Миңлегөл Хәсәнҗан кызы МӘХМҮТОВАга — 80 яшь!

l4CxXxTDwpIӘниебез, син — безнең өчен ачык йөзле, киң күңелле, мәр­хәмәтле һәм изге кеше. Кояш бар җиһанга яктылык һәм җы­лылык өләшә. Син дә, нәкъ кояш нурларыдай, безнең тор­мышыбызны яктыртып, җы­лытып торасың. Синең ягымлы, җылы карашыңны тоеп яшәүдән дә олы бәхет юктыр бу дөньяда. Һәр гамәлең без — балаларың, оныкларың өчен һәрчак үрнәк. Без синең тормыш сөючән, җитез булуыңа, хезмәт яратуыңа һәрвакыт сокланабыз. Матур юбилеең көннәрендә сиңа олы рәхмәтебезне, изге теләкләребезне җиткерәсе килә. 

Рәхмәт, әнкәй, тудырганың

                                           өчен,

Аяз көннәр булсын җаныңда.

«Бисмилләһ» дип син

                         шатланып уян

Гомереңнең һәрбер таңында.

Ныклы иман һәрчак юлдаш

                                      булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән

                                       матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

* * *

Хөрмәтле  Миңлегөл ханым!

Иң изге, якты, матур теләкләр белән Сезне туган көнегез — олы юбилеегыз уңаеннан котлыйбыз.

Сез татар милләтенә тугрылыклы булган балалар үстергәнсез. Без Сезгә бик рәхмәтлебез.

Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек телибез. Яшәү дәфтәрегезгә озын гомер язылсын иде. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. 

И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Ә.И.ГОРЛАНОВ,

өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.


КОНТЕКСТ: 

Мәхмүтовлар халыкның хөрмәтен, балаларының мәхәббәтен тоеп яшиләр