Миңнеханов Крутой белән «Яңа дулкын»да татар музыкасы көнен үткәрү турында килеште / Минниханов договорился с Крутым о дне татарской музыки на «Новой волне»

0120Казан Кремлендә искәртүләренчә, фестивальдә кайбер танылган, популяр артистларның татар телендә берәр җыр башкарулары да мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов композитор Игорь Крутой белән Казанда «Яңа дулкын» фестиваленең бер көне татар музыкасына багышланачагы турында килеште. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Крутой очрашу вакытында фестивальнең сценарие, чараны үткәрү турында фикер алышты. Белгәнегезчә, техник яктан бу шактый катлаулы процесс, чөнки әлеге концертларның, фестивальне ачу һәм ябу тантаналарының туры трансляцияләрен тәэмин итәргә кирәк. Очрашуда фестивальнең бер көнен тулысынча татар музыкасына багышлау турында килештеләр. Кайбер танылган, популяр артистларның татар телендә берәр җыр башкару ихтималы да юк түгел», — диде Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 5 февральдә композитор Игорь Крутой белән очрашты.

Узган елның декабрендә Игорь Крутой 2020 елда «Яңа дулкын» фестивале ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында беренче тапкыр Татарстанда узачагы хакында игълан иткән иде. Казанда үтәчәк музыкаль вакыйгада 1,3 мең кеше катнашыр дип көтелә.

tatar-inform.tatar

***

В Казанском Кремле не исключают, что популярные артисты будут исполнять песни на татарском языке.

Президент Татарстана Рустам Минниханов договорился с композитором Игорем Крутым о том, что один день фестиваля «Новая волна» в Казани будет посвящен татарской музыке. Об этом рассказала руководитель пресс-службы Президента РТ Лилия Галимова, отвечая на вопрос корреспондента ИА «Татар-информ».

«С Игорем Крутым у них действительно состоялась встреча по сценарию, по проведению мероприятия. Как вы знаете, технически это достаточно непростой процесс, потому что нужно обеспечивать прямые трансляции этих концертов в ежедневном режиме, церемонию открытия, церемонию закрытия. Что точно было проговорено – Рустам Нургалиевич обозначил важный для него вопрос, чтобы один из дней фестиваля полностью посвятить татарской культуре. Не исключаем, что какие-то известнейшие популярные исполнители что-то будут исполнять на татарском языке», – ответила Галимова.

Президент Татарстана Рустам Минниханов провел встречу с композитором Игорем Крутым в минувшую среду, 5 февраля.

В декабре прошлого года Игорь Крутой объявил, что в 2020 году фестиваль «Новая волна» впервые пройдет в Татарстане в рамках празднования 100-летия ТАССР. Музыкальное событие состоится в Казани, его участниками станут 1,3 тыс. человек.

Динара ПРОКОФЬЕВА.

tatar-inform.ru

Просмотров: 842

Комментирование запрещено