Татар эстрадасы артистлары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Мәңгелек дан» җырын башкарды / Артисты татарской эстрады исполнили песню «Вечная слава» к 75-летию Великой Победы (ВИДЕО)

Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе проектында Элвин Грей, Алсу, Ренат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Наилә Фатехова катнашты.

 Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе «ТНВ» медиахолдингының Мәскәү филиалы белән берлектә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Мәңгелек дан» проектын әзерләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов хәбәр итте.

Татар эстрадасы артистлары башкарган җырның көен Радик Яруллин һәм Айрат Сафин, сүзләрен Факия Ситдыйкова иҗат иткән.

Җырны Ренат Ибраһимов, Алсу, Эльмира Кәлимуллина, Элвин Грей, Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, Ренат Лайшев һәм Динә Газалиева башкара. «Фронтта да, тылда да батырлык күрсәткән каһарманнар истәлегенә татар телендәге композиция Россия һәм татар эстрадасы йолдызларының тавышы белән яңгырый», — диде ул.

Видеоклипта танылган җәмәгать эшлеклеләре дә катнашкан. «Татарстан Республикасы халкы, Россия гражданнары шушы бөек бәйрәмгә катнашы булган барлык кешеләр әлеге җырга кушылыр», — дип ышаныч белдерде проект командасы.

«Безнең туган телебездә яңгыраган „Мәңгелек дан“ җыры геройларыбыз Мәхмүт Гәрәев, Әнвәр Чанышев, Кәрим Шакировның һәм күпсанлы халыкларның бөек каһарманлыгын искә алу гына түгел, ә шушы композициягә төрле милләт кешеләренең дә кушылып җырлауларына этәргеч була ала», — дип саный Фәрит Фарисов.

tatar-inform.tatar

***

В проекте Татарской национально-культурной автономии города Москвы приняли участие Элвин Грей, Алсу, Ренат Ибрагимов, Эльмира Калимуллина, Наиля Фатехова.

Татарская национально-культурная автономия Москвы совместно с Московским филиалом медиахолдинга «ТНВ» подготовили проект «Вечная Слава» к 75-летию Великой Победы. Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» сообщил председатель автономии Фарит Фарисов. 

Музыку для песни, которую исполнили артисты татарской эстрады, написали Радик Яруллин и Айрат Сафин, автор слов — Факия Ситдикова. 

Песню исполняют Ренат Ибрагимов, Алсу, Эльмира Калимуллина, Элвин Грей, Роза Хабибуллина, Наиля Фатехова, Ренат Лайшев и Дина Газалиева.

«Композиция на татарском языке звучит голосами звезд российской и татарской эстрады в память отважных героев фронта и тыла», — отметил Фарисов. 

В съемках видеоклипа участвовали и видные общественные деятели. «К нашей песни присоединятся народ Республики Татарстан, граждане России и все, кто причастен к этому великому празднику», — выразила надежду команда проекта. 

«Песня „Вечная слава“ на нашем родном языке не только дань нашим героям Махмуту Гараеву, Анвару Чанышеву, Кариму Шакирову и великим героям многочисленных народов, она может подтолкнуть людей различных национальностей присоединиться к этой композиции», — считает Фарит Фарисов.

tatar-inform.ru

 

Просмотров: 902

Комментирование запрещено