вә, илә икәнен искә алсак, әлеге очрактагы һәмне шулар белән алыштырсак, мәгънәсезлек килеп чыкканына һәркайсыбыз ышаныр.  Бу очракта ә хәзер һава торышы, хәзер килеп, инде килеп, менә, ниһаять кебек бәйләгечләр, әйтмә сөйләмдә исә гап-гади, иң дөрес, иң урынлы чара – пауза синонимы булырга тиеш иде.    

Бәйләү чараларын сөйләмнең мотивларына карап үзгәртергә кирәклеген, мөмкинлеген, моның өчен аларның бихисап синонимнары барлыгын мәктәптә синтаксис дәреслекләрендә кисәтү, күнегүләр бирү һич тә җитәрлек түгел. Хәтта әдәби әсәрләрдә, матбугат текстларында, ягъни эзлекле, язып әзерләнгән сөйләм төрләрендә, икенче төрле әйткәндә, монолог рәвешендәге текстларда моңа бераз игътибар ителсә дә, әйтмә сөйләмдә, ягъни берничә кеше берьюлы оештыра торган диалог, полилог рәвешендәге текстларда бәйләү чараларына тиешле игътибар җитми, дәресләрдә күнегүләр дә үткәрелми. Әнә радиодан татар теле олимпиадасына килгән балалар белән әңгәмә бара. Җурналистның үзләренә таныштыруны үтенеп мөрәҗәгать итү хәбәрләмәсенә аларның һәркайсы: Мин фәлән районның фәлән мәктәбенең фәлән сыйныфында укыйм, дигән рәсми тондагы тулы җөмлә белән җавап бирә. Хәлбүки беренче укучы әйткән мин, район, мәктәп, сыйныф, укыйм берәмлекләре белән белдерелгән мәгълүмәтнең икенче, өченче һәм башка балаларның хәбәрләмәсендә тәкърарлануының һич тә кирәге юктыр. Бу очракта хәбәрләмә сорау хәбәрләмәсе һәм инде белдерелгән хәбәрләмәгә мантыйкый чара белән бәйләнә.    

Моннан бер әһәмиятле нәтиҗә ясап китәргә була: сөйләм ниятенә бәйле рәвештә, сөйләмең тәэсирле, үтемле, аһәңле, хисле итү максатын күздә тотып, һәр сөйләм иясе бәйләү чараларын алдан уйлап, кабатлануга юл куймыйча, хәтта үзенең яңа сүз-чараларын да бәйләү чарасы итеп уйлап таба, ясый ала. Мондый сәләткә ия әңгәмәдәшеңне яисә яраткан язучы, журналистыңның сөйләмен күзәтергә күнегү кирәктер, аның үзенә уңай тәэсир иткән чара-алымнарын кабул итеп, үзең дә кулланырга мөмкин бит.    

Минем бабай (әнинең әтисе, ул Әтнә районы Күлле Киме авылыннан иде) башыннан кичкән вакыйга, күренешләрне тәфсилләбрәк бәян иткәндә, озаграк, ашыкмыйчарак тасвирлаганда фикер күчешләрен, ягъни синтаксис бөтеннәрне  шуннанарыгысоң бәйләгече белән ялгап җибәрә иде. Үтә шәхси, аңа гына хас бәйләгеч чаралар да була икән, дип йөри идем, күп кенә вакыт үткәч, М.Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романын кабат укыганда менә мондый туры сөйләмгә юлыктым:  – Шуннан арыгы соң… киттем… кайттым да ашарына-эчәренә куйдым,… дигән сүзләр. Моны олы яшьтәге хатын-кыз сөйли. Шулай ук Казан артыннан. Сөйләм нияте, шарты да бабай куллангандагырак. Күрәсез, бәйләгеч, димәк, микротекстны, макротекстны бәйләү төрләре ничек кенә шәхси, диалекталь кебек тоелса да – ул барыбер бөтен туган телебез хәзинәсе; аларны халык сөйләменнән, халык авыз иҗатыннан да игътибар белән күзәтергә, эзләп табарга, үзеңә дә урынлы кулланырга мөмкин.    

Бәйләгечнең сөйләм иясенә (С.И.) карап үзенчәлекле сайлануы, иҗади кулланылуы, әйткәнебезчә, язучы, журналист, актерлар, ягъни телне иҗади кулланучылар сөйләмендә ачыграк чагыла. Г.Тукай публицистикасын алыйк.    – ул кайбер бәйләгечләрне еш һәм шул ук вакытта “үзенчә” кулланып (ягъни бу чарада шәхси мөнәсәбәтен беркетеп), укучыны шуңа күнектерә, бу чара нәкъ “аныкы гына” төсмерен ала: Шулай инде: шул кадәр аш ашаган, яшь яшәгән бабай… егылып төшсен дә син аннан авызың ерып көлеп утыр (172 б.); Шулай инде, дөньяның, мәсәлән, кошларыннан вә хәшәрәтләреннән генә дә акыллы кешегә гыйбрәт алырга мөмкин… (181 б.);  

 – шагыйрь телдә бик сирәк очрый торган ымлык, кереш, эндәш кебек бәйләү чаралары таба яисә шундыйларны үзе иҗат итә: һу, монда чүп-чар! Яисә: Ха-ха-ха-ха! Ха! Эчемне тота алмыйм. Надан дисәң, надан шул…(101 б.);    

– гадәти, гади бәйләү чарасын да (мәсәлән, кабатлау) бәйләү функциясеннән тыш бүтән фикри-семантик, хәтта хисси-эстетик функция йөкли ала: Әбәү! Әхтәм сәхабә Мәдинәдән югалып, өчәр көн мәчетләрдә күренми башлагач, бөтен Мәдинә шау килә: “Кая киткән? Кая киткән?. Аның каялыгы билгеле инде…;    

– шагыйрь чагыштыру, табышмак, мәкаль, синтаксик фигура кебек үзенчәлекле, яңгырашлы эчтәлеккә һәм төзелешкә ия булган конструкцияләрне бәйләгеч чара итеп куллана: Менә күз алдыгызда “Дин вә чүплек” журналы: дуңгызның арт саны дигән кебек, менә аның актык сәхифәсе. Актык сәхифәсе дигәч, эченең актык сәхифәсенә карамагыз, хикмәт тышында (104 б.).    

Бу мисалларны китереп, без аларны күчереп алырга, куллана башларга димибез. Гәрчә бездә әле бәйләү чараларын да сукырларча күчерү, ияреп куллану очраклары аз түгел. Кайчандыр. кемдер нәкъ кирәк сәбәптән фикерне әмма ләкин дип үзенчәлекле бәйләгән икән, кайберәүләр шуны эләктереп алган да әмма дип яки ләкин дип кенә бик урынлы бәйлисе урынга әмма ләкин дип, хәтта әмма дә ләкин, вә ләкин дип, каршылык, бәйлек теркәгечләрен бер күчкә өеп, мәгънәви тавтологиягә күнегеп китәләр.  

  Гомуми алганда да бүген каршы кую бәйләгечләренең урынсыз кулланылуы күзәтелә. Әмма, ләкин, тик – болар бер хәбәрләмә мәгънәсе белән икенчесенә каршы куелганда гына бәйләүче була ала. Менә күренекле генә бер язучы сөйли: “Бу вакыйга фәлән районның бер авылында булды. Авылның исемен хәтерләмим, ләкин ул минем кайсыдыр блокнотка язылган”, ди. Бу очракта бит, бер хәбәрләмә икенчесенә каршы куелмый, димәк, ләкин бәйләгече дә була алмый. Мондый хәлдә күп очракта ә менә бәйләгече булырга тиештер. Яисә менә бер газетта редакциядән дигән искәрмәдә мондый хәбәрләмә: “Хөрмәтле Абугани әфәнде! Безгә гел язып торганыгыз өчен рәхмәт, ләкин бер үтенечебез бар: кәгазьнең сул кырыенда бер 3–4 сантиметр буш урын калдырып язарга тырышыгыз әле башка вакытларда”. Ике мөстәкыйль җөмлә-хәбәрләмә мәгънә ягыннан каршы куелмаган бит, шулай булгач, аларны берничек тә ләкин бәйләгече белән бәйләү дөрес түгел; алар арасында өтер яисә нокталы өтер кую да бик җиткән, әйткәндә ул пауза белән белдерелә. (Т.я., 1997, 27 апр.).    

Бер үк әммане ике төрле куллану очрагы: …Ул шактый хуҗалыкларда тәүлегенә 160 тонна ашлык чыгаручы бөртек киптерү җайланмалары ясап бирде. Әмма Рухулла аганың иң зур ачышы – туфракны чәчү тирәнлегендә генә эшкәртә агрегатлары булгандыр (урынсыз). Үзе рәссам, үзе көйдереп бизәүче, үзе балта остасы булган Р.Заманов … яңалыклар кертте. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында киң кулланыш ала алмаганнар иде (урынлы) (В.Т., 2009). Хәтта туры сөйләмдә хата китә:  Менә шул Хәят сүзен ачыклау өчен шактый гына чиләнергә туры килде. Әмма барыбер эзенә төштек (В.Т., 2009, 19 февр. Ана сөйли). (Барыбер белән бергә –тавтология).    

Бәйләү чараларын бүтәннәргә ияреп, сукырларча кабатлау очракларына мисаллар җитәрлек. Яшьләр арасында “миңа калса…”, “кызганычка каршы” кебек кереш сүз-гыйбарәләрне бәйләгеч итеп урынсыз куллану ешайды; бер хәзрәтебезнең “вә ләкин”ен эләктереп алучылар да аны урынсыз куллануын тоймый, күрәсең.     Димәк ки, сүз белән тәэсир итү өлкәсендә эш итүче һөнәр ияләре үз сөйләменә, аерым алганда, анда бәйләү чараларына, аеруча игътибарлы булырга тиеш. Шәхсән үзем, мәсәлән, соңгы елларда әйтмә сөйләмемдә дә, язма сөйләмемдә дә ә бит…, шулай да, шулай да… бәйләгечләре белән мавыгып китүемне сизеп алдым: урынлы да, урынсыз да кулланам икән. Боларны зур итеп язып, өсләренә кара “тәре” белән, аркылы-торкылы сыздым да өстәл лампасына элеп куйдым. Файдасы тими калмас, боерган булса. Заманында шушы алым белән һич кирәкмәгәнгә матур, һәм сүзләрен  куллану чиреннән котыла алган идем…  

  Хәер, без китергән мисаллар инде бәйләгеч чараларның сөйләм мотивларыннан сөйләм иясенең кем булуына карап кына түгел, бәлки сөйләм ниятенә (С.Н.) карап та үзенчәлекле, максусый сайлап алынуын да раслыйлар түгелме. Безнең әле телгә алынган “Уем – тел очында” китабында “Сөйләм ниятенә карап, сөйләм шартына карап бәйләгечләр” дигән махсус бүлекләр бар. Шуларга таянып,  тезисны дәвам иттерергә дә була.                                                        

Илдар НИЗАМОВ.

matbugat.ru

Просмотров: 728

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>