Гали авылы “Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының актив әгъзасы Илһамия КӘРИМОВАга!

IMG-20181027-WA00001Хөрмәтле Илһамия ханым!

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән котлыйбыз! Йөзләреңдә нур уйнап торганда, 60 яшь синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә хәләл җефетең Рәсих белән тигезлектә яшәп, балаларыңнан, оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Һәрвакыт ярдәмчел һәм киң күңелле, кунакчыл һәм уңган хуҗабикә булып яшә.

Гали авылы “Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы исеменнән Кәүсәр ханым Шәйхетдинова.

Просмотров: 578

Комментирование запрещено