Дөньяда иң матур тел

Олимпиада7 — 10 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV төбәкара олимпиада узды. Анда Россиянең 21 регионыннан 163 бала кат­нашты. Самара өлкәсеннән бәй­гедә “Яктылык” татар мәк­тәбе укучылары Айтурган Осмо­нова, Алия Гыйматдинова, Алия Биксалиева, Билал Га­зизов, Данир Вагыйзов, Илназ Гарипов һәм Исламия Гарипова (укытучылары Нур­зидә Фәй­зуллина һәм Фәния Гыйлаҗева), Пох­вистнево рай­онының Гали авылыннан Ай­рат Сәлимов һәм Шенталы районының Денис авылыннан Айдар Фәләхов һәм Диләрә Идиятуллина кат­наш­тылар.

- Чара, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ел саен катнашканлыктан, оештыручылар да безне беләләр. “Ничек килеп җиттегез?” — дип, туганнарча бик җылы каршы алдылар, шәһәр үзәгендә урнашкан “Регина” кунакханәсенә урнаштырдылар.

Олимпиада 27 санлы гим­назиядә узды. Балалар­ны, сыйныфлары буенча төр­кемнәргә бүлеп, төрле классларга утырттылар. Татар теленнән язма эшләр тест формасында үтте. Мәсәлән, бирелгән сүз­ләргә тамырдаш сүзләр табарга, җөмләдә аерып бирелгән исемнең килешен билгеләргә, рус телендәге җөмләләрне татар­чага тәрҗемә итәргә кирәк иде. Бу биремнәр балаларда әллә ни зур кыенлык тудырмады. Шул ук көнне ТАССРның 100 еллыгына багышланган иҗади бәйге узды. Балалар Татарстан турында шигырьләр сөйләделәр. Бу бәйгедә җиңү­челәр арасында Гали авылы укучысы Айрат Сәлимов та бар иде.

Ә икенче көнне укучылар татар әдәбияты буенча сынау үттеләр. Самара өлкәсе укучылары, барлык бәйгеләрдә дә  яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, төбәкара олимпиада призерлары исеменә лаек булдылар һәм Халыкара бәйгедә дә катнашачаклар. Ә Гран-при бүләген Башкортостан Республикасы һәм Төмән өлкәсе укучылары яу­ладылар.

Гомумән, мондый чараларда даими катнашырга кирәк. Алар балаларда ана телен өйрәнүгә теләк уята, дип саныйм. Укучыларга да андый бәйгеләр ошый. Беренчедән, берничә көнгә булса да, чын татар мохитына чумалар. Икенчедән, яңа дуслар табалар, — дип сөйләде Денис авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Нурсинә Хаматшина.

- Бәйгеләрдән тыш, оештыручылар бай һәм кызыклы мәдәни программа әзер­ләгәннәр иде. Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында — “Супер кияү”, ә икенче көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрында “Эх, алмагачлары” спектакльләрен карадык. Балалар  “Шаян ТВ”, “Сәләт” яшьләр үзәге вәкилләре, “Караш” төркеме белән очраштылар.

Татарстанның Халык­лар дуслыгы йортында үткән бү­ләкләү тантанасы да кү­ңелдә зур тойгылар калдырды. Тантанада Та­тар­станның Мәгариф һәм фән министр­лыгының беренче урынбасары Илсур Һәдиуллинның, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиковның катнашуы  чараны тагын да дәрәҗәлерәк итте.

Оештыручылар җиңүче­ләргә дә, призерларга да дип­ломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Кунакханәдә миңа Свердловск өлкәсе Әртә районының Манчаш Тамак авылы мәктәбе татар теле укытучысы Дамир Каюмов белән бер бүлмәдә яшәргә туры килде. Дамир әфәнде Сверловск өлкәсендә бүген 21 мәктәп булуы, шу­ларның 18ендә татар теле укытылуы турында сөйләде. Прокурор тикшерүләреннән соң да өч мәктәпнең уку планында атнасына өч сәгать татар теле дәресе сакланып калган. Ә Самара өлкәсендә бары тик 13 мәктәптә генә татар теле дәресләре укытыла. Аның да күбесендә факультатив дәрес буларак кына. Безнең Гали авылы мәктәбендә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр керсә дә, балаларга программаны тулысынча үзләштерү өчен бу аз, дип саныйм. Бәлки шуңа да язма эшләрдә укучыларыбыз җиңүчеләр рәтендә була алмагандыр. Шулай да, киләчәктә алар яңа үрләр яуларлар, дип өметләнәм. Олимпиада биремнәрен карап, балалар белән эшләгәндә басым ясарга кирәк юнәлешләрне дә исәпкә алдым”, — дип сөйләде Гали авылы мәктәбе укытучысы Искәндәр Латыйпов.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 702

Комментирование запрещено