Халик Садри — милләтебез горурлыгы

KHalik_Sadryjj

Халик Садриның тууына — 130 ел

Аның әсәрләрендә тормыш чынбарлыгы язылган һәм аларга тирән мәгънә салынган. «Безнең  таңнар» әсәрендә — бигрәк тә. Монда Халик Садри үзенең туган авылы Иске Ярмәк халкының һәм бөтен татар халкының фаҗигалы язмышын тасвирлый.

Халик Садрилар гаиләсендә үскән дүрт бала коточкыч ачлык, ялангачлык заманында тулы ятим калалар. Бу вакытта Халикка алты яшь була. Ул сигез яшенә кадәр хәер сорашып көн күрә. Аннан соң, ундүрт яшенә кадәр, байларда ялчылыкта йөри.

Чиксез авырлыклар күрсә дә, ул белем алуга омтыла. Чатнама суыкларда да, ялан аяк килеш, авылның бер очыннан икенчесенә барып, мәдрәсәгә йөри.  Аяклары өшегәч, түбәтәен салып, кар өстенә куя. Аның өстендә бераз таптанып торгач, тагын йөгерә.

Унбиш яшендә аны авыл тимерчесе Гасыйм Богырысландагы реальная училищега укырга урнаштыра.

Бик яшьли ятим калсалар да, Халик, энесе Котдус яшәү авырлыкларын җиңеп, укымышлы һәм алдынгы фикерле кешеләр булып танылалар.

Котдус авылдагы укыту эшләренә нигез салуда, биредә совет властен һәм колхоз оештыруда актив катнаша.

Халик Садри -  Самар Губкомы секретаре, андагы татар-башкорт бүлеге җитәкчесе. Ул Колчак гаскәрләренә һәм ак чехларга каршы партизан отрядлары оештыра. Ахырда алар Чапаев дивизиясенә кушылалар һәм Халик Садри Карабаш фронтына военком итеп билгеләнә.

Гражданнар сугышыннан соң ул Казан университетын тәмамлый. Язучы, драматург, шагыйрь булып таныла. Татарстан Республикасын төзү турындагы шартнамәгә кул куярга Мәскәүгә, Ленин янына делегация әгьзасы булып бара. Ул, көчле рухлы шәхес буларак, сәнәкчеләр күтәрелеше вакытында котырынган халыкны гипноз белән тынычландыра.

Ул уйлап табучылар союзы рәисе һәм танылган уйлап табучы. Шул ук вакытта Татарстан язучылар союзы каршындагы Литфонд бүлеге мөдире дә була.

Бөек Ватан сугышында ул полк комиссары буларак, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм Бөек Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Курск Дугасы сугышында катнаша. Берничә кат авыр яралана..

Гайрәтле,  таза ир, зур сәләт иясе булса да, ул гади, ягымлы һәм тыйнак кеше булып таныла.

«Йолдызлар атылганда” исемле китапта Татарстан язучылар союзының рәисе Гариф Ахунов та бу хакта сокланып яза. Аның кулында санаторийларга юлламалар, квартирлар бүлү кебек мөмкинлекләр булса да, ул бер бүлмәле фатирда гомер кичерә, шунда балалар үстерә.

Исәнлеге бөтенләй какшагач, аны көчләп санаторийга җибәрәләр. Аннан кайткач ул инде озак та тормый, вафат була.

Бай рухлы, изге җанлы шәхес буларак, ул һәрвакыт үз халкының язмышын кайгырта. Кулында зур мөмкинлекләре булып та, үзе тыйнак һәм гади тормышта яши. 

Аның әсәрләре гади һәм аңлаешлы булсалар да, аларны кабатлап укыган саен ниндидер кыйммәтле фикерләр, хәбәрләр табылып тора.

Бу уңайдан аның «Безнең таңнар» исемле әсәреннән кыскартып алынган бер өзекне мисалга китерәсе килә:

 «…Камышлы авылындагы нефть промысленда халык эштән суынды, һәркем үзенең алданганын сизде.

Беркөнне машина бүлмәсенә Гариф исемле Камышлы авылы кешесе килеп керде.

- Эшең бик кызу булса да, сиңа сүзем бар иде, энем. Авыл халкы да синең белән киңәш итеп карарга кирәк дигән фикердә.

- Нинди киңәш соң ул?

- Без бит зур эш башларга йөрибез. Авылдан приговор җыеп, Думага кеше сайлап җибәрергә кирәк дигән фикергә килдек.

- Гариф абый, ачыклап сөйлә әле — нинди приговор, нинди зур эш ул?

- Сүзем нефтепромысел хакында. Халыкны әчмуха чәй белән генә алдаганнар бит, җирләребезне алып. Бөтенәй ач-ялангач калдык. Ни болынга-басуга кереп булмый. Көтүлек җирләрдән дә коры калдык. Старшинага баргач ул:

«Приговор җыеп, тамгагызны салсагыз да, эш чыкмас, үзегезне казаматка (төрмәгә) гына ябарлар», — дип куркытты. Ә халыкның күбесе:

«Ачка үлгәнче, балта-сәнәк күтәреп барабыз да, промыселны үз җиребездән куабыз, яшәрлек хәл калмады! Анда эшләп алган унбиш көнлек эш хакы — ул бер атнага да җитми бит. Суык Су (Сок) елгасы янында дегет кайнату өчен тавык кетәге кадәр генә лабаз да салырга ярамагач, инде ни эшләргә кирәк безгә?» — дип зарланалар. Менә шул хакта син берәр киңәш бирсә идең, энем.

- Бу бик зур мәсьәлә, Гариф абый, монда уйламый гына эшләргә ярамый. Кич белән кереп чыгыгыз, киңәшербез, — дидем мин.

Промыселда 350 кеше эшләсә, шулардан 190 кеше — Камышлыдан иде.

Эшемне тәмамлагач мин тимерчелеккә, Халатов янына кердем һәм хәлне аңлатып бирдем.

- Оешманы җыярга кирәк. Бу — уңай вакыт. Бар, хәзер Масловка, Батыргали Ваһаповка һәм Гасыймга.  Монда керсеннәр, — диде ул.

Мин монтёр Маслов янына кереп киттем. Ул Уралдан килгән эшче иде.

Шулай итеп, Тагиевлар промыселында яңа гына барлыкка килгән биш кешедән торган оешма әгьзалары үзләренең әле икенче генә җыелышына килделәр…», - дип язылган анда.

«Безнең таңнар»  китабының шушы кечкенә генә өлешендә дә күп тарих серләре  ята:

 - Камышлыда ул нинди нефть промыселы булган соң, 350 кеше эшләрлек?

 - бирегә кайдан килгән шул кадәрле нефть?

 - инди дегет кайнату алачыклары турында сүз бара?

 Эзләнүләр нәтиҗәсендә менә нәрсәләр ачыкланды:

- биредәге халык элгәредән дегет базлары, алачыклар ясап, шунда дегет кайнатканнар;

- Ул чакта дегет зур дефицит булып саналган. Аны алу өчен бирегә Рәсәйнең төрле почмакларыннан да  килгәннәр;

- Емельян Пугачёв та бирегә дегеткә килгәндә зур баш күтәрүләр башланган һәм ул анда кушылып киткәч, моның ахыры ни белән беткәнен тарихтан укып беләбез ( Бу «Пугачёв» исемле китапта язылган) ;

-  Рәсәйдәге беренче нефть заводы 1750 нче елда Нәдер волосте старшинасы Нәдер Уразмәтов тарафыннан, аның туган авылында — Камышлыда төзелгән;

- Рәсәй Фәннәр Академиясе тикшергәч, завод төзергә рөхсәтне аңа Петербургтагы Берг Коллегия биргән.

Гомүмән, «Безнең таңнар»  китабының эчтәлеге турында фикер йөрткәндә, ул тирән уйланулар тудыра. Аның язылу стиле дә үзенчәлекле — монография рәвешендә. Автор туры сүзле һәм ул тик чынбарлыкны яза. Анда арттырулар, бизәүләр һәм тиешсез каралтулар да юк.

Мондагы кайнар мәхәббәт тә, ачы нәфрәт тә, катлаулы тормыш күренешләре, шатлыклы, кайгылы һәм гыйбрәтле вакыйгалар – боларның барысы да аның шәхси кичерешләренә нигезләп, үз йөрәгенншн сыгып алып язылган.

Ни өчен бу повестька «Безнең таңнар» исеме бирелгән соң?

Халик Садри үз гомерен чиксез нужалар кичереп, гаделсезлек белән көрәшеп үткәрсә дә, ул илебез киләчәгенең матур һәм бәхетле булачагына  инанып, аны матур, яңа таңнар атуына тиңләп, якты хыяллар һәм өметләр белән яшәгән.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче  Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Просмотров: 931

2 комментариев

  1. Иске Ярмәк авыл Культура йорты Халик Садриның исемен йөретә. Ә, бит, ул безнең өлкәнең дә, Татарстанның да билгеле бер кешесе. Әйе, заман бүтән шул. Алай да, бу бик зур дәрәҗәгә лаеклы кеше.

  2. Рәхмәт Фәрит абый! Халик Гариф улы Садертдинев тууына 120 ел булуына багышлап Иске Ярмәк авылында 2010 нчы елда зур чара үткәрелгән иде. «Безнең таң»дип аталган китабы бастырып чыгарылды һәм халыкка таратылды. Хәзер дә билеләп үтәсе иде. Мондый шәхесләр онытылырга тиеш түгел.