Татар атларын үрчетүгә республика хуҗалыкларына биш миллион сум акча бүленә

042Саклана торган селекция казанышларының дәүләт реестрында «Татар» токымлы атларга патент 2019 елның 6 февралендә теркәлде.

Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган. Аларның гомуми күләме 5 миллион сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә шул турыда әйткән.

Татар токымлы атлар җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык феноменаль чыдамлылыкка ия. Алар шулай ук югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам. Бу турыда Россия иппология фәне дә билгеләп үтә.

Бу атларны үрчетү белән 8 -10 еллап Әлки районы Әхмәт авылыннан Фәнис Бакиров шөгыльләнә. Бу эштә аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Гаилә фермаларын үрчетү программасы буенча алган грант ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә татар телендә «Татар атлары» китабы чыкты. Анда татар атларының төп токым билгеләре — экстерьер, масть, аларның гәүдә төзелеше, продуктив сыйфатлары һәм аларның чыдамлыгы бик матур һәм җентекле итеп тасвирланган. «Зәләйха күзләрен ача» дигән фильмда төп герой Кремльгә нәкъ менә татар атларында килә, диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 743

Комментирование запрещено