22 февральдә Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге мәдәният йортында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, язучы Гөлшат Зәйнәшева әсәре буенча «Чиккән яулык» спектакле куелачак.
Пьеса мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәхнә түгәрәге әйдаманнары тарафыннан уйналачак.
Сәнгать сөюче авылдашларыбызны әлеге тамашада көтеп калабыз. Билет хаты — 100 сум. Башлана сәгать 19да.
Мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәхнә түгәрәге әйдаманнары.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1291