Колхоз чорында Иске Ярмәк авылы “кайнап” торды: халык та, балалар да күп иде

24-2Авылыбыз шаулап торды, бала-чага тавышы. 
Җәй көнендә урам тулы малай-кызлар уены. 
Туп тибәләр, сикерәләр,
йөгереш, лапта уйныйлар. 
Кайда гына алар бармый?
Елга, болын һәм күлләр. 

Су керергә дип барсалар, шау-гөр килеп йөзәләр. 
Каз, үрдәккә урын калмый- алар аргы якка китәләр. 
Бер төркем бала су кереп, кайтып китсәләр өйгә, 
Икенчеләре килеп җитә буш тормый бер дә елга. 
Бик кызык була инде көтү кайткан вакытта.
Балалар җыена уенга, Сабантуемы әллә? 
Сыер тавышлары килә, сарыклар кычкырып кайта. 
Һәрбер йорттан хуҗа чыга малны каршы алырга. 
Тавышка бар да кушыла, көтү ашыгып кайта. 
Ә балалар уйный бирә, карамыйча бер нигә. 
Авыл өстендә тузан, маллар, халык урамда. 
Тынычлана, тик соңрак, кояш батканда гына. 
Җәй айлары шулай үтә, шатлыклы мәлләр була. 
Уку елы башлангач, халык әзәя урамда. 
Тиздән көтүләр туктый, малларга да ял кирәк. 
Аларга җәй әзерлиләр хуш исле, тәмле печән. 
Балаларның көз һәм кыш максатлары инде башка. 
Укырга кирәк йөрергә, дәресләр әзерләргә, йортта да булышырга. 
Көтеп алган ял көннәре бик тә кызыклы үтә. 
Барлык авыл балалары чана, чаңгыда шуа. 
Юкәле тавыбыз якын, анда ярышлар бара. 
Укучы балалар белән укытучылыр, халык та чыга. 
Авылда әле тагын бар “Әлмәт тавы” дигәне. 
Бигрәк анда кызыклы, аңлатып языйм әле. 
Анда җыелып баралар Арт урам малайлары. 
Бу чараны миңа сөйләде, ирем Ринат — Гәрәй улы. 
Дус булып йөргән малайлар алдан план коралар, 
Кайда җыелып торырга, ниләр анда алырга? 
Барысы да ала чаңгы, ипи кесәгә сала. 
Киез итеген киеп, килә әйтелгән урынга. 
Вакыт җиткән китәргә, малайлар чаңгыга баса, 
Ул чаңгылар каешлы, кигәч, кирәк бәйләргә. 
Авыл урамы буйлап шуалар тау ягына. 
Елга туңган, аны үтеп, менеп китәләр өскә. 
Шуып менәргә кыен, җирдә чаңгыларны салалар. 
Күтәреп алып менәләр, авырлыкка карамыйлар. 
Озак вакыт үтә инде, “Әлмәт тавы”- ул озын. 
Киләләр алар кызыгып бер шуып төшәр өчен. 
Менә шатлыклы вакыт, менеп алар җиттеләр, 
Кесәләреннән ипи алып ашарга дип уйлыйлар.
Көннәр суык, ипи туңган, ничек аны ашарга? 
Һичтә алар аптырамый батыралар ак карга. 
Карлы ипи авызда тизрәк эри икән. 
Шаярышып ипиләрне тәмләп ашап куялар.
Чаңгыларны киеп алар тезелешеп басалар, 
Өйрәнгәннәр шуарга, тәртибен дә беләләр. 
Тауның бар тигез җире, сикәлтәле җире дә. 
Шуып китәләр алар, коштай “очалар” аска. 
Озак төшәләр алар, шатлана күңелләре, 
Шуның өчен килделәр бит, шуу вакыты җитте. 
Малайлар кире менмиләр, аңа кирәк ярты көн. 
Бер берсен көтеп алып, китәләр өйгә кайтып. 
Элегерәк авылда тормыш авыр булса да, кызык иде. 
Балалар, яшь кешеләр бик күп, ә буш өйләр- юк иде. 
Халыкта булды омтылыш, тырышып эшләде колхозда. 
Зур матур өйләр салырга — балалар үсеп килә… 
Кем уйлаган таралыр дип, колхоз авылыбызда. 
Яшьләр китә эш эзләп, тик олыраклар кала. 
Хәзер халык яши хыял белән, яхшыга үзгәрер дә, 
Эш урыннар ачылгач, кайтырлар балалар, — диеп. 
Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1189

3 комментариев

  1. Рәхмәт.

  2. Молодец авылны искя тэшереп тырасын

  3. Молодец! Бигерэк матур шигерлэр! Тагын матур шигерлэр язырга илхам килеп торсын