Ил төкерсә – күл була

гальцова 21Самара өлкәсендә кеше хокукларын яклау вәкиле Ольга Гальцова “Прогресс-В” төзү оешмасы идарәсендә татар җә­мәгатьчелеге белән очрашты. Чарада Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов та бар иде.

Гадәти булмаган очрашуның максаты соңрак аңлашылды, чөнки Ольга Дмитриевна сүзне ерактан ук башлады:

- Белгәнегезчә, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан без, районнарга барып, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашабыз, яшәү шартларын тикшерәбез, хәлләрен белешәбез. Алар бит инде олы яшьтәге кешеләр, ярдәм дә кирәк, җылы сүз дә күңелләренә май булып ята.

Камышлыда миңа 94 яшьлек сукыр сугыш ветераны Мәгъруф Бакиев белән танышырга насыйп булды. Ул 17 яшеннән сугышка алынган, башта немец фашистлары белән көрәшкән, аннан Япон сугышына барып эләккән. Сугыш беткәч, туган авылына кайтып, гомере буе колхозда эшләгән, гаилә корган. Хәзер дә ялгыз түгел, җитмеш яшьтән узган улы белән икәү ветераннар программасы буенча 2004 елда сатып алынган өйдә яшиләр. Тик менә бу өйнең җитешсезлеге бар икән, ул чишмәләр өстенә төзелгән булган. Уналты ел дәвамында өй астыннан агып яткан чишмә өй тирәсен сазлыкка әверелдергән, өйнең аскы бүрәнәләрен тәмам че­реткән. Өй инде кыйшайган, аны хәтта төзекләндереп тә булмаячак, дигән нәтиҗә бар.

Прокуратурага, социаль як­лау министрлыгына мөрә­җә­гать иткән идек, хөкүмәт ветеранга өй алу өчен акча биргән, һәм ул шушы өйне сатып алган, башка бернинди дә ярдәм күрсәтергә хакыбыз юк, дип җавап бирделәр. Әлбәттә, район җитәкчелегенең дә гаебе бардыр, өйнең чишмәле урында төзелүен карап бетермәгәннәр һәм сатып алырга рөхсәт иткәннәр. Кешеләр дә әйтмәгән, күрәсең. Хәзер инде берни дә эшләп булмый. Ләкин ветеранны да шушы халәттә калдырырга ярамый, ярдәм итәргә кирәк.

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов ветеранга Ка­мышлының күчмә фондына караган фатирны тәкъдим итүе турында әйтеп үтте. Ләкин ветеран күчмә фондта яшәргә теләми, улының киләчәген кайгыртып: “Мин үлгәч, улым нишләр? Аны бит күчмә фондтан куып чыгарачаклар. Ул да олы яшьтә инде, аның картлыгы тыныч булачагын беләсем килә”, — ди. Аны да аңлап була, әлбәттә.

Гомере буе төзелеш өлкә­сендә эшләгән Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин, Камышлыга белгечләр алып барып, өйне тикшергән, һәм ул да ремонт ясау яңа өй салу бәясенә төшәчәк, дигән нәтиҗәгә кил­гән.

Татар җәмәгатьчелеге, проб­леманы аңлап, алай да, болай да уйлап карадылар һәм бабайга яңа өй алып би­рергә кирәк, дигән нәтиҗәгә кил­деләр. “Әнә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов санаулы гына калган сугыш ветераннарының тормышын яхшырту өчен һәрберсен уңышлы эшләп килүче оешмаларга беркеткән бит. Ә без, Самара өлкәсе эшкуарлары, бер ветеранны черек өеннән коры, җылы өйгә күчереп, картлык көнендә бәхетле итә алмыйбызмыни? Бу татар җәмәгатьчелеге өчен намус эше”, -  дип, егетләрнең бер өлеше кем күпме акча бирәчәге турында әйтте, акчалары үзләре белән булганнары шундук чыгарып та бирделәр. Шулай итеп, түбәтәйгә 825 мең сум акча салынды. Дөрес, бу кирәк сумманың яртысы гына. Ләкин татар егетләренең әйткән сүзе нык, шушы көннәрдә китереп бетерәчәкләр, дип бел­дерделәр.

“Аерым ветеранның проблемасы хәл ителгәч, башкалар турында да уйлашыйк, — дип тәкъдим итте Вазыйх Гата улы. — Аларның исемлеген ачык­лау­да шәһәр Думасы депу­таты Рифкать Хуҗин булы­шачак. Бәлки, газета, сайтлар аша халыкка мөрәҗәгать итәр­гә, акча җыеп, ветераннарның өйләренә барырга, кирәк яр­дәмне күрсәтергә кирәктер”, — диде.

“Дуслык” иҗади-иҗти­ма­гый оешмасы президенты ки­ңәшчесе Идеал Галә­вет­динов исә өлкәдә татар мил­ләтендәге исән сугыш вете­раннарының исемлеге инде туп­ланган, дип белдерде. “Алар барлыгы 47 генә. Без бу юнәлештә эшлибез инде”, — дип сөйләде.

Ольга Дмитриевна, татар җәмәгатьчелегенең бердәм, ярдәмле булуына сокланып, ветеранны авыр хәлдән чыгаруда эшләгән изге эшләре өчен рәхмәт белдерде. Җәүдәт Шәрапов, дога укып, изге эшкә багышланган мәҗлесне тәмамлады.  

гальцова 21

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1043

Комментирование запрещено