«ТНВ» татарлар тарихына, килеп чыгышына багышланган тапшырулар циклын башлап җибәрде

b4a401ab1ffdb0a609cd62146a6c883f«Борынгы тарихны, этногенезны язу бер дә җиңел эш түгел», — диде очрашуда катнашкан галим Дамир Исхаков.  

 «Яңа гасыр» телерадикомпаниясендә, «Татарлар» тапшыруы кысаларында, татарларның килеп чыгышына, язмышына багышланган әңгәмәләр сериясе башланды. Бүген беренче тапшыруга тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков, татар фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, сәясәт белгече Руслан Айсин килгән иде. Тапшыруны Илдар Кыямов алып барды.

Бүгенге очрашуда татарларның килеп чыгышы, территориаль бүленеше, этнологик мәсьәләләр турында сүз барды. «Соңгы елларда татарлар тарихы турында бик күп хезмәтләр чыкты, тик, кызганыч, тарихчылар, язучылар, журналистлар әле без язган томнарны халыкка җиткерә алмады. Бу, билгеле, яхшы күренеш түгел. Борынгы тарихны, этногенезны язу бер дә җиңел эш түгел. Анда концепция дә булырга тиеш», — диде Дамир Исхаков.

Аның сүзләренчә, элекке болгарчылык концепциясеннән китеп, хәзер татарчалык концепциясенә нигез салынган. Галим дәреслекләрдә ватан тарихын язганда, монгол-татар дигән төшенчә дә юкка чыкканын, урдалылар төшенчәсе бирелүен искәртте.

«Урдалылар кем булган алар? Кинәт кенә татар килеп чыга. Каян килеп чыга? Карашларны ачык итеп халыкка җиткерергә кирәк. Татар дигән халык, һичшиксез, Алтын Урда эчендә формалашкан, төрле кабиләләрдән торган», — диде Дамир Исхаков. Үз фикерләрен, шулай ук, Фәйзелхак Ислаев һәм Руслан Айсин да җиткерде.

Дамир Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә алдагы очрашуларда таррак юнәлешләрдә фикер алышу булачагын әйтте. «Бер сөйләшү Урал буендагы татарлар проблемасына багышланачак, һичшиксез, аны күп яклы карарга кирәк. Башлыклар турында сөйләшү түгел, шундагы халыкның формалашу мәсьәләсе, чөнки аны хәзер бит каты бутадылар», — диде.

Этнолог фикеренчә, бу мәсьәлә буенча галимнәрнең дә әле әйтелмәгән сүзләре күп. «Тарих институтында Урал буе татарларының беренче томы чыкты, тагын ике томы чыкмаган. Үзебез дә әйтәсе сүзне әйтмәдек. Чыганакларга кереп карасак, андагы халыкның формалашуы бөтенләй башка төрле була. Хәзерге Башкортстанда язылганнан нык аерыла ул. Без шул әйберләрне эшләргә тиеш», — диде.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 802

Комментирование запрещено