Исхаков: Татарларга багышланган әңгәмәләрдә генетик тикшеренүләр мәсьәләсе күтәрелә

60cec00152e43000Әңгәмәләр сериясенә башка төбәкләрдәге галимнәрне дә чакыру ниятләнә.

«Яңа гасыр» телерадикомпаниясендә «Татарлар» тапшыруында татарларның килеп чыгышына, язмышына багышланган әңгәмәләр сериясендә генетик тикшеренүләр мәсьәләләре дә күтәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков әйтте.

«Һичшиксез, генетик тикшеренүләр мәсьәләсен карарга кирәк. Күп кенә Мәскәү галимнәре генетика белән шөгыльләнә башлады. „Татарларның генетикалары төрле“ дип яза башладылар. Шул мәсьәләне тикшерергә кирәк — кайда дөреслек, ничек аңлатырга. Генетика мәсьәләсе буенча фашизм идеологиясе дә килеп чыгарга мөмкин бит, әгәр биологик юл белән китсәң. Милләт бит ул биологик масса түгел, без мәдәни масса», — диде этнолог.

Дамир Исхаков тапшыруларда катлаулы мәсьәләләр каралачагын әйтте. «Себер татарлары, Әстерхан татарлары кемнәр алар? Ни өчен Әстерхан татарлары арасында бер өлеше нугай дип язылырга уйлый? Ни өчен себер татарлары арасында аерым халык булырга теләүчеләр бар? Керәшеннәр мәсьәләсенә дә тукталабыз. Барысын да сөйләргә кирәк», — диде.

Галим сүзләренчә, әңгәмәләр сериясенә башка төбәкләрдәге галимнәрне дә чакыру ниятләнә. «Аларның карашлары башка төрле булса да, шәхсән мин башка караштан курыкмыйм. Сөйләтергә кирәк. Себер татарлары арасында үз галимнәре бар, аларны да тыңларбыз», — диде.

Дамир Исхаков фикеренчә, татарлар турында гади халыкка да барып җитәрлек юкарак яңа хезмәтләр дә кирәк.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 852

Один комментарий

  1. Даже наши деды прекрасно знали что татары смесь народов.Сегодня ещё более все перемешались.Меня смущает сегодняшнее разделение по местам проживания.Все мы единый народ,религия светский ислам с своими особенностями.Относимся к тюркам.