Иң матур тел – туган тел

IMG_20200221_16352521 февральдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында, гадәттәгечә, Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чарада Самарның милли якшәмбе мәктәпләре укучылары, милли оешмалар яшьләре катнашты.

Иң элек алып баручылар балаларны кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәткә чакырдылар. Кызлар-малайлар “Морзе азбукасы”, “Бөек Җиңү”, “Кичү”, “Тәрҗемәче” кебек “станция”ләрдә туктап, төрле биремнәр үтәделәр.

Чарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшь буын вәкилләре Самат Мәхмүтов, Кәрим Ибәтов, Әмир һәм Ильяс Абзалимовлар (җитәкчеләре — оешма совет әгъзасы Альбина Мәхмүтова), Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Азалия Низамова да катнашты.

IMG_20200221_133407IMG_20200221_135021 IMG_20200221_135310 IMG_20200221_140216 IMG_20200221_140738 IMG_20200221_140925 IMG_20200221_142612 IMG_20200221_142920 IMG_20200221_142937 IMG_20200221_154127 IMG_20200221_155750 IMG_20200221_163525 IMG_20200221_163840

Халыкара туган тел көненә карата узган чара турында тәфсилле мәкалә “Бердәмлек” газетасының киләсе санында бастырылачак.

Әминә ШИҺАПОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1297

Комментирование запрещено