Халкыбызның рухын рәнҗетмик

Родной язык2Казахча — сәлеметсиз бе, грузин те­лендә — гамарджоба, ә татарча – исәнмесез… Өлкә Халыклар дуслыгы йортында Халыкара туган тел көненә карата узган чарада кунакларны әнә шулай төрле телләрдә сәламләп каршы алдылар. Бу сүзләр тәрҗемәгә дә мохтаҗ түгел иде бугай, һәркем елмаеп, сәламгә үз телендә җавап кайтарды.

Өлкә Халыклар дуслыгы йор­тында бу бәйрәмне күңелле итеп уздырдылар. Быел ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Берничә көн дәвамында шәһәр мәктәпләре укучылары өчен мастер-класслар, бәйгеләр оештырылды, интерактив мәйданчыклар эшләде. Балалар Самара җи­рендә яшәүче халыкларның туган телләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән таныштырдылар.

Туган тел атналыгын ябу  тантанасы аеруча күркәм узды. Анда милли якшәмбе мәктәпләрендә укучы балалар һәм милли оешмаларга йөрүче яшьләр катнашты. Украин кызларының чәчәкле такыяларыннан, аклы-кызыллы чуваш күлмәкләреннән, казахларның алтын җепләр белән чиккән камзулларыннан күзләр камаша. Балалар, ата-аналар һәм остазлар туган телләрендә сөйләшәләр, җырлашалар… Бер сүз белән әйткәндә, өлкә Халыклар дуслыгы йорты бу көнне гөрләп торды. Аның һәр почмагында диярлек бәйрәм рухы хөкем сөрә иде.

Ниһаять, чара башланды. Өлкә Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәре Светлана Московкина бәйрәм туган телләргә карата кызыксыну уяту, сак­лау һәм үстерү максаты белән үткәрелүен белдерде. Ә алып баручылар балаларны кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәткә чакырдылар. Кызлар һәм малайлар, дүрт командага бүленеп, “Морзе азбукасы”, “Бөек Җиңү”, “Кичү”, “Тәрҗемәче” дип аталган мәйданчыкларда биремнәр үтәделәр. 

“Миңа “Кичү” мәйданчыгы бик ошады. Анда “яраланган” иптәшеңне “кичү” аркылы чыгарырга кирәк иде. Ә иң кыен бирем — Морзе азбукасы ярдәмендә язылган хатның шифрын ачу булгандыр, — дип хис-тойгылары белән уртак­лашты өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшь активисты Самат Мәхмүтов. Бу би­ремнәрне ул иптәшләре  Кәрим Ибәтов, Әмир һәм Ильяс Абзалимовлар белән үткән.

Ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Азалия Низамовага “Бөек Җиңү” мәйданчыгы ошаган. “Бәйгедә Бөек Ватан сугышы турында фильмнардан өзекләр күр­сәтелде, шул чор музыкасы яңгырады. Кинофильмнардагы җырларның, шулай ук экраннан күрсәтелгән һәйкәлләр исемнәрен атарга кирәк иде. Ә “Тәрҗемәче” мәйданчыгында татар, чуваш, мордва, грузин, казах, кыргыз һәм башка телләрдә бирелгән сүзләрне рус теленә тәрҗемә иттек. Һәр командада төрле милләт балалары булганга, бу бирем әллә ни кыенлык тудырмады”, — дип сөйләде Азалия. 

Балалар уйнаган арада остазлары якшәмбе мәк­тәп­ләре, милли оешмалар эш­чәнлеге, яшь буынның ана телен белү дәрәҗәсе турында фикер алыштылар.

“Бүген Самарада татар те­лендә камил сөйләшүче балалар бик аз. Чөнки гаиләдә күбесенчә рус телендә аралашалар. Монда ата-аналар белән эш алып барырга кирәк, дип уйлыйм. Халкыбызның рухын рәнҗетмәскә, сабыйларны ана теленнән мәхрүм итмәскә иде.

Дөрес, бүген яшьләрдә мил­ли үзаң уянуы сизелә. Алар­ның милли тормышка тартылуын, татар оешмалары эш­чәнлегендә актив катнаша башлавын күреп куанабыз”, — дип сөйләде өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Альбина Мәхмүтова.

“Мереке” (“Бәйрәм”) казах ансамбле җитәкчесе Жанара Нигметова да бала ана теленә гаиләдә өйрәнергә тиешлеге белән килеште. “Әлбәттә, милли мохитта үсмәгәч, телне, гореф-гадәтләрне саклавы кыен. Шуңа без балаларыбызны җәйге ялларга Казахстанга җибәрергә тырышабыз.

Өлкә Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче “Нур” казах якшәмбе мәктәбенә (ана телен Пелагея Бимазанова укыта) 25 бала йөри. Без милли бәйрәмнәрдә, Халыклар дуслыгы йорты уздырган чараларда катнашабыз”, — дип сөйләде ул.

Бу вакытта балалар “Ирекле программа” дип аталган соңгы станциягә килеп җиткәннәр иде. Бәйрәмнең бу өлеше аеруча күркәм узды. Самараның “Родны крут” — белорус, “Свiточ” — украин, “Мзиури” — грузин, “Нур” казах якшәмбе мәктәпләре укучылары туган телләрендә шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Ә Азалия Низамова, Самат Мәхмүтов һәм Кәрим Ибәтов татар телендә Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.

- “Свiточ” (“Нур”) украин якшәмбе мәктәбендә баш­ка милләт балалары да шө­гыльләнә. “Сезнең культура, гореф-гадәтләр белән танышасыбыз килә”, — диләр. Әл­бәттә, без моңа шат кына. Чөнки Украинада булган хәл­ләр безнең милләткә күләгә тө­шерде. Балаларыбыз, кайбер сыйныфташларының әти-­әниләре украин балалары белән аралашырга рөхсәт итми, дип борчылалар. Ә ни өчен икәнен бала кешегә аң­латуы бик кыен. Кызганыч, кем­нәр­неңдер пычрак сәяси уеннары өчен гаепсез кешеләр, сабыйлар җавап бирә.

Самара өлкәсендә мил­ләтара дуслыкны ныгытуга зур әһәмият бирелә. Бүгенге чара да шундыйлардан. Оештыручыларга, бәйрәмдә катнашучыларга зур рәхмәт, — дип сөйләде “Свiточ” мәктәбе җитәкчесе Ольга Дворникова.

Тамаша залы бер генә минутка да тынып тормады. Балаларның остазлары, әти-әниләре һәр чыгышны, “Афәрин!” дип кычкырып, кай­нар алкышларга күмә бардылар. Яшь артистларның нинди телдә чыгыш ясаулары да мөһим түгел иде кебек. Аларның дуслык, туган тел турында сөйләгәннәрен һәркем аңлый алгандыр.

Бәйрәм ахырында өлкә Ха­лыклар дуслыгы йорты хез­мәткәрләре балаларга һәм аларның укытучыларына Рәх­мәт хатлары тапшырдылар. Бу чарадан барысы да канәгать калды.

Родной язык1Родной язык2 Родной язык

Алия АРСЛАНОВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек»

Просмотров: 514

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>