Сугыш яралары һаман төзәлми…

IMG_20200210_113809[1]Сугыш аяусыз. Аның мих­нәтләрен гомер көзенә якын­лашкан өлкән яшьтә­геләр дә, бишектә яткан сабыйлар да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәс­рәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар бер­кемне дә читләп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юк­лык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабыздан китә баралар. Хәзер сугыш чорында бала булган, әмма аның михнәтләрен өлкәннәр белән тигез кичергән, Бөек Җиңү көнен якынайтуга, җимерек шәһәр һәм авылларны  тор­гызуга өлеш керткән кеше­ләрнең дә исәбе елдан-ел кими. Сабый чактан ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачагын сугыш урлаган Диләрә апа Кәримова да ачы сугыш чоры баласы.

Бүгенге көндә күпсанлы бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары булган хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне 1932 елның апрелендә Татарстанның Чис­тай шәһәрендә туа. Аның әтисе Миңнулла һәм әнисе Мәрьям сугышның беренче көненнән үк, кулларына корал алып, Ватанны яклаучылар сафына басканнар. Миңнулла абзый сугыш кырында ятып калган. Ә һөнәре буенча табиб булган Мәрьям апа, сугыш тәмамлангач, Чистайга кайтып, үз эшен дәвам итә. Ходай аңа озын гомер биргән — ул 87 яшенә кадәр яши.

Диләрә апаның истә­лек­ләрен тыңлау миңа бик авыр булды… Әтисе белән әнисе сугышка киткәч, кечкенә Диләрә әбисе Өммия һәм бабасы Әхмәт Якуповлар карамагында калган.

- Яшәү шартлары көннән-көн авырая барды. Булган азык-төлек запаслары бик тиз бетте. Әби белән бабай көн-төн эштә иделәр. Кая нинди ризык табалар – барысын да миңа алып кайталар иде. Ачлык, ялангачлык, төрле авырулар баса башлады. Әниемнең туганы Суфия апа һәм аның ире Әсәт абзый бер-бер артлы үлеп киттеләр. Аларның ике баласы ятим калды. Әби белән бабай аларны да үз канатлары астына алдылар. 1943 елда әниемнең тагын бер туганы Гомәр абый үлгәч, хатыны Банат апа, өч баласын алып, безнең янга күчте, — дип сөйли башлаган иде Диләрә апа, түзмәде, битен каплап, елап җибәрде. Бераз тынычлангач, сүзен дәвам итте.

- Шулай, без – алты ятим бала һәм Банат апа, әби белән бабайга сыенып яши башладык. Әхмәт бабам он тарттыру заводында механик булып эшли иде. 1944 елда мин дә аның янында, олылар белән бергә эшли башладым. Чөнки ашарга җитми, ә заводта эшләүчеләргә “карточка” (300 грамм ипи) һәм бер уч ярма бирәләр. Кычыткан, алабута, черек бәрәңге, алма җыя идек… 1945 елда әбием дә үлеп китте дигәч, Диләрә апаның битеннән тагын, бәллүр төймәләр сыман, күз яшьләре тәгәреп төште.

Унбиш яше тулгач та, Ди­ләрә ханым Чистай сәгать заводында эшли башлый, комсомолга керә.

Бөек Ватан сугышы тә­мамлангач, Совет гаскәрләре нацистлар ягында көрәшкән илләрдә тынычлык саклау миссиясен үти. 1951 — 1953 елларда Диләрә апа да Венгрия һәм Австриядәге Совет гаскәрләре штабында сәркәтип булып хезмәт итә. Аннан туган Чистаена әйләнеп кайта һәм сәгать заводында эшләвен дәвам итә.

1953 елда Диләрә апа заводта күптән түгел генә эшли башлаган чибәр егет Миша Кәримов белән таныша. Яшьләр шунда ук бер-берсенә гашыйк булалар. Әхмәт бабай оныгының егетен бик хупламаса да, өйләнешергә хәер-фатыйхасын бирә. Миша белән Диләрә Куйбышевка күчеп китәләр. Икесе дә 4 ГПЗда эшли башлыйлар һәм Диләрә апа — 45, ә Михаил 59 ел шунда эшләп, лаеклы ялга китәләр.

Кәримовлар гаиләсендә ике кыз үсә. Олы кызлары Сәйдә, Куйбышевның төзелеш институтын тәмамлап, Мәскәүдә яши, анда ике улын үстерә. Сәйдә академик Николай Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү үзәгендә сәркатип булып эшли. Хәзер лаеклы ялда инде. Ә кече кызлары Алия Самара авиация техникумын тәмамлаган һәм әле дә Фрунзе заводында техник контроль бүлеге җитәкчесе булып эшли. Алия, кызы Юлия белән,  әти-әнисе янында яши.    

Сугыш һәм аннан соңгы чорларда яшәгән кешеләрнең михнәтле балачагы  турындагы хатирәләре тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә. Ә вакыт ул яраларны төзәтә, дип уйлыйбыз. Ләкин Диләрә апаның күз яшьләрен күреп, сугыш яралары никтер бик төзәлми, дигән нәтиҗәгә киләбез.

IMG_20200210_113809[1]

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 931

Комментирование запрещено